news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева турында: «Соңгы бер ел эчендә сез бик үзгәрдегез, яшәрдегез»

news_top
Винера Ганиева турында: «Соңгы бер ел эчендә сез бик үзгәрдегез, яшәрдегез»
Фото Винера Ганиеваның шәхси аккаунтыннан

Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсенә кереп карасагыз, үзегезне гаҗәеп әкият дөньясына эләккәндәй хис итәрсез. Винера ханымның бакчасындагы матурлыкны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, күрергә кирәк, фотолардан булса да...

Җырчы виртуаль дусларына хәерле имин көннәр теләп, бакчасының берәр почмагын фотога төшереп, көн дә социаль челтәргә куя. Андагы чәчәкләр күз явын алырлык, җәннәт инде менә.

«Искиткеч матурлык!», «Сезнең бөтен чәчәкләрегез дә искиткеч», «Сөбеханалла, Венера ханым», «Бакчаны болай тоту өчен уңганлык кирәк», «Бик яратып, кадерләп үстергәнегез күренеп тора», – дип сокланганнар җырчының виртуаль дуслары да.

«Үзе уңган, үзе булган,

Әхәт кызы Винера.

Чәчәкләре, күз тимәсен,

Шаулап үсеп утыра,» – дип шигырь юллары да язып куйган берәү.

Винера ханым үзе дә чәчкәләреннән бер дә ким түгел. Соңгы куйган фотоларына карата да җылы эчтәлектәге комментарийлар бик күп язганнар, әнә.

«Бер артист та болай матур, зәвыкле итеп киенә белми. Үзе дә матур, киемнәре дә килешле», «Сокланам мин сезгә», «Шәп күренәсез», «Соңгы бер ел эчендә сез бик үзгәрдегез, яшәрдегез», «Дөрес, чибәр, ягымлы, талантлы, бик уңган хатын-кыз ул», – дигәннәр.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар