«Виллины гафу иттем»: Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» тирәсендәге гауга тәмам
«Мәхәббәт ялкыны» җыры тирәсендәге гауга хәл ителде. Гөлнара Тимерҗанова Вилли белән дуэт яздырды.
Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) һәм Рузилә Бәдретдинова «Мәхәббәт ялкыны» җырын үзгәртеп яздырганнан соң, әлеге җырның башкаручысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова аларга дәгъва белдергән иде. Артист җырның үзе өчен бик кадерле, Фәнис Яруллин аның өчен махсус язган җыр булуын әйтте һәм яшь башкаручыларга суд белән янады.
«Сез миннән сорарга онытмадыгызмы? Судка претензия һәм иск әзер минем. Бу җырны мин исән чакта беркем дә җырлый алмый, бу – минем заказ буенча язылган җыр. Оятсызлык, алар, болай эшләп, тормышларында рәхәт күрмәячәк. Мин әлеге җырны җырлар өчен бер пот тоз ашадым, аны яшәттем. Болай эшләү – намуссызлык. Минем җырым фахишәләр турында түгел, чын мәхәббәт турында, ямьсез кыяфәт белән, «вульгарно» җырлап йөрергә юл куймам», – дип язды ул.
Мондый гаугалар татар эстрадасында еш булып тора. Җыр тирәсендә купкан чираттагы конфликтка, бәлки, халык әллә ни гаҗәпләнмәгәндер. Ләкин гаҗәпләндерерлек хәл дә булды. Коры акыл белән уйлаганда, араларыннан «кара мәче узган» җырчылар алга таба бөтенләй аралашмаска тиеш кебек иде. Ләкин алай булып чыкмады. Бүген Гөлнара Тимерҗанова һәм Вилли «Мәхәббәт ялкыны» җырын дуэт буларак тәкъдим иттеләр. Яшьләрчә форматта яздырылган җыр барлык музыкаль мәйданнарда дөнья күрде.
Конфликт шулай дуэт форматында, уңай ноктада тәмамланганмы? Бу хакта «Интертат» Гөлнара Тимерҗанованың үзеннән сорады. Җырчы «пиар өчен гауга чыгарганнар» дип әйтүчеләргә дә җавап бирде.
«Виллины гафу иттем»
Гөлнара апа, сезнең «Мәхәббәт ялкыны» җыры тирәсендәге гауга Вилли белән дуэт форматында төгәлләнде. Үзара килешү ничегрәк булды?
Ул вакыйгадан соң без Вилли белән очраштык. Рузиләнең продюсеры Илмир Әзһәмов һәм Вилли белән сөйләшүләр алып бардык. Ләкин очрашуга Рузилә үзе килмәгән иде. Аның әле бүгенгәчә миннән гафу үтенгәне юк.
Ә Вилли миннән гафу сорады, без аның видеосын да төшереп алдык. Тик видеоны халыкка чыгармыйча тордык, чөнки Вилли миңа көне-төне язып, шалтыратып, бу җырны башкарырга рөхсәт сорады. «Күпме җырлар бар. Нигә сиңа бу җыр?» – дигәч тә, үтенепләр сорады.
Мин аңа: «Ярар алайса, җырлыйсың, тик минем белән җырлаган очракта гына», – дигән шарт куйдым. Вилли да намазда икән. Үзем дә намазда булгач, аның иманга килгәненә ышандым, аны гафу иттем. «Мин сиңа болай гына бирә алмыйм бит инде бу җырны. Бергә җырлыйбыз», – дигәч, үзе дә бик шатланды. Нәтиҗәдә, уртак дуэт яздырдык.
Димәк, аларга хәзер суд янамый?
