news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитова язылышкан

Винарис белән Лилиянең туйлары 13нче август көненә билгеләнгән. Ул Илъегетнең шәхси ресторанында үтәчәк.

news_top
Винарис Илъегет белән Лилия Хәмитова язылышкан
Фотолар җырчыларның шәхси архивыннан алынды.

Күптән түгел Винарис Илъегет үзенең туган көнендә җырчы, «Мәхәббәт шушыдыр», «Буран дулый» җырлары аша танылган Лилия Хәмитовага тәкъдим ясаган иде. Бу көннәрдә пар туйларына әзерләнә.

Туй алдыннан яки туйдан соң язылышу бу арада популярлашып китте. Винарис белән Лилия дә инде язылышканнар. Язылышу тантанасына шаһит буларак Рафаэль-Динә Латыйповлар барган.

Шулай ук яшь пар чит илдән кергән күренеш – «девичник» белән «мальчишник» та үткәргән. Бу «йола» үткән урыннан бер-берсеннән ерак булмаган, бәйрәм ахырында егетләр төркеме – кызлар янына, кызлар егетләр янына кереп чыккан. Винарис белән Лилияне котлап килгән дуслары арасында театр артистлары, җырчылар булган. Мәсәлән, парлы Камалиевлар, Илмир Ямалов, Нурзадә, Алсу Фаракшина, Люция Мусина, Чулпан Юсупова һәм башкалар.

Кечкенә генә «спойлер»: туйда Винарис белән Лилиянең дуэт премьерасы булачак.

Бу темага: «Стриптиз карадык, Нурзадәнең кияүгә чыгачагы билгеле»: Лилия Хәмитованы кияүгә озаттылар

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар