Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет: «Лилия белән минем тормыш – китап язарлык...»

«Минем турыда күп сөйләделәр, сөйләячәкләр… Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам», – ди Винарис Ильегет.

news_top_970_100
Винарис Ильегет: «Лилия белән минем тормыш – китап язарлык...»
"Татар-информ" архивы

Шушы көннәрдә Винарис Ильегет Лилия Хәмитовага тәкъдим ясады. Винарис Лилия белән моннан 27 ел элек танышкан һәм аңа шул вакытта ук башын югалтып гашыйк булган. Җырчы бу хакта социаль челтәрдә туган көнен бәйрәм иткән һәм Лилиянең кулын сораган видеоларында сөйли. Винарисның 27 ел узгач кына Лилиягә булган яшерен мәхәббәтен аңлатырга кыюлыгы җиткән. Җырчы, ниһаять, гаилә корып, сөйгәне белән бергә булырга карар кылган.

«Миңа 45. Бу яшәлгән гомеремнән мин бик канәгать. Яхшысын да, яманын да күрдем… Танышларым, туганнарым миңа: «Кемдер 200 елда да синең 5 еллык гомереңне яшәп бетерә алмас иде», – ди. Бу чыннан да шулай. Без күрәсен кеше күрми, диләр, булды төрлесе: күтәрелеп очкан мизгелләр дә, күңел төшенкелегенә бирелгән вакытлар да, хәерчелектә яшәгән чаклар да, байлыкта да… Күп күрдем, төрле яклап күрдем… Ә менә хәзер чынлап торып яшәргә вакыт җитте. Гаилә корып, бәхетле буласым килә. Күрәсең, моңа кадәр мин бу җитди адымга әзер булып бетмәгәнмендер.

Лилия Хәмитованың үзе белән танышканчы, мин аның җырларына гашыйк идем. Соңрак танышып китеп, Пермь якларына концертларыма чакырдым. 27 ел гомер узды! Ул минем өчен яхшы дус, хезмәттәш, туганым, киңәшчемә әверелде. Ә бер мизгелдә мин боларның барысын да уйлап, бәхетемнең янәшәмдә икәнен аңладым.

Минем турыда күп сөйләделәр, сөйләячәкләр… Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам. Алдагы 45 елым, һичшиксез, бәхетлерәк булачак. Мин аның шулай булачагына ышанам. Чөнки янәшәмдә эзләп тапкан бәхетем – Лилиям. Бер-беребезне бәхетле итү, тормышны яңа яктан ачу, канатланып иҗат итәр өчен яңа этап башлана.

Китаплар язардай икебезнең дә моңа кадәрге тормышы… Тик бу турыда соңрак», – дигән Винарис.

Сәхнәдә дусларының барысы да яңа кавышкан пардан туйга чакыру көтә. «Һәркемнең бәхеткә хакы бар. Тигез яшәгез», «Винарис, Лилия, бер-берегезне саклагыз. Лилия – Арча кызы. Булган, уңган, матур, тату гаиләдә үскән», «Сез бер-берегез өчен туган. Сезне киләчәктә бәхетле тормыш көтсен», – дип язалар. 

  •  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100