«1 млн сум әзерлә»: Гөлнара Тимерҗанова җырын яңарткан җырчыларга суд белән яный
Татарстанның атказанган артисты, җырчы Гөлнара Тимерҗанова үзенең «Мәхәббәт ялкыны» җырын үзгәртеп яздырган җырчыларга дәгъва белдерә. Ул бу турыда «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

Вилли (Вилдан Шәмсетдинов) һәм Рузилә Бәдретдинова Гөлнара Тимерҗанованың «Мәхәббәт ялкыны» җырын үзгәртеп яздырган. Җырчылар социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләрендә яңартылган җыр белән кыска видеолар да урнаштырды.
Җыр күп кенә тыңлаучыларга ошаган. Комментарийларда дуэтны мактыйлар, тизрәк җырның чыгуын көтүләрен дә белдерәләр.
Шунда ук җырны беренче итеп тыңлаучыга җиткергән һәм таныткан башкаручысы Гөлнара Тимерҗанова да комментарий язып калдырды. Тик ул аларны бер дә мактамый, ә яшь җырчыларның рөхсәтсез җыр яздырулары турында яза.
«Сез миннән сорарга онытмадыгызмы? Судка претензия һәм иск әзер минем. Бу җырны мин исән чакта беркем дә җырлый алмый, бу – минем заказ буенча язылган җыр. Оятсызлык, алар, болай эшләп, тормышларында рәхәт күрмәячәк. Мин әлеге җырны җырлар өчен бер пот тоз ашадым, аны яшәттем. Болай эшләү – намуссызлык. Минем җырым фахишәләр турында түгел, чын мәхәббәт турында, ямьсез кыяфәт белән, «вульгарно» җырлап йөрергә юл куймам», – дип яза ул.
«Интертат» хәбәрчесе Гөлнара Тимерҗанова белән элемтәгә чыкты. Җырчы Рузилә Бәдретдинова белән Вилдан Шәмсетдиновны һәм тагын бер җырчыны судка бирергә әзерләнүе турында сөйләде.
«Миллион сум әзерлә. Судка искны бирәбез»
Вилли белән Рузилә Бәдретдинова сезнең «Мәхәббәт ялкыны» җырын яңартып чыгардылар. Бу – сезнең рөхсәттән башка эшләнгән, дип аңлыйбыз.
Алар – оятсыз кешеләр. Без аларны инде судка бирәбез. Мин аларга «алып атыгыз» дип кисәтү ясадым. Ул кыз бик оятсыз. «Мин сезгә яздым бит. Тыңлаудан җыелган акча белән бүлешәбез, дип», – ди. Яшьләр өйрәнгән гел акча турында гына уйларга. Намуслары да юк. Кая бара бу дөнья?! Гомердә дә, 50 яшемә җитеп, кешенекен рөхсәтсез җырламадым. «Шундый талантсыз мәллә соң син? Синең, кеше җырын җырлап, билгеле буласың киләме?» – дим. Дәшмәде. «Миллион сум әзерлә. Судка искны бирәбез», – дидем. Күрәм, алар алып атмыйлар...
«Күп көч куелган, тарихи җыр»
Бу бит – минем тавышым өчен язылган махсус җыр. Аны миңа исән чагында Данис Хәйруллин бирде. Ул – профессиональ композитор түгел, милициядә эшли иде. Кызганычка, яшь вакытында, 2002 елларда, ниндидер кешене кулга алганда, пуля тиеп, һәлак булды.
Җырның сүзләрен дә, көен дә ул үзе язды. Сүзләре ошамады. Бу җыр чынлап та халыкка ошасын, озын гомерле, матур, мәгънәле җыр булсын, диеп, мин Фәнис Яруллинга бардым һәм: «Фәнис абый, көй бар, сүзләрен яз әле», – дип сорадым. Ул шул ук минутта язып бирде.
