Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет мәрхүмә әнисен искә ала

Винарис Ильегетнең әнисе быел җәй вафат булган.

news_top_970_100
Винарис Ильегет мәрхүмә әнисен искә ала
Рамил Гали

Былтыр бу вакытта ул туган якларына Яңа ел каршыларга кайткан булган. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсенә язды.

«Нәкъ бер ел элек яраткан әнкәем туган ягына кайтты. Ул Яңа елны туганнары белән каршылау өчен кайтты. Быелгы Яңа ел минем өчен дә, туганнарым өчен дә иң күңелсезе була. Ул безнең яраткан әниебездән башка була.

Яңа ел каникулларында, һичшиксез, мин аның каберенә барачакмын. Һичшиксез, минем әнкәемә үземнең яңалыкларымны сөйләрмен. Тыныч ят, минем яраткан әнкәем», — дип яза ул.

Винарис постка әнисенең видеосын куйган. «Исәнмесез, минем Винарисның кадерле язылучылары һәм дуслары», — ди бу мөлаем ханым. Ул Яңа ел белән котлый, матур теләкләр тели. «Мин хәзер туган ягым Пермьгә китәм. Яңа елны балаларым, туганнарым белән каршы алам», — ди ул.

Инстачылар «урыны оҗмахта булсын», «бигрәк нурлы ханым», дип язалар.

  • Җырчы Винарис Ильегет Инстаграм битендә кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Озак авырудан соң җырчының әнисе вафат булган, дип хәбәр иткән идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100