Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева: «Камил вафат булгач, могҗизалы әйберләр шактый булды…»

«Иҗатым Камил аркасында чәчәк атты. Камил төп рухландыручым булды», — ди Россия Федерациясе һәм Татарстанның халык артисткасы Винера Ганиева. Тормыш иптәшенең якты рухына истәлекләре, дистәләгән шәкертләренең казанышлары, бүгенге эстрада җырчыларына мөнәсәбәте турында ул «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Винера Ганиева: «Камил вафат булгач, могҗизалы әйберләр шактый булды…»
Винера Ганиеваның шәхси арихивыннан

«Уку җиңел бирелмәде»

Винера Әхәтовна, сез 40 ел инде сәхнәдә, иҗат тормышында. Опера сәнгатендә дә, эстрадада да үз урыныгыз бар. Моңа ничек ирештегез? Сезне бит театрда төп рольләрне башкарган примадонна дип әйтерлек…

Нәкъ 40 ел элек, 1982 елда, Н.Җиһанов исемендәге консерваториянең 5нче курсында укыганда, актерлык сәләтем, тавыш мөмкинлекләремне күреп, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына стажерлар группасына кабул ителдем. Бөтен гомерем, абруйлы исемнәрем иң затлы, зәвыклы опера сәнгате белән бәйле. Моның белән бик бәхетлемен. Әйдәп баручы солистка буларак, тавышыма килешә торган опера партияләрен башкардым. Казан сәхнәсендә генә түгел, бик күп чит ил сәхнәләрендә җырларга насыйп булды. Яраткан партияләремнән Вердиның «Травиата» операсында Виолетта партиясе, «Риголетто» операсында Джильда партиясе, француз композиторы Бизеның «Кармен» спектаклендә Микаэлла партиясе. Шулай ук, Римский-Корсаковның «Царская невеста», «Снегурочка», Пуччининың «Богема» операсында, Гаэтано Доницеттиның «Дон Паскуале», Резеда Әхиярованың «Шагый рь мәхәббәте», «Сөембикә» операсында, Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», «Башмагым» оперетталарында партияләремне башкардым. 40 ел элек опера театрының бусагасын атлап кергәннән бүгенгә кадәр театрда хезмәт итәм.

Тавыш танылган вакытта романслар да, ретро җырлар да, эстрада җырларын да җырлыйсы килә, тавыш мөмкинлекләрен күрсәтәсем килде. Бу өлкәдә дә уңышларга ирештем.

1988-89 елларда акрын гына эстрадага тартыла башлады күңел. Резеда Әхиярованың «Туй күлмәге», «Зинһар өчен кермә төшләремә», «Яратыгыз!» җырлары канатлы җырлар булды. Тамашачыга танытты мине бу җырлар, әкрен генә мин җыр сәнгатендә үземнең урынымны эзли башладым. Җырларым бик күп. Аларны тамашачы үз итте.

Иҗади сынаулар, авырлыклар булмый калмагандыр? Аларны җиңәргә нәрсә булышты? Авырлыклар дигәннән, сезнең консерваториягә керүегез дә җиңеллек белән генә узмаган дип беләм. Шул хакта бераз искә төшереп үтсәгез иде…

Уку елларын искә төшерсәк, Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә дә, консерваториядә дә уку да җиңел бирелмәде. Татар мәктәбен тәмамлаган бала бит инде, тарих, сольфеджиолар русча булгач, фикер йөртү, җавап бирү авыррак иде. Беренче курста яхшы укымадым, бик авыр булды, хәтта беренче курстан соң мине училищедан чыгарырга җыенганнар иде, чөнки тарихтан «икеле», сольфеджио да начар иде. Беренче курсны тәмамлагач, әнием вафат булды, кызганыптырмы, миңа тарихтан имтиханны көз көне тапшырырга, башка фәннәрне төзәтергә дә мөмкинлек бирделәр.

Әниемнең: «Кызым, син җырчы булырга тиеш, мин ышанам сиңа», - дигән сүзләре гел колакта яңгырады. Җиң сызганып укый башладым. Училищены яхшы гына тәмамладым, аннары консерваториягә юл тоттым, ләкин монда да киң колач белән каршы алмадылар — имтиханнан «икеле» куйдылар. Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан беренче арияне җырлаган идем, әллә артыграк тырышып, бер нота ычкынып, әллә кайларга «очып китте» — «икеле» куйдылар. Кабул ителгәннәр исемлегендә мин юк идем.

Документлар алырга килгәч, Нәҗип Җиһановны коридорда очраттым. Ә ул мине имтиханда тыңлаган иде, комиссия янында утырды. «Нишләп йөрисең, хәлләрең ничек?» - дип сорый. «Хәлләр начар, сез язган «Алтынчәч» операсыннан ария җырлаган идем, «икеле» куйдылар» дим. «Ничек «икеле»? — дип гаҗәпләнде. Шуннан бөтен укытучыларны җыеп, миндә өмет бар, перспективалы җырчы дип, мине укырга алдырды. Минем бер фәрештәм булды ул. Киләчәгемне күргәч, консерваториягә алдыргач, космоска очкан кебек булдым. Йөзенә кызыллык китермәдем. Тырышып укыдым. 

«Тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим»

Халык мәхәббәтен казаныр өчен җырчы нинди булырга тиеш?

Җырчыны бит тембры белән истә калдыралар. Менә Салаватны беркем белән дә бутап булмый, Зәйнәпне, Хәнияне, Әлфия апа, Илһам абыйны, Хәмдүнәне, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров, Венера Шәмиева, Лилия Муллагалиева, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Марсель Вәгыйзовны… Аларны, радиодан яңгырасалар, бөтен кеше таный. Җырчыга үзенең матур тембрын табу бик мөһим. Аның өчен укырга кирәк, чөнки җырчы профессиясенең бөтен нечкәлекләрен, методикасын аңлар өчен, уку беренче урында тора.

Культура, җыр культурасы, үз-үзеңне тотышың, нота белү, фортепианода күнегүләр уйнап алу — барысы да кирәк. Җырчы һөнәре бик җиңел дип уйламасыннар. Ул бик авыр. Кеше күңеленә онытылмаслык шәхес булып кереп каласың килсә, син үз тембрыңны табарга, җырны җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Тавыш күп кешедә бар, безнең халык җырлый торган, моңлы халык. Өстәл артында кунаклар арасында җырлау әйбәт күренеш, ләкин җырчы булыр өчен табигатьтән бирелгән сәләтне саклап, үстерер өчен син беркемгә дә охшарга тиеш түгел. Укырга, эзләнергә, табарга!..

Халык мәхәббәтен яулау - җиңел әйбер түгел. Беренче чиратта, әлбәттә, ул хезмәт. Үзеңнең йөзең бердәнбер булуын исбатларга кирәк. Син башка җырчылардан аерылып торырга тиеш.

Хәзер яшьләр җырчы һөнәренә омтыла. Алар акча бик җиңел бирелә, гонорарлар түләнә дип уйлыйлар, банкетларда җырлыйлар. Бу бик зур ялгышлык. Җырчы һөнәреннән дә авыр профессия юк дип уйлыйм. Шахтер профессиясенә тиңләр идем мин аны, алтын рудаларны казып чыгаруга тиң. Әгәр дә бу профессиядә халык күңелен тиз генә яулыйбыз дип уйласалар, бик ялгышалар, анда кабатланмас булу өчен әле шактый тир түгәсе.

Тумыштан матур тембрлы җырчылар укып чыкты консерваториядә. Тик аларның тембрлары читтә беркемне шаккаттырмады. Профессиональ белем генә җитми, бик күп сыйфатларны үзләштерергә кирәк. Гомуми белем алу да өстенлек тота. Укырга кирәк, чөнки алар барысы да синнән комплекслы җырчы ясый. Уку дәверендә эстетика, философия фәннәре дә кешене формалаштыра. Җырчы формалашкан булырга тиеш. 

