Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Виноград мәшәкатьле җимеш": 100 төрдәге виноград үстерүче киңәшләре

Виноград үстерүчеләрнең үз клублары бар. Якшәмбе көнне аларның бу елны беренче дәресләре узды. Аудитория тулы апа-абыйларны күргәч, башта аптырап киттем. Дөресен әйткәндә, якшәмбе көнне шәһәрнең читендә урнашкан бинага виноград үстерү серләренә төшенер өчен кеше күп килер дип уйламаган идем. Монда инде дистә еллар виноград үстереп, һәвәскәрдән профессионал дәрәҗәсенә менгән кешеләр йөри икән.

news_top_970_100
"Виноград мәшәкатьле җимеш": 100 төрдәге виноград үстерүче киңәшләре

Виноград үстерүче Александр Зверев: «Мул уңыш алыр өчен белем һәм эшчән куллар кирәк»

Казан аграр университетының агрономия факультеты бинасында үтте беренче дәрес. Андагы халык! Ерак дип тә тормаганнар. Студентлар тучны мондый теләк белән килми уку йортына... Апа-абыйлар яшьлекләрен искә төшерергә уйлаганнар, күрәсең. Хуп, хуп! Күбесе берсен берсе белә. Тик араларында яңа кешеләр дә бар булып чыкты. Димәк, виноград үстерү эше хутка киткән.

Дәресләр ике атнага бер якшәмбе көнне үткәрелә. Кыш буена 12 дәрес планлаштырылган. Шуларга өстәп, көзге һәм язгы күргәзмәләр дә оештырачаклар. Дәресләр лекциядән тыш практик өлеш белән дә ныгытылып бара. Кырык бишәр минутлык ике дәрестән соң виноградчылар якындагы бакчага барып, үз куллары белән тотып, эшләп караячаклар.

Дәресләрне Татарстанның танылган виноградчысы, виноградчыларның «Казанская лоза» дип аталган клубының хәзерге җитәкчесе Александр Зверев алып бара. Александр Зверевнең үзенең 25 сутый җирендә 100 төрле сорттагы виноград үстерә. Бу эш белән ул 40 ел тирәсе шөгыльләнә икән. Ул «белемнәрсез генә мул уңыш алып булмый» дигән фикердә.

- Нинди дә булса белемнәрсез генә мул уңыш алып булмый. Чөнки без көньякта, әйтик Кырымда яшәмибез. Бездә, ел саен яхшы уңыш алыр өчен, кояшның җылысы җитеп бетми. Шуңа күрә, беренчедән, белем алу кирәк. Икенчедән, ул белемнәрне кулланып, уңыш алыр өчен, эшчән куллар кирәк. Менә минем 100дән артык сортым бар. Алар барысы да җитешә. Миңа алар өчен оят түгел. Кешеләр үзләре килә, ашап карыйлар, сатып алалар, – диде ул.

«Бу эштә иң мөһиме нәрсә?» дигән соравыма «Бөтенесе дә!» дип җавап бирде.

- Монда икенче планга калдырып була торган бернәрсә дә юк. «Иң мөһиме – менә бу!» дип әйтергә ярамый, чөнки бөтенесе дә мөһим. Нәтиҗәнең нинди булуы тулы бер чаралар җыелмасыннан тора. Шундый артык мөһим булып тоелмаган нечкәлекләрнең дөрес эшләнүе, яки эшләнмәве уңышның артуына йә кимүенә китерә, – диде.

«Виноград үстерүнең мәшәкате күп»

Виноградчылар клубының оешуына, бу мәктәпнең башланып китүенә инде күп еллар икән. Шушы клубка нигез салучыларның берсе Фәрит абый Валеев виноградчыларның ничек оешытып китүләрен сөйләде.

