Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винарис белән Лилия Хәмитова туе: кыйсса дәвам итә...

Үткән ялларда Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегетнең туйлары узды. «Ничә көн бәйрәм иткәннәр, сугышып та беткәннәр» дигән гыйбарә бар бит. Дөрес икән ул.

news_top_970_100
Винарис белән Лилия Хәмитова туе: кыйсса дәвам итә...
Фото җырчыларның шәхси архивыннан аларның рөхсәте белән алынды.

Туй үпкәсез булмый, диюләре хак икән. «Интертат»та Винарис белән Лилия Хәмитова туеннан репортаж басылгач, кунаклар арасында булган Ләйсән Мәхмүтова безгә, төгәлрәк әйтсәк, журналист Алинә Айдаровага үпкәсен белдерде. Бу хәлгә ачыклык кертү максатыннан кыйссаны дәвам итәбез.

Укучыга аңлаешлырак булсын өчен, репортажда Ләйсән Мәхмүтова турында ни язылганын искә төшереп үтим: Ләйсән, яшь парны котлап, «Тамчы там» җырын башкарды. Үзе белән бергә биер өчен, кунаклар арасыннан бер кечерәк буйлы абзыйны сайлап алды. Алар бергә биештергәләп алдылар.

Ассызыклап үтик: бу – туй! Рәисне каршы алу да түгел, авыл хуҗалыгы вәкилләренә лаеклы исемнәр тапшыру тантанасы да. Ләйсән инде ничә еллар дус булган Винарис белән Лилияне котларга дип туйга килгән. Бетте.

Мин бу репортажда бу өлешкә игътибарымны биреп җиткермәгәнмен, күрәсең, 1-2 җөмлә белән генә язып үткәнмен. Ләйсәннең шушы абзый белән 3-4 минут дәвам иткән биюен һәр укучы үзенчә, бары тик үз фантазиясенең байлыгыннан чыгып кына күзаллаган, дигән нәтиҗәгә килдем.

Артистларның кайберләре, бармактан суырып булса да, «хайп» һәм «пиар» эзли. Алдалап та карый, нидер уйлап та чыгара, журналистларга акча да тәкъдим итеп карый. Ә монда менә сиңа мә: бер уйламаганда «хайп»! Төхвәтуллиннарның туйлары да бу хәтле тавыш куптармады, гаугалар да булмады. Шуның белән туйлары да онытылды. Укылыш арттырам, игътибар үзәгендә булам, чәйнәтәм, дигән максатым булса, төрле-төрле ракурслардан фото вә видео төшерер идем, мөгаен.

Ләйсән Мәхмүтова – татар дөньясында үз образын һәм стилен булдыра алган артист! Ул башкарган рольләрне, «Зө-ләй-лә» төркеменең төрле клипларындагы чатнап тора торган образларын һәркем белә. Иҗатта ирешкән уңышларыннан кала, Ләйсән – гади, кешелекле, олы йөрәкле кеше дә. Мин, аннан интервью алырга дип, Исламия апалар яшәгән фатирга барган идем. Шунда чәен дә ясады, кунак та итте. Әйе, ул – атаклы Мәхмүтовлар гаиләсеннән.

Туйда да Ләйсән үз чыгышы белән игътибар үзәгендә булды. Ул ял итте, уйнады, кунаклар күңелен күрде. Текстта мин язган «ий әвәләде» сүзләре урынына «бер яктан алып, икенче якка очырды» диясем калган микән?! Туйның шушы мизгелен башкарак итеп бәян итәргә идеме икән?

Аннан соң, абзый үзе дә бер дә каршы килмәде ич боларга. Гаеп атта да, тәртәдә дә була. Хатыны да «барма» дип тыймады. Мәҗлеснең бу урынын искә алуым артистларның да туйда бары тик кунак буларак кына ял итүе турында иде. Бер дә, Лилия Хәмитованың әнисе бигрәк матур сүзләр юллаган икән, эх, туйда үзе генә була алмаган, дип язмагансыз бит, хөрмәтле укучым! Танышу тарихларын да игътибарга алып, язмышыңа язылса, 2 кеше таныша инде ул, Аллаһка мең шөкер дип, парыбызга мәхәббәт теләмәгәнсез бит! Ә нәкъ менә Ләйсәннең биюен гайбәт дип табып, шушы гайбәтнең үзендә казынасыз.

Ләйсән дә бу язманы күңеленә бик якын алды бугай. Берәр башка артист булса, (Уразова, Тямаев, Фазлыйәхмәтов һәм башкалар) бу очракны үз якларына борып, рәхәтләнеп бер «хайп» тотарлар иде. Ә Ләйсән алай итмәде, дәрәҗәсен тота Ләйсән апа. Хөрмәтем зур!

Кыскасы, Лилия Хәмитова белән Винарисның туе күңелле узды. Туйдан соң да алар халык телендә. Концертларын көтәбез хәзер. Пиар булсын әле...

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 18 август 2023
    Исемсез
    Ну вот шулай язырга иде сразу, дореслэде хэзер. Алайса бу туйда Лэйсэн генэ эчкэн, кемдер мужигы белэн биегэн, бутэн артитлар тоже эчэ икэн, беренче тапкыр ишеттек. Артист ларга ярамый. Бу журналист ашын ашап башын да ашадык инде.
  • 16 август 2023
    Исемсез
    Гайбэт оясы....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100