Бүгенге эстрадага нинди бәя бирәсез, нинди кимчелекләрен күрәсез? Яшь җырчылардан кемнәр бик өметле, сезнеңчә?

Хәзерге эстрадада җырчыларның саны бихисап. Аларның барысын да белеп бетермим хәтта. Шәхсән минем игътибарым җырның сүзенә дөрес басым ясаган, сәнгатьле итеп көйләгән, сәхнәдә үзен профессиональ тоткан, матур, затлы киенгән җырчыларга төшә, ләкин алар күп түгел. Эчке интуиция белән җырлаучылар, профессиональ белем алмаган җырчылар хәзер бик күп. Алар халыкка аеруча кызык. Алар халыкны үз дулкынына алып кереп китә, бик нечкә юлларын табалар, шуның белән уңышларга ирешәләр.

Кайбер җырчыларның тавыш мөмкинлекләре дә күренми, алар янында оста биючеләр, музыкантлар игътибарны күбрәк үзенә җәлеп итә кебек. Алар концертның атмосферасын тотып, шоу тудыралар. Бу инде бик тә «акыллы» җырчылар эше. «Короля делает свита» диләр бит әле…

Безнең хәзер җырчылар конъюктур дип әйтсәм, миңа үпкәмәләсеннәр. Әйтик, эчтәлеге бик тирән булмаган, халыкның зәвыгын бик төшерә торган, ниндидер ритмга салынган попса, кешене ритмда дулкынландыру, биетү, җыр арасында ниндидер сүзләр кыстыру — шушылар еш күзәтелә бит.

Аннары кайбер артистлар сәхнәгә: «Казан, сәлам, ничек кәефләр?» - дип килеп чыга. Мин бу әйберләрне бик яратмыйм. Алар дөрес түгел дип саныйм. Кайберәүләр үзләрен гади, по-братански итеп тотып, оста сөйләргә дә тырыша. Дөрес, алар залларны да тутыра, ләкин тамашачы белән якын дустың кебек итеп аралашуны өнәмим, минемчә, алай ярамый. Без бит югары сәнгатьне, нәфис сүзне пропагандаларга тиеш. Нәфис сүз дә юк бит хәзер. Айрат Арсланов, Гөлшат Зәйнашева, Рәшит Сабировны алыйк — алар бит нинди сүз осталары иде! Ә хәзер кызыклы хәлләр, кешене көлдерер өчен мәзәкләр сөйләү китте, ә моның бит аерым юмор осталары бар. Җырчылар кешене көлдеререгә тиеш түгел, алар җырлары белән уйландырырга, кайбер дөрес булмаган фикерләрен башка юнәлешкә бордырырга тиешләр. Тавышыннан ләззәтләнеп, һәр тамашачы концерттан соң өенә күтәренке рухта кайтырга тиеш.

Аннары хатын-кыз җырчыларының киемнәре турында әйтәсем килә. Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар, диләр бит. Кайбер җырчылар үз образларын дөрес тапмый. Үзләренә килешле прическага да кагыла бу… Матур, затлы концерт күлмәкләре белән салоннар тулган, ләкин кайбер җырчылар шуны сайлый белми. Синең җырларыңа, образыңа туры киләме-юкмы - шуңа игътибар итәргә кирәк. Зәвыклык җитеп бетми. Киенү - ул этика нормаларына да керә. Син ниндидер мәгънәсез, билдән түбән анекдот сөйлисең, ә күлмәгең принцесса Диана, королева күлмәге… Күлмәк синең образыңны тулыландырып, тамашачыга җиткерергә тиеш.

«Мелизма җырлау - ул әле моңлы җырлау дигән сүз түгел»

Студентларга күзәтү ясап үтсәгезче — соңгы елларда сәләтләре артамы, кимиме, милли моң, мелизм белән ничегрәк?

