news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вилли «Мәхәббәт ялкыны» җыры турында: «Яздырганда җырын да, башкаручысын да белми идем»

news_top

Татар эстрадасында кабат җыр гаугасы – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнара Тимерҗанова Вилли белән Рузилә Бәдретдинованы үзенең җырын рөхсәтсез җырлауда гаепли. «Мәхәббәт ялкыны» җырын яңартып җырлагач, ул яшь башкаручыларга суд белән янады.

Вилли белән Рузилә Бәдретдинова әлеге мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдермәде. Соңрак Вилли үзенең социаль челтәрләрендә тамашачылары белән элемтәгә чыкты. Аннан: «Әлеге җырны кайчан чыгарасыз?» – дип сораганнар. Ул исә, җавабын бераз тулыландырып: «Әлеге җырны да, аны кем башкарганын да белми идем», - дип язган.

«Планнар буенча 15 сентябрьдә чыгарга тиеш иде. Ләкин миңа язылган усал комментарийларны күрсәткәч, барлык аңлашылмаучанлыкларны хәл иткәнче, аны мәйданчыкларга чыгару бераз тоткарланыр, дип уйлыйм. Ә бәлки, иртәрәк тә чыгар. Оятыма, мин әлеге җырны да, аның беренче башкаручысын да белми идем. Аны студиядә яздырганда гына өйрәндем», – дип җавап кайтарган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар