Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева иренең ничек вафат булуы турында сөйләде

news_top_970_100
Винера Ганиева иренең ничек вафат булуы турында сөйләде
"Татар-информ" архивы

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева ире Камилнең ничек вафат булуы турында сөйләде.

«36 ел яшәп, Камилемне 3 сәгатьтә югалттым. Суга баткан кебек булды. Иртән һәркем үз эшенә китте. Мин аның белән көндезге сәгать өчтә сөйләштем. Мин, өйгә кайтам, дидем. Ул, иптәшем Наилгә кереп чыгам, диде. Мин өйгә кайттым, көтәм – ул юк. Ул безнең бистәдәге иптәшенә кергән. Иптәше сауна яккан, бик кызу булган. Ул гомумән эссе мунчаны яратмый иде, эссесе беткәч кенә керә иде. Ә монда үзе генә калган булган. Шул арада… Эссе ярамаган инде...

Миңа шалтыраттылар. Бертуган энем безнең тирәдә генә яши, аның белән җәяү генә шул йортка киттек. Аны каршы алабыз дип чабабыз. Шул вакытта миңа шалтыратып: «Камиль абый здесь, он умер», – диделәр. Мин калтырый башладым, ышанмыйм. Подвалга төштем. Шунда ләүкәдә ята иде...

Ничек исән калганмындыр мин... Беренче елны мине ике дус кызым көн саен саклап чыкты – әле чиратлашып, әле икәүләп. Алар үзләре дә – бу хәсрәтне кичергән кешеләр.

Аны җир куенына салыр алдыннан бөтен гәүдәсен кочакладым. Ул шул вакытта да кап-кайнар иде әле. Шул саунаның тәэсире нык булган. Кан тамырлары шартлаган, дип уйлыйм инде...» – дип сөйләде җырчы ачы кайгысы турында.

Җырчы ирен югалтуы турында «Татарстан – Яңа Гасыр» каналы видеосында 3.48 минутта сөйли башлый.

Винера Ганиеваның ире 2020 елның 28 декабрендә вафат булган иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 декабрь 2022
    Исемсез
    Венера Ганиева бик елатыгыз сезгэ туземлек сабырлык телим.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100