- Мин бу клубны башлап җибәрүчеләренең берсе идем. Бу хәлләр 12-15 ел элек булды. Безнең элеккеге җитәкче Кирягин Леонтий Иванович вакытында бер мәкалә язган булган. Шунда үз телефон номерында калдырган. Мин укыдым да, аңа шалтыраттым. Шулай очраштык. «Әйдә, бераз утырыйк, тагын бер иптәш килергә тиеш», – ди бу. Өченче кеше килде. Ул Гурдин Андрей иде. Шулай өчәүләп утырдык, сөйләштек, бакчаларны карадык, тәҗрибәләр белән уртаклаштык. Аннары кайсыбызныңдыр башына бер идея килде: виноград үстерүчеләр бер без генә түгел бит. Җыелырга, бергәләп сөйләшергә кирәк дигән фикергә килдек. Леонтий Иванович газетага игълан бирәм, ди. «Ә кайда күрешәбез?» дигән сорау туды хәзер. Бакчада, виноградлар арасында җыелып булмый бит инде. Шул газетаның баш мөхәррире тотты да: «Әйдәгез, безнең редакциядә күрешегез», – ди. Анда килгән халык! Шул очрашудан виноградчылар клубы эшләп китте. Леонтий Иванович төзелеш техникумын элеккеге директоры иде. Ул сөйләшеп, безгә айга бер шул бинада аудитория бирәләр иде.

- Ә виноград үстерү белән шәхсән кайчан кызыксына башладыгыз?

- Мин үзем 2000 нче еллар тирәсендә виноград үстерү белән шөгыльләнә башладым. Тик теләк инде бик күптәннән бар иде. Бер газетадан Ключиковның мәкаләсен укыдым. Ул анда виноградның ике сорты турында язган иде. Мин тоттым да аңа яздым. Һәм ул миңа ике үсенте җибәрде. Берсе – «Виктория», икенчесе «Тимур» дигән сорттан иде. Хәзер үземдә дә күп түгел инде, 17-18 сорт кына бар. Мәшәкате бик күп аның.

- Башлап җибәрүче генә виноградчыларга нинди киңәш бирер идегез?

- Бу эш турында күбрәк белсеннәр иде, күбрәк укысыннар, өйрәнсеннәр. Кемнеңдер киңәшләренә генә таянып эшләмәсеннәр, бөтеләй тыңламасыннар. Менә бу мәктәпкә килсеннәр. Монда ярамаган киңәш бирмиләр, – диде ул.

«Үзебезне авырулар дибез, тик бу яхшы авыру»

Халык чыннан да күп иде. Әле соңга калып килеп, беренче дәрес беткәнче ишек кырында басып, тыңлап тордылар. «Керегез инде», – дим. «Юк, юк, бүләбез бит, сөйләсеннәр, моннан гына тыңлыйбыз», – диләр. Һаман бер сүз инде, якшәмбе көнне шәһәр читенә иренмичә килеп, ишек катында басып дәрес тыңларга да әзер монда кешеләр. Виноград гына үссен дә, виноград гына өлгерсен! Басып тору начар мени, чыннан да.

Һәвәскәр виноградчы Диния апа Шәфыйкова моны «авыру» дип атады.

- Мин 2009 елдан бирле йөрим. Безнең күрше хатыны йөри башлады да, шуннан белеп алдык. Бергәләп йөри башладык аннары. Виноградны үзебезнең участокта үстерәм. Үсентеләр әзерләү белән дә шөгыльләнәм. Миңа бик тә кызыклы, мавыктыргыч эш бу. Йөрибез инде «авырулар без» дип. Тик бу яхшы авыру. Өч төптән генә башлаган идем, хәзер утыз төптән артты инде. Берсен утыртасы килә, аннары икенчесенә күз төшә, аннары өченчесенә. Сортларны ел да алмаштырып торабыз. Өй янында 32 сорт, бакчага тагын алтыны утырттык әле быел.

Уңышын туганнарга да бирәбез. Күчтәнәч урынына конфет ише әйбер алып тормыйбыз, виноград кына алып барабыз. Әйтеп үткәнемчә, үсентеләр әзерләп сатам. Аны сатканда виноградны үзен дә алып чыксаң әйбәт. Виноградны кабып карап алалар үсентене. Бездә кеше шулайрак бит. Ашап караса, ышана, – диде ул.

Виноград үстерергә теләүчеләр өчен киңәшләр:

1. Виноградны сезнең өчен нинди ел фасылында утыру кулайрак булачагын билгеләгез.

