Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет: «Хәмдүнә апаның китәренә бер атна алдан...»

news_top_970_100
Винарис Ильегет: «Хәмдүнә апаның китәренә бер атна алдан...»
Рамил Гали

Җырчы Винарис Ильегет социаль челтәрдә мәрхүмә Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алган...

«Хәмдүнә апа белән төшкән иң соңгы фото, аның бездән китәренә бер атна алдан... Бүген дуслар белән бакчага баргач, ничектер күңелсез булып китте. Дусларымның бакчасы Хәмдүнә апа бакчасын хәтерләтте. Без аның җырларын кабызып куйдык, әйтерсең лә Хәмдүнә апа үзе янәшәдә иде. Бик сагынам аны, аның биргән кинәшләрен, сөйләгән сүзләрен сагынам... Тыныч йокла, Бөек кешем!» – дип язган Винарис.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 2020 елның 14 сентябрендә нәкъ менә бакчасында бакыйлыкка күчте. Сәламәтлеге какшаса да, соңгы көннәренә кадәр ул сәхнәдә булды. Әлеге легендар шәхесне тамашачысы да, татар эстрадасы җырчылары да онытмый. Концертларда даими искә алалар.

Урыны оҗмах түрләрендә булсын Хәмдүнә апаның. Амин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100