news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Виталий Агаповның улы – талантлы баянчы Владислав Агаповның кызы туган

news_top
Виталий Агаповның улы – талантлы баянчы Владислав Агаповның кызы туган
Владислав Агаповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Бик күп артистлар белән эшләүче талантлы баянчы Владислав Агаповның кызы туган. Владислав  – җырчы, «керәшеннәр бароны» Виталий Агаповның кече улы. Шулай итеп, Владислав беренче тапкыр әти, ә  Виталий Агапов – бабай булган. 

Сөенечле хәбәрне Владислав социаль челтәрдәге сторисларында язган. «Менә мин дә әти булдым», – дигән ул. Владиславның тормыш иптәше – Регина исемле татар кызы. 

Әле июль аенда гына Агаповлар гаиләсендә тагын бер зур вакыйга – Виталий Агаповның кече улы Викторның да туе булган иде. 

 

Фото: © Владислав Агаповның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар