news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Виталий Агаповның улы, талантлы баянчы Владислав Агапов әти булачак

news_top
Виталий Агаповның улы, талантлы баянчы Владислав Агапов әти булачак
https://vk.com/vladislavagapov

Җырчы Виталий Агаповның улы, талантлы баянчы Владислав Агапов тиздән әти булачак. Туачак сабыйның җенесе дә билгеле инде. Гендер-патиның видеосын Владислав социаль челтәрләрдә күрсәтте. Әлеге видеода булачак бабай – Виталий Агапов бик кызык чыккан. Чөнки шарны шартлатыр алдыннан әби-бабайлар, апа-абыйларының барысыннан да бәбинең кем булачагын сорап чыкканнар. Күпчелек малай өчен тавыш биргән. Виталий Агапов барысыннан катырак итеп итеп «онык, малай, гармунчы» дип кычкырган. Ә шар эченнән ал төстәге ялтыравыклы кәгазьләр сибелгәч, Виталий Агаповның кәефе төшкәне ачыктан-ачык күренә. Владислав Агапов белән тормыш иптәше Регина кыз бала көтә. Аңа Афина дип исем кушачаклар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар