Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева: «Илһам абый миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде…»

Татарстанның халык артисты, җырчы Хәмдүнә Тимергалиева Илһам Шакировның үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганын әйтте.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева: «Илһам абый миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде…»

«Илһам абый мине бик яратты. Мине авыл кешесе буларак та яратты, җырчы буларак та яратты һәм хәтта, хатын-кыз буларак та яратты. Илһам абый мине бик каты яратты», — диде ул «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында.

Хәзер мин инде Илһам абый киткәннән соң уйлап утырам: аның миңа карата өмете бар иде. «Илһам абый, мин яшь бит, син карт» дидем мин аңа. Илһам абый үпкәли торган кеше түгел бит ул. Безнең арада сөйләшү булды бу турыда.

Хәзер Илһам абый киткәннән соң уйлыйм, йөрәгемдә ниндидер үкенү бар. Илһам абыйның шул сүзләрен кабул итмәгәнгә. Ә бит без бик матур пар булган булыр идек, ике җырчы. Ә нинди җырчы әле ул!

Илһам абый үлгәннән соң бу сүзне әйтү дөрес булыр микән инде ул, тик аны белүчеләр бар, безнең белән эшләгән кешеләр белә. Илһам абый тәкъдим ясады ул миңа. Бу дөрес хәл, моның чын дөресен белүчеләр бар, исәннәр.

Яшь идем ул вакытта. Аннан теге кешене очраткан идем, минем йөрәгемдә ул иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100