Җырчы Винарис Ильегет яшәргә урыны, тотарга акчасы булмаган чакта Хәмдүнә Тимергалиева аңа ничек булышканы турында «Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында сөйләде. Ул ни сәбәпле акчасыз һәм яшәргә урынсыз калганы турында ачыктан-ачык:
Хәмдүнә апай миңа бик нык булышты, бик күпкә өйрәтте ул мине. Казанга килгәч яшәргә урыным булмады, подъездда йокладым, бу турыда Хәмдүнә апай белеп алган, шуннан ул мине үз фатирына яшәргә чакырды, ике ел ярым Хәмдүнә апада яшәдем. Бик рәхмәтлемен мин аңа, ул мине ашатты, эчертте, эш бирде. 10 ел Хәмдүнә Тимергалиева төркемендә эшләдем, бик зур тәҗрибә тупладым, Хәмдүнә апа дипломат бит ул, – диде Винарис Ильегет.
Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова катнашында «Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруын «YouTube»та «Татар-информ»ның татарча каналында карый аласыз.