Мин аларны судка бирә алам, бирәсем килсә. Ләкин без Вилли белән уртак килешүгә килдек. Бу вакыйгадан соң кайбер кешеләр: «Гөлнарага акча кирәк», – дип яздылар. Мине кешеләр бөтенләй белми икән, дидем. Мин акча, дөнья куып йөрүче җырчы түгел. Гомеремдә дә байлык артыннан чапмадым, мактанып йөрмәдем, Әлхәмдүлилләһ. Бүгенге көндә ашарыма бар, йоклар урыным, өем бар. Бәрәкәттә яшим мин, Аллаһка шөкер. Мин Рузилә белән Виллине «урыннарына утырту өчен» башладым бу тавышны һәм нәрсә булып бетәр, яшьләр үзләрен ничек тотар икән, дип күзәттем. Рузиләнең иманы юк икән. Хатын-кыз бит ул, аңа бит әле яшәргә дә яшәргә. Әни буласы да бар. Ул үз өстенә шундый зур ялгышлык алганын аңламады. Тәүбәгә килергә кирәк. Хатын-кыз өчен бигрәк тә куркыныч бу. Рузиләне мин гафу үтенергә чакырам.
Миннән рөхсәт сорамыйча җырлап, үзләре ничек тели, шулай итмәкче булып йөрүләренә күз йомып кала алмый идем. Вилли, ярар, гафу үтенде. Бик матур итеп сөйләште. Мин аның турында беренче күргәндә үк «начар кешегә охшамаган» дип уйлаган идем. Минем, гомумән, аның белән аралашканым юк иде бит. Элегрәк берәрсе: «Син шундый-шундый кеше белән шул-шул җырыңны башкарачаксың», – дисә: «Кит әле, юкны сөйләмә», – дигән булыр идем. Язмышка язылган әйберләр болар. Сынаулар. Аллаһы Тәгалә минем бу сынаудан ничек чыгачагымны тикшерә. Судка барып, акча таләп итепме, әллә матур гына хәл итәчәкменме бу гауганы.
Фото: © Гөлнара Тимерҗанова архивыннан
«Бу – бернинди дә пиар түгел»
Башта конфликт булды, ә хәзер дуэт чыгардыгыз. Моны «пиар өчен махсус оештырылган гауга» дип санаучылар күп.
Юк, бу – бернинди дә пиар түгел. Бу – конфликтның хәл ителүе, дип атала. Мин элекке формат җырчысы бит инде, ул «пиар» дигән әйберләрне бөтенләй аңламыйм һәм аңламадым да. Мин гомергә җыр белән алырга тырыштым. Җырчыларга да: «Нигә үзегез турында теләсә нәрсә сөйләп йөрисез? Чирләсәгез дә чыгып кычкырасыз», – дим. Ничек сөйләсәләр дә, җырчы күтәрелеп китә, имеш. Җырчы кеше җыры белән күтәрелергә тиеш, юк-бар сөйләп түгел.
Пиар түгел, әйтүемчә, Аллаһы Ттәгалә тарафыннан җибәрелгән сынау бу миңа. Без бит көн саен торабыз да теләкләр телибез. «Барысы да яхшы булсын, эшемдә уңышларга ирешергә язсын», – дибез. Шушы теләкләр кабул булды. Тели белеп теләүнең нәтиҗәсе генә бу. Җырны миннән сорамыйча алдылар, ләкин мин җавапсыз кала алмадым. Чөнки мин – әле дә концертлар белән йөреп торучы җырчы, нибары 50 яшьтә генә. Өлкәнрәк яшьтә булсам – ярар иде. Үзем җырлап йөргән килеш бу җырларны, дәшми кала алмадым. Өстәвенә, бу – Фәнис абый Яруллиннан махсус үзем яздырткан җыр. Тарихы бик көчле, миңа очраклы рәвештә килеп кергән җыр түгел ул. Вилли «җырның исемен башкачарак языйкмы әллә» дип тәкъдим иткәч тә: «Юк, шагыйрь ничек язган – шулай ук калачак», – дидем.
Фото: © «Татар-информ» архивы. Вилли тормыш иптәше Гөлназ Асаева белән
«Виллига, үз йөзең булсын, үз тавышың белән җырла, дидем»
Проморолик төшерү кем идеясе иде?
Безнең чор җырчылары 150шәр мең түләп клип төшерә. Мин быел гына 3 клип төшердем, шуларга 300 меңнән артык акчам китте. Җырлар, аранжировкалар турында сөйләп тә тормыйм. Халык кына, җырчыларның акчалары агып тора, дип уйлагач та. Клибын эшләгәч, аны күрсәтү өчен дә күпме түләргә кирәк бит әле. Клипны бер телевидениегә бирү – 35-45 мең сум. Ә телеканаллар бик күп.
