Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет иң кадерле кешесен югалткан

Җырчы әнисе вафат булуы турында хәбәр итә.

news_top_970_100
Винарис Ильегет иң кадерле кешесен югалткан
Рамил Гали

Җырчы Винарис Ильегет Инстаграм битендә кайгылы хәбәр белән уртаклашты. Озак авырудан соң җырчының әнисе вафат булган.

«Ул китте… Минем бәгърем, алтыным, кадерлем. Сызылып таң атканда, табигать уянганда, тормышымның кояшы сүнде… Әнием, җаным минем, ничекләр яшим мин синсез, кояшсыз? Син безнең иң кадерле кешебез, Изге Маһирә! Дусларың, якыннарың сине нәкъ шулай атый иде! Бу чыннан да шулай! Син чын мәгънәсендә изге идең! Балаларың өчен дә, дуслар-туганнарың өчен дә! Син безнең күңелдә мәңге исән! Соңгы сулышыма кадәр минем йөрәгем сине сагынып тибәчәк! Урының җәннәт түрендә булсын, бәгърем! Рәнҗеп китмә. Тыныч йокла!» — дип үзәкөзгеч сүзләр язган җырчы.

«Татар-информ» агентлыгы Винарис Ильегетнең олы кайгысын уртаклаша. Җырчы соңгы әңгәмәдә әнисе турында сөйләгән иде.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ул китте.... минем бэгърем, алтыным, кадерлем?? Сызылып тан атканда, тэбигать уянганда, тормышым кояшы сунде.... Энием, жаным минем, ничеклэр яшим мин синсез, кояшсыз? Син безнен ин кадерле кешебез, Изге Махира! Дусларын, якыннарын сине нэкъ шулай атый иде! Бу чыннан да шулай! Син чын мэгънэсендэ изге иден! Балаларын очендэ, дуслар- туганнарын очен дэ! Син безнен кунелдэ мэнге исэн! Сонгы сулышыма кадэр минем йорэгем сине сагынып тибэчэк! Урынынын жэннэт турендэ булсын бэгърем! Рэнжеп китмэ? Тыныч йокла? Туган авылын туфрагында. Хушлашу, иртэгэ 3 июнь сэгать 10 да Кояново авылында булачак, ( Пермь олкэсе) Советская урамы, 195. Ушла моя любимая, родная, дорогая , золотая мамочка... Прощание 3 июня в родном селе Кояново Пермского края. #мама #мамочка #винарисильегет #татарскаяэстрада #татарэстрада #фирдустямаев #гузельуразова #ришаттухватуллин #татарэстрадасы #татартудей #звездытатарстана #татар #татарча #тнв #тнвпланета #болгаррадиосы #башкирскаяэстрада #татаррадиосы #майдантелеканалы #тмтв #тугантелтелеканалы #матуртв #татарстан #башкортостан

Публикация от Ведущий свадеб Казань (@vinaris_ilyeget)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100