Мин Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында җырчылар әзерләү кафедрасында эшлим. 25 ел эчендә кафедра бик күп эстрада җырчысын укытып чыгарды. Алар безнең горурлыгыбыз. Раяз Фасыйхов, Мәликә, Вадим Захаров, Илнар Миранов, Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Илнар Ялалов, Илнар Миранов, Алсу Хәбибуллина, Венера Шәмиева, Алинә Сафиуллина, Илназ Сафиуллин, Алсу һәм Фларит Гыйзәтуллиннар, Мәксуд Юлдашев, Ренат Гыйләҗев, Эльвира Гыйматдинова, Альбина Кинҗәлиева, Мөнир Рахмаев, Азалия Зиннәт, Алия Карачурина, Әмир Әхмәдишин, Гөлсирин, Азат Абитов, Рәнис Габбасов, Инсаф Бәдретдинов, Рузилә Бәдретдинова, Татьяна Ефремова, Илдус Шәйдуллин… Алар бик күп, исемнәре аталмаучылар үпкәләмәсеннәр. Горурланырлык шәкертләрем бик күп. Алар минем 30. Күпчелеге Казан филармониясендә, Татар дәүләт җыр бию ансамблендә, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбльдә, «Бәрмәнчек» ансамблендә, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында һәм башка коллективларда, музыка көллиятләрендә, мәктәпләрендә хезмәт итәләр. Бик күпләрнең атказанган, халык артисты исемнәре бар. Халыкара конкурс лауреатлары бик күп.

Җырга битараф булган балалар килми безгә укырга, алар сәнгатькә гашыйк. Без аларның кабул итү имтиханнарында ук формаль, әллә ихлас җырлаганын күрәбез. Безнең төп максат — моңга гашыйк булган җырчыларны аерып, профессиональ җырчы итеп чыгару.

Мелизмалар дип сорагансыз, бормалап җырлау табигатьтән булырга мөмкин, алар бөтен кешегә дә бирелми, ләкин мелизма җырлау ул әле моңлы җырлау дигән сүз түгел. Ул мелизмалар белән җырларга мөмкин, ә кеше күңеленә барып җитә алмый. Андыйлар күп: һәрбер сүзгә бормаларны кертәләр, кирәк булса да, булмаса да, шуның белән шаккаттырмакчы булалар. Янәсе, шуларны керткәч, халык аларны моңлы җырчы дип саный, дип уйлыйлар. Ләкин ул дөрес түгел. Мин хәтта моны профессионализмның иң түбән баскычы дияр идем. Җырны фразалар, җөмләләр белән җырлаганда, һәр сүзгә мелизмнар кыстыру ярамый. Кешегә фразаны мәгънәви яктан дөрес җиткерергә кирәк бит, ул бүленергә тиеш түгел. Әгәр җөмләне бүлгәләп, мелизмны кыстырсаң, фикер югала. Бу фраза белән җырчы нәрсә әйтергә теләгәнен тамашачы аңламый да кала.

Моң дигән төшенчә ул тавышның тембры белән кешенең иң нечкә күңел кылларын тетрәндерү. Тембрны бөтен нечкәлекләре белән — форте (F) яки пианоны исәпкә алып (P), дулкын-дулкын иттереп алып барасың икән, ул вакытта тамашачыда каз тәннәре чыгарлык тәэсир уята.

Студентларны профессиянең бөтен нечкәлекләренә төшендерергә тырышабыз. Профессияне яратмыйсың икән, өстерәлеп йөрергә кирәкми. Җыр сәнгатенең бөтен нечкәлекләрен, методикасын, таләпләрен өйрәнмичә, җырчы булу мөмкин түгел. Балаларга шул таләпләрне куябыз. Алар моны бик яхшы үзләштерә, бөтен бала да, шөкер, эшкә урнашкан. Педагог, җырчы, җитәкче квалификацияләре дә бирелгәч, студентларның төрле өлкәдә эшләргә мөмкинлекләре күп.

