Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис Ильегет кәләшенә тәкъдимне Чулпан Йосыпованың балдагы белән ясаган

news_top_970_100
Винарис Ильегет кәләшенә тәкъдимне Чулпан Йосыпованың балдагы белән ясаган
"Татар-информ" архивы

Татар эстрадасында Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова пары иң күп язылган, сөйләнгән, шау-шулап «мальчишник-девичник», гөрләтеп туй үткәргән «Ел пары» булды дисәк тә була. Шулай да алар турында кайбер яңалыклар «ТМТВ» каналындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында яңгырады.

Билгеле булганча, Винарис Лилиягә тәкъдимне үзенең юбилеенда ясады. Ул, юбилей мәшәкатьләре белән, Лилиягә дигән балдакны өендә онытып калдырган. «Әмма дуслар булса – шундый булсын» диярлек якыннары бар икән Винарисның. Җырчы Чулпан Йосыпова ярдәмгә килгән.

«Миңа дустым Ләйсән Ветрова юбилеема матур икона бүләк итте. Шушы иконаны тотып, Лилиянең кулын сорадым. Ә балдагымны алырга онытканмын. Башым әйләнгән юбилей мәшәкате белән, 100 кунак бит. Ярый Чулпан Йосыпова үз балдагын салып, миңа биреп, мин Лилиягә бүләк иттем. Чулпан Йосыпова балдагы белән тәкъдим ясадым. Аннары Лилия Чулпаннан «кире биримме» дип сораган. «Юк, кирәкми. Лилия, сиңа бүләк булсын», – дигән Чулпан», – дип сөйләде Винарис.

«Шулкадәр кеше алдында Лилиягә тәкъдим ясарга курыкмадыңмы? «Юк», дип әйтер дип уйламадыңмы?» – дип сорады тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.

«Миндә «әйе» дияр дигән ышаныч булды. Күп еллар бер-беребезне беләбез. Дуслар, туганнар дисәк тә була. Бөтен серләребезне беләбез, ул минекен, мин – аныкын», – диде ул.

Винарис Ильегет бу турыда «ТМТВ» каналы видеосында 08.50 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100