Ә хәзер шундый форматтагы кыска видеоязмалар бик киң кулланыла һәм күбрәк карала икән. Яшьләр, гомумән, гади клиплар каралмый, дигән фикердә. Бу видео да Вилли идеясе буенча төшерелде. «Бик җырлыйсың килгәч, барысын да үзең оештыр. Мин студиягә киләм, җырлыйм», – дидем. Бик талантлы егет, бик башлы. Әле мин аңа: «Элекке версиясендә Элвин Грей тавышы белән җырлыйсың. Синең үз тавышың да бик матур. Үз йөзең булсын, үз тавышың белән җырла. Бераз вокалга да йөреп ал», – дип киңәшләр дә бирдем. Барысын да кабул итте, колагына киртләп куйды.
«Мин – татар эстрадасына очраклы рәвештә эләккән җырчы түгел»
Рузилә белән дә килешкән очракта, бу җыр трио форматында чыга ала идеме?
Әлбәттә, чыга ала иде. Ләкин ул очрашуга килмәде. Безнең «претензия»дә аларга халык алдында гафу үтенергә һәм җырны барлык мәйданчыклардан алып атарга кушылган иде. Очрашкач, Рузиләнең продюсеры бу җырны башкармаячакларын әйтте. Ә Виллиның җырлау теләге көчлерәк булган, ул җырдан баш тартмады. Башкортстан егете инде, үҗәт. Әле беркөнне үзенә дә әйттем. «Вильдан, мин тыныч кына яши идем, бөтен тынычлыгымны алдыгыз», – дидем. Чөнки бу – бик ардыра торган нәрсә.
Төрле кешеләр һәм фикерләр бар. «Нигә яшьләргә юл бирмисез?» – дип язучылар да бар. Кеше моның минем өчен мөһим икәнлеген аңламый. «Менә сез күршегезгә ирегезне яки хатыныгызны бирер идегезме?» – дип тә мисал китереп карадым инде. Күпме «тоз ашарга» кирәк ул уңышларга ирешү өчен, күпме хезмәт куярга! Мин бит татар эстрадасына очраклы рәвештә килеп эләккән җырчы түгел. Башта музыка училищесын, аннан консерватория бетердем. «Югалды» да «югалды», – диләр минем турыда. Югалмадым, бары тик, балам тугач, ерак гастрольләргә генә йөрмәдем. Җырларым, клипларым гел чыгып торды. Шул югалу буламы? Мине сәхнәдән фәлән елга киткән сыман итәләр. Бу хакта сүз чыга калса, һәрвакыт төзәтәм.
Бу дуэтны кайларда ишетеп булачак?
Вилли: «Кайда кирәк, шунда сезнең белән бергә чыгышлар ясармын», – диде. Әлбәттә, без һәрвакыт бер-беребезгә тагылып йөри алмаячакбыз. Аның – үз, минем үз аудиториям. Мондый форматтагы җырлар алар яшьләр өчен генә. Концертлар өчен җырның оригиналь варианты гына бара, мин моны мең процент ышаныч белән әйтәм. Мин бу җырны 2003 елда ремикс форматында бер тапкыр яздырган идем инде. Ләкин аны халык кабул итмәде. Концертларда оригиналь вариантын гына яраталар аның. Вилли белән дуэт – яшьләргә машинада тыңлау, дискотекаларда кую өчен генә. «Мәхәббәт ялкыны» – халык күңеленә классик җыр булып кереп калды һәм үлмәс җырлар исемлегендә яшәячәк.
***
Гөлнара Тимерҗанова белән Вилли дуслашкан, килешкән, хуп. Ә менә Вилли белән дуэт яздырган Рузилә Бәдретдинова кая? Ул да, мөгаен, әлеге җырны яздырырга күпмедер акчалар һәм көч түккәндер. Гөлнара Тимерҗанова аның гафу үтенүен көтә. Ә Вилли белән алар нинди мөнәсәбәтләрдә калган? Анысы билгесез. Чөнки Рузилә бу турыда комментарий бирүдән баш тартты.