Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Стриптиз карадык, Нурзадәнең кияүгә чыгачагы билгеле»: Лилия Хәмитованы кияүгә озаттылар

news_top_970_100
«Стриптиз карадык, Нурзадәнең кияүгә чыгачагы билгеле»: Лилия Хәмитованы кияүгә озаттылар
Алсу Фаракшина аккаунтыннан скриншот

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә кияүгә чыга. Бу хакта «Болгар радиосы» алып баручысы Дилбәр Фәиз социаль челтәрдә яза.

«Лилия Хәмитова оештырган девичник күңелле булды. Стриптиз карадык, Нурзадәнең кияүгә чыгачагы билгеле булды. Дускаем Лилия бәхетле, ә Винарис турында әйтеп тә торасы юк. Бик матур оештырылган кызлар җыенына чакыруыгыз өчен рәхмәт. 13 августта туйда кабат очрашырга сүз куешып бүгенгә саубуллаштык», – дип язган ул.

Татарстанның атказанган артисты Алсу Фаракшина Лилия Хәмитованың Нурзадәгә кәләш букетын тапшырганын видеога төшереп алган:

«Чиратта син – анда язылган», – ди Лилия Хәмитова.

Кызлар: «Амин, амин», – дип кабатлыйлар. Лилия Хәмитова букетны тапшыра һәм Нурзадәне кочаклый.

Кызлар, шаярып: «Икенче букетың да юкмы? Елый берәү», – диләр Нурзадә турында. Бу вакытта Нурзадәнең күңеле тула, ул яшьләнгән күзләрен сөртеп ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100