Кемдер педагогикага бик хирыс була бит. Минем дә кечкенә чакта укытучы, табиб буласы килә, ә инде консерваториядә укыганда бары тик опера җырчысы буласы килә иде. Мин гашыйк булдым ул сәнгатькә. Драма артисты буларак Камал театрында да эшләдем. «Зәңгәр шәл”дә уйнау тәҗрибәсе бар. Шуннан соң бер кичереш тойдым: кемнедер белгән методикага өйрәтәсе килә башлады. Сәнгать һәм мәдәният институтыннан тәкъдим булгач, рәхәтләнеп бардым. Үзең укытып чыгарган студентларыңның үсешен күрү — һәр остаз өчен шулкадәр бәхетле мизгелләр.

«Ул минем белән һаман өйдә кебек…»

Тормыш иптәшегез Камил абый вафатына елдан артык вакыт узды. Вакыт яраларны төзәтә, диләр, моның белән килешәсезме?

Минем хәләл җефетем, сөйгәнем, кадерле ирем Камилемне югалтуга елдан артык вакыт узды — 28 февральдә ел да ике ай, 28 декабрьдә вафат булган иде. Бүген дә үземә гаҗәпләнәм — ничек исән калдым икән мин узган елны? Бик авыр булды. Камил абыегыз янына китәсе килгән көннәр дә булды. Мине бер елга якын иптәш кызларым саклады. Гел алмашынып тордылар. Хәлемне күрделәр. Моны аңлатуы да бик авыр. Иң яраткан кешеңне югалту бит ул.

Беләсез бит инде, ул көтелмәгәндә булды, мин әле 4тә аның белән телефоннан сөйләштем, 7 тулганда миңа хәбәр килде. Мин аңа көн саен үземнең яратуымны белдерә идем, гомер буе аңа гашыйк булдым. Тормышымда иң зур мәхәббәтем ул. Мин аны хәзер дә яратам, аның белән сөйләшәм, догаларымны укыйм…

36 ел яшәдек, энҗе туйларыбызны зурлап үткәрдек, ЗАГСларга бардык, Президенттан зур бүләкләр алган идек. Ул вакытта әле үз фикеремне дә әйттем: гаиләләргә 5, 10 елмы, 20 елмы яшәгәннән соң, никахларын, хисләрен яңартып, ниндидер бәйрәм үткәрергә кирәк. Энҗе туйны уздыргач та, мәхәббәт яңарып, тагын да канатлар үсеп киткән кебек булган иде. Рәхәтлек хисләре туды…

Камил абыйның якты рухына берничә җылы истәлек белән бүлешсәгез иде, Винера ханым… Аның кайсы сыйфатлары аеруча өстен? Иҗатта, тормышта ул сезне ничек рухландыра иде?

Камил абыегыз искиткеч кеше иде. Вафатына бер көн алдан шундый күп итеп кар яуган иде… Кар дип нәрсәгә искә төшердегез дип сорасагыз, ул шулкадәр ярдәмчел иде: бөтен күршеләрнең капка алларына кадәр, бөтен урамның юлларын чистарта иде. Аннары гына үзебезнең ишегалдына керә иде. Бик кешелекле, намуслы булды.

Камил вафат булгач, бөтенесе шок хәлендә калды. Бер елга кадәр үзем дә шок халәтендә яшәдем. Хәзер дә ышанмыйм. Ул минем белән һаман өйдә кебек… Иртә-кич аның белән сөйләшеп йөрим. Өйгә кергәч тә: «Мин кердем, 3 км йөрдем…» - дим. Ә миңа, гүя, аның тавышы ишетелә: «Әһә, молодеееец…» — гел шулай әйтә иде ул.

