Винни-Пух татарча сөйләшә. Кайда сөйләшә? «Әкият»тә. Кем сөйләштергән? Илгиз сөйләштергән
«Әкият» татар дәүләт академия курчак театры «Винни-Пух маҗаралары» әкиятен чыгарды. Спектакль татар телендә күрсәтелә.
Винни-Пух – инглиз язучысы Алан Милн әкияте. Быел «Винни-Пух маҗаралары» әкиятенең беренче мәртәбә басылып чыгуына 100 ел. Язучы плюш аю баласы һәм аның дуслары турындагы әкиятне улы Кристофер Робин өчен уйлап тапкан.
СССР балалары әлеге аю баласы һәм аның дуслары турындагы әкиятне Борис Заходер тәрҗемәсе аша белә. 1958 елда ул өлешчә «Мурзилка» журналында басылган, 1960 елда «Винни-Пух и все остальные» исеме белән китап чыккан, 1965 елда «Винни-Пух и все-все-все» исеме белән басылган. Язучы аның турыдан-туры тәрҗемә генә булмавын ассызыклаган.
Сүз уңаеннан, Борис Заходер берара Казан университетының биология факультетында да укып алган (1936 ел).1969 елдан башлап СССРда Винни-Пух турында 3 мультфильмнан торган анимацион цикл чыккан. «Союзмультфильм» әкияттән Кристофер Робин образын төшереп калдырып эшләгән. Мультфильмны карап үскән буында Винни-Пух образын Евгений Леонов тавышландырганын да белмәгән кеше бармы икән? Диснейның Винни турындагы чиксез сериаллары турында язып тормыйм.
Аю баласы һәм аның дуслары татар телендә 1991 елда гына сөйләшә башлаган. Татарчага аны билгеле тәрҗемәче Наилә Вәлитова тәрҗемә иткән. «Әйбәтләбрәк күз салыгыз – сезнең алдыгызда Винни-Пух үзе. Әнә ич ул: аякларын югары чөеп, башын аска ташлап, җилкәсе белән сугылып баскыч басмасын саный-саный, дусты Кристофер Робин артыннан түбән таба төшеп килә...»
1991 елда китап 100 000 данә тираж белән басылса, 2001 елда – 5 000 данә.
Сүз уңаеннан, Наилә Вәлитованы Крокодил Гена һәм Чебурашканы татарча сөйләштерүче буларак та беләбез. (Э. Успенский, «Крокодил Гена һәм аның дуслары»).
2020 елда әкиятне «Көмеш кыңгырау» газетасы үзенең әдәби сәхифәсендә бастыра – нәкъ менә шушы газета сайтына кереп Винни-Пух маҗараларын татарча укый алабыз.
2026 елда әлеге сөйкемле аю баласын һәм аның дусларын Илгиз Зәйниев искә төшерде (бәлки, үзе алдарак искә төшергәндер, быел безнең искә төшерде). Шулай итеп, 31 октябрьдә, беренче тапкыр басылып чыкканга 100 ел һәм 17 көн үткәннән соң «Әкият» курчак театрында татарча премьера булды.

Җәмәгать, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев театрда балалар өчен татарча спектакль чыгарган саен «аяк-куллары сызлаусыз булсын» дип, бөтен театр администрациясенә һәм труппасына дога кылырга онытмагыз. Ата-ана һәм әби-бабай балалары һәм оныклары өчен рус телендәге спектакльләргә билет алырга яратсалар да (ни кызганыч), театр репертуарында татарча спектакльләр артканнан-арта бара, алар дәшми-тынмый репертуарда тик ятмый, афишада да һәрвакыт бар.
Традицион «Су анасы», «Шүрәле» һәм «Кәҗә белән Сарык» кебек әкиятләргә «Авыл эте Акбай», «Кәрлә – мәктәп баласы», «Мырау батыр» кебек әкиятләр өстәлде – бүгенге яшь әбиләрнең балачак әкиятләре дә алар. «Әбугалисина» да бар репертуарда. Өлкәннәр театры өчен яңа әсәрләр соралса, балалар театры өчен таныш әсәрләр белән эш итү кулай. Чөнки ата-ана, әби-бабай балаларны театрга алып барганда экспериментлар белән мавыгасылары килми – баланың нәрсә караячагын белеп баруың хәерле.
Илгиз Зәйниев «Винни-Пух маҗараларының» режиссеры да, инсценировка авторы да. Куючы рәссам – Никита Протасов, театрның яшь рәссамы, Сергей Скоморохов укучысы. Композитор – Лилия Таһирова.
Алгы планда – диванда утырган ата белән бала. Әтисе (Татарстанның халык артисты Юрий Чуктиев) улы Кристофер Робинга (Татарстанның атказанган артисты Альбина Шаһгалиева, Ләйсән Миңнәхмәтова) һәм аның уенчыкларына әкият сөйли. Ул сөйли, арткы, дөресрәге өске планда курчаклар җанланалар.
Винни-Пух – Нияз Садыйков. Мыркылдык (Пятачок) – Татарстанның атказанган артисты Рузилә Нуриева (Язилә Саттарова), Куян (Кролик) – Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова (Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Фәйзрахманова), Иа – Татарстанның халык артисты Ришат Гыйздәтуллин (Татарстанның атказанган артисты Марс Гайфуллин), Ябалак – Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина (Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманова).

Театр Винни-Пухның иң популяр маҗараларын – бал кортларыннан бал алырга тырышуын, күңелсез Ианы туган көне белән котлауны һәм, әлбәттә, Куянга кунакка килеп ишеккә кысылып калуын күрсәтте. Мин белгән сюжеттан Ишәкнең койрыгы югалганны гына күрсәтмәделәр. Ә аннары моңсу итеп Кристоферның дуслары белән саубуллашуын тамаша кылдык.
Миңа калса, бу курчак спектакле бүгенге баладан бигрәк, аның әти-әнисенә һәм әби-бабасына ностальгия буларак кызыклыдыр. Ностальгия гына булып калмасын, үрнәк тә булсын иде. Әлеге спектакльне карап кайткан ата белән бала Кристофер һәм аның әтисе кебек диванга утырып башта «Әкият»тән карап кайткан әкият турында фикер алышсын иде, аннары яңа әкиятләр укысыннар иде.
Ә инде тәрҗемә әсәрләренә килгәндә, театр бу юлны сынап караган икән, алга таба бу юнәлештә эш күп әле. СССР вакытында яки туксанынчы еллардан башлап татар баласына яхшы таныш булган дөнья балалар әдәбияты классикасыннан әле Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» (Разил Вәлиев тәрҗемәсе) бар, Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары» (Саимә Ибраһимова тәрҗемәсе), танылган рус балалар язучысы Николай Носовның «Белмәмеш маҗаралары» (Кыям Миңлебаев тәрҗемәсе) бар.
