Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Күз яшьләрсез карап та булмый» - Венера Ганиева ире каберенә барган

Җырчы 28 декабрьдә вафат булган ире каберен зиярат кылган.

news_top_970_100
«Күз яшьләрсез карап та булмый» - Венера Ганиева ире каберенә барган
Илнар Төхбәтов, архив

Венера Ганиева: «Бүген бардым Камил янына, сөйләштем, сабыр булырга тырышырмын дидем», — дип язган һәм видео урнаштырган.

«Кадерлем минем, без 35 ел бергә каршыладык Яңа елны. Быел син юк янымда. Ләкин һәр секунд, һәр минут син минем күңелемдә, йөрәгемдә, кадерлем. Мин тырышырмын сабыр булырга. Мин сине кайгыртмам. Яратканымны бөтен дөньяга кычкырып әйтәм. Син минем бердәнберем, яратканым, сөеклем минем, җаным минем. Мин сине яратам, өзелеп яратам», — ди халык артисты ире кабере янында.

«Баштан үткән инде, аңлыйм сезне, сабырлык сезгә».

«Венера апа, сез көчле, бирешмәгез, Камил абый моны сездән көтми».

«Сезнең белән бергә йөрәк елый».

«Еладым да еладым…»

«Үзәк өзгеч сөйгәнеңне югалту…»

«Кеше бар иде, хәзер юк. Бу дөнья бигрәк ватылучан, тормыш җепләре бигрәк нечкә, кеше гомере бик кыска…»

«Кинәт киткәч, бигрәк авыр шул. Әйтеләсе сүзләр кала. Бик каты итеп кычкырасы килә, җан әрни».

«Күз яшьләрсез карап та булмый».

«Әле кайчан гына сез һава сулап йөргәндә Камил абый кар көрәгән иде…» — дип яза дуслары.

«Кешеләр арасында булырга тырышыгыз», — дип киңәш язалар.

Берсе исә Сания Әхмәтҗанованың шигыреннән өзек калдырган:

«Әле кичә генә назлы тавышыңны

Сулар һава итеп эчә идем,

Әле кичә генә бәхет күген иңләп

Сөю канатында оча идем.

Ышаналмыйм ташлап китүеңә,

Мине синсез ятим итүеңә».

Тагын бер дусты «Яшәргә кирәк!» дигән шигырь калдырган.

Яшәргә кирәк!

Сиңа ничек тә яшәргә кирәк!

Сиңа ничек тә сынмаска кирәк!

Сабыр канатларың сынмасын!

Үз башына төшмәгәндә,

Үз йөрәге янмаганда,

Кеше хәлен кемнәр аңласын…

Сиңа ничек тә яшәргә кирәк,

Сабыр итәргә, тузәргә кирәк!

Яңа кеше булып туарга.

Фәрештәдәй күркәм булып,

Сабыр канатларын куеп,

Кузгалырга җырлы юлларга.

Сиңа ничек тә яшәргә кирәк!

Кайгы ярасын бәйләргә кирәк!

Җан саркый, дип, берүк елама.

Яңгырдан соң кояш чыга,

Кайгы яшен шатлык юа,

Бәхетсезгә бәхет елмая.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100