Яз көне утыртырга уйласагыз, һава һәм җирнең температурасына игътибар итәргә кирәк булачак. Һава 15 градустан, ә җир 10 градустан югарырак булырга тиеш. Шулай ук кайсы төбәктә яшәвегезгә карап та, вакытны билгеләп була. Әйтик, көньякта яшәүчеләр виноградны апрель башында ук утырта ала, урта пояста яшәүчеләр – май уртасында, ә Урал, Себер төбәкләрендә яшәүчеләргә виноградны май азагы яки июнь башында утыртырга киңәш ителә.

Көзен утыртырга теләүчеләр өчен октябрь виноград утырту өчен иң кулай ай. Салкыннар җитүен көтәргә ярамый, ул очракта үсенте, тамыр җибәрә алмыйча, өшеп үләчәк.

2. Үстентене ничек сайларга?

Үсенте ике төрле була икәнен дә онытмаска кирәк. Беренчесе – вегетатив үсенте (черенок, чубук), яки яшел үсенте. Аны яз башында ук утырталар һәм утырту сезонына аның яфраклары чыккан була. Икенчесе русча «одресневший саженец» дип атала. Бу үсентене көз көне казып алып, кыш буена саклыйлар.

Үсентене сайлаганда берничә факторга игътибар итәргә кирәк. Беренчедән, аның тамыр системасы әйбәт сакланган булырга тиеш. Икенчедән, үсентенең кәүсәсендә 15-20 сантиметрлы яшел төстәге үрентеләр (побеги) булуы шарт. Өченчедән, үсентенең озынлыгы 40-55 сантимертлы, ә киңлеге 8 сантимертлыдан да тар булырга тиеш түгел.

3. Үсентене утырту инструкциясе.

Беренчедән, бакчада виноград өчен яраклы урын табарга кирәк. Виноградны түбәнлеккә, сазлыклы җиргә, бакчаның төньяк ягына, җилдән һәм көчле яңгырлардан ышыкланмаган өлешкә утыртырга ярамый. Шулай ук күләгә төшә торган җир, җиләк-җимеш культуралары янына (аралары 4 метр булырга тиеш!) да утырту дөрес түгел.

Икенчедән, туфракка да зур игътибар бирергә кирәк. Туфрак көпшәк, дым һәм һава үткәрүчән булырга тиеш. Сезнең участокта туфрак икенче төрле икән борчылырга кирәкми. Әгәр туфрак комлы яки ташлы булса, аңа гумус кертергә, ә торфлы булса, дренаж катламы (мәсәлән, вак таш, керамзит) өстәргә кирәк.

Өченчедән, утырту чокырын дөрес итеп казырга кирәк. Башта квадрат формасындагы чокыр казыйбыз. Аның киңлеге һәм биеклеге 80 сантиметр булырга тиеш. Чокырның төбенә дренаж катламы җәелә. Аннары чокырга салыр өчен ашлама ясала. Чокып алынган җирнең өске катламы 500 грамм суперфосфат, ике чиләк черемә һәм агач көле белән кушылып, чокырга салына. Бу ашлама өстеннән бераз туфрак җәяргә кирәк. Бу үсентенең тамыры зарарланмасын өчен. Шуннан соң ике атна көтәргә кирәк. Бу вакыт аралыгында туфрак утырачак.

Дүртенчедән, үсентене җиргә утыртканчы кайнатылган суынган суда берничә тәүлек тотарга кирәк. Судан алгач, кат-кат үсентене тикшерергә, зарарланган җирләре юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Аннары тамырын ике сантиметрга кыскартырга кирәк. Шулай ук үсентегә корткычларга каршы кулланыла торган дарулар сөртергә дә киңәш ителә.

Аннары әзер чокырга үсентене, тамырлары төрле якка карап тора торган итеп урнаштырырга һәм чокырны туфрак белән күмеп бетерергә кирәк. Утыртылган урынга өч чиләк су сибәргә дә кирәк. Су сипкәннән соң үсентене пластик шешә белән капларга киңәш ителә.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100