Эстрада җырларымны, опера театрында арияләремне Камил яздырды, ул радиода бик күп еллар эшләде бит. Аңа бөтен җырчылар яздырыр өчен чират торалар иде, тавыш режиссеры буларак аны бөтенесе якын күрде, хөрмәт итәләр иде. Ул бик ипле, җайлы, авыр сүз әйтми, авырып килгән җырчыларның да, ноталарны чиста җырламаган җырчыларның да кәефләрен күтәрә, матур сүзләр табып, илһамландыра иде.

Минем иҗатым Камил аркасында чәчәк атты. Камил минем төп рухландыручым, ул миңа бик нык этәргеч бирде. Безнең мәхәббәт миңа бик ярдәм итте. Аңа карата булган мәхәббәтем мине күкләргә очыра иде. Мәхәббәт - ул бик көчле нәрсә, тауларны да кузгатырга сәләтле. Мин җырларымның сүзләре аша яратуымны белдерә идем, микрофонга җырлау нечкәлекләре буенча да профессионал буларак бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Камил минем белән бергә күп еллар театрда эшләде.

«Аны сагынмыйча, яратмыйча мөмкин түгел»

Төшегезгә еш керәме? Васыять булырлык сүзләр әйткәне булдымы?

Беркөнне төштә күрәм — кырына, җыена каядыр. Телефоны шалтырый. Театрдан шалтыраталар, дим. Алмыйм трубканы, барыбер театрга барам, ди…

Камил вафат булгач, могҗизалы әйберләр шактый булды. Мин өйдә батареядан һаваны ничек чыгарасын белми идем. Өч айлап вакыт узгандыр — һава чыгару өчен ачкыч сумкама салынган. Шок булды миңа, минем аны күргәнем дә юк бит. «Бу нәрсә соң?» - дип сорыйм туганымнан (племянницадан). «Һава чыгара торган ачкыч», - ди. Шуннан бирле ышанып йөрим: Камил минем янда икән. Миңа булышып, ярдәм итеп, саклап йөргәненә инандым.

Ул янәшәдә генә… Бер кош чыршы башына әле бүген дә утырды. Беренче вакытта гел көн саен килеп куна иде. Кеше килгәч тә менеп утыра, кунаклар килсә дә, укучылар килсә дә, куна…

Мин Камил рухына көн дә догаларымны укыйм, аны саклап кала алмаганым өчен гафу да үтенәм. Кадерле ирем Камилемнең урыны җәннәттә булсын, дип телим. Мин аңа беркайчан хыянәт итмәячәкмен, дип дәшәм. Мин — синеке, син — минеке, диям. Кабер ташларын да куйдырдым. Кичә фотоларын карап утырдым… Күз яше бит ул үзеннән үзе ага башлый. Күрәсең, инде җыелган сагыш булып ага ул күздән. Аны сагынмыйча, яратмыйча мөмкин түгел. Бүген дә аның киемнәрен иснәп йөрим, кайбер күлмәкләрен юмыйча да тотам. Исе һаман килә кебек…

Зур йортта үзегезгә генә яшәү авыр түгелме?

Хәзер курыкмый башладым. Камилнең вафатына елы җитәрәк ниндидер көч килде миңа, Камил көч биргән кебек булды. «Җитәр, аптыратма, һәркемнең үз өендә, үз караватында кунасы килә», - дип әйткән кебек… Һәм мин курыкмый башладым. Зур коридорда ут яндырып кына куям да йоклыйм. Ә бер елга кадәр, гомумән, йоклый алмадым.