Сез минем халәтне аңлыйсызмы? Минем сөйләшергә дә хәлем юк. Кичә шуның кадәр эмоциональ көн булды. Аларга язып та карадым, дәшеп тә карадым. Алар мине тыңламадылар. Тыңламагач, ярар, мин дә көрәшәм.
Видеосын карадым. Халык «ой, шундый матур инде» дип яза. Нинди матур булсын? Ул бит фахишә кебек киенгән. Шундый җырны андый кыяфәт белән ничек җырларга була? Бу бит – шуның кадәр күп көч куелган, тарихи җыр. Ул вакытта мин әле кияүгә генә чыккан, бөтенләй самими бала кебек идем. Фәнис абый бу җырны минем халәтемне, минем самимилегемне күреп язды.
Җырны язганнан соң, аранжировка ясатып, «Курай» радиосына бирдек. Ул җыр күтәрелеп китте. Аны бөтенесе сорый башлады. Шулай итеп, җыр халык күңелендә тиз генә үз урынын тапты. «Барс-Медиа»лар белән эшли башладык. Илдар Муллин клибын төшерде. «Барс-Медиа» белән 5 елга килешү төзи идек. Алар мине үз канатлары астына алдылар. Бу җырның хокуклары миндә дә, шул ук вакытта аларда да бар. Бу –«неисключительное право» белән эшләнелде. Шуңа күрә ул нәкъ минем башкаруда гына булырга тиеш. Мин моны барыбер исбат итәчәкмен. Аның документлары бар. Фәнис абый үзе вафат. Аның тормыш иптәше йөрмәсә, доверенность буенча, аның туганы Савия йөри. Бөтен дәлилләр дә бар.
Лилия Хәмитованың да җырын җырлап чыгардылар. «Ярар, җырласыннар инде», – дип әйтте. Чөнки ул концертлар биреп йөрми. Мин бит әле концертлар куеп йөрим. Мин – укыган җырчы. 9 ел гомеремне вокалга гына багышладым. Хәзер мин ничә ел инде сәхнәдә эшләп киләм. Ниндидер блогерлар алып, җырымны җырлап йөрүләренә мин юл куярга тиешме? Юк. Бу беркайчан да булмас. Шушы яшемә җитеп, бер кешенең дә җырын алганым юк. 2003 елда микән, Фәридә Тимербаевадан бер җырын сорап карадым. Ул: «Юк. Мин аны үзем җырлыйм. Бирмим мин сиңа», – диде. Мин бит аңа карап, оятсыз рәвештә, аның җырын җырлап йөрмәдем. Шуңа күрә тәрбия кирәк. Тәртипле булырга кирәк. Алаһы Тәгаләнең ризалыгын алыр өчен, кешенекенә керергә ярамый.
«Яңалык түгел бу, ә плагиат»
Рузилә Бәдретдинованың, җыр сорап, сезнең белән элемтәгә чыкканы булдымы?
Ул миңа кыш көне язды. Ватсапка шундый текст килде: «Мин – Рузилә исемле яшь җырчы. Сезнең «Мәхәббәт ялкыны» дигән җырыгызны җырларга буламы?» – дигән. Шулай төрле чараларда җырымны җырларга рөхсәт сорап язучылар күп. Минусовкаларны сорыйлар. Мин шундыйларга бирәм. Рузилә дә шулай язган иде. Халыкка чыгарырга җыенуы турында әйтмәде. «Җырла. Төрле чараларда җырлыйсыңмы?» – дип сорадым. «Ярар, рәхмәт», – диде дә шуннан соң югалды ул.
Быел яз көне тагын язды: «Гөлнара апа, хокук буенча сөйләшик әле», – дип. «Ә сиңа нигә хокук кирәк? Син аны кайда җырларга уйлыйсың соң?» – дип сорадым. «Публично» җырларга уйлыйм. Клип төшерәбез», – ди. «Бу очракта мин сиңа «юк» дип әйтәм», – дидем. Шуннан соң «әйдәгез, әйдәгез