Үз йортың белән тору рәхәт, ләкин җиңел түгел, бик зур хезмәт. Минут саен карап торырга, бик игътибарлы булырга кирәк. Газ җиһазы, батареялар дисеңме, ут ягыннан да, бакча дисеңме…

Башта помидор, кыярлар утырта идек. Камил түтәлләрне бетерде дә чәчәкләр утыртты. Розалар күп бездә, төрле-төрле чәчәкләр. Иртә белән торгач, иң беренче урамга чыгып, чәчәкләрне карый иде. Нинди чәчәкләр аткан, кайсы төстәгесе… «Бар, чыгып кара әле», - дип иртүк әйтә иде. Чыксам, агы, кызылы, алы чәчәк аткан була. Мине шулай шатландырырга ярата иде. Бакчадагы розалар чәчәк аста, ул миңа чәчәк бәйләме бүләк иткән кебек була, чөнки ул карый бит аларны. Мин дә ярдәм итә идем, ләкин төп эшләрне ул эшләде. Бик булган иде, бик яхшы хуҗа иде.

Кошлар ашатуыгызны гел инстаграмга куясыз. Табигатьне яратасызмы?

Кошларымны ашатам, чөнки Камил ашатырга ярата иде. Ул эшләгән эшләрне мин хәзер өйрәндем инде, ул алып барган кайбер вазифалар хәзер минем өстә.

«Һаман жәлләтеп утырма, дигәнрәк сүзләр белән берничә төрттереп язучы булды»

Хейтерлар, инстаграмда киңәш бирүчеләр ачуыгызны чыгарамы? Күңелегезне әрнетәме? Алар нинди кешеләр икән?

Инстаграмда үз битемне алып барам. Төрттереп язучылар да бар. Мин аларга бик игътибар итмәскә тырышам. Кайвакыт язам, ләкин әдәпле итеп кенә язарга тырышам, кешегә авыр килмәсен, дим. Кешене рәнҗетергә ярамый бит. Язганым да булды: артист халкы — бик нечкә күңелле халык, аларга каты бәрелмәсеннәр иде. Кирәк түгел алай эшләргә. Болай миңа артык бәрелүчеләр әллә ни юк. Җырларымны, Камилне искә төшереп, фото-видеолар куйгач, синдә генәме әллә ул кайгы, һаман жәлләтеп утырма, дигәнрәк сүзләр белән берничә тапкыр төрттереп язучы булды. Андыйларга бик исем китми, шулай да берсенә: «Минем гүзәл халкым, югалту кичергән хатын-кыз болай язарга тиеш түгел», - дип яздым әле. Кайбер җырчылар кебек аты-юлы белән җибәрәсем килми, гәрчә андый сүзләрне дә яза алам (көлә).

Тормышта сез нәрсәне кичерә алмыйсыз?

Мин тормышта дөреслекне ярата торган кеше, алдауны, хыянәтне яратмыйм.

 Винера Әхәтовна, туган көнегез дә якынлаша. Нинди уйлар, планнар белән кердегез бу язга?

Әйе, миңа март аенда 67 яшь тула. Үземнең яшемнән курыкмыйм, борчылмыйм, үзем укыткан балалар өчен үрнәк булырга тырышам. Чәчләремне ясамаган көн юк, бизәнәм, үземне карыйм. Миндә әле эшләргә, яшьләрне укытырга көч бар. Әле Камил хакына яшәргә көчем бар…

 

 

 

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 20 июнь 2022
    Исемсез
    Яхшы, әйбәт булган тормыш юлдашыңны югалту бик авырдыр шул?! Минеке шикеллене югалткач, Беркемнең дә искә дәтөшерәсе килмәс иде... мин тыныч тормышыма ияләшә алмый яшәдем!!! Менә хәзер эштән кайтам да тагын нинди хәлдәге ир каршы алыр икән
  • 3 июнь 2022
    Исемсез
    Мәңгелек яра инде ул яраткан бердәнбер кешеңне югалту. Мин дә кичерде аны. Бик авыр, көне, сәгате белән истән китми. Сеә көчле, Венера ханым! Рәхмәт, эшегезне дәвам иткәнгә, Камилегеәне хаман да яратканга . Аллам үзегезгә көч, күат бирсен! Бәхетле булыгыз, озак еллар сәхнәдән төшмәгез! Без Сезне яратабыз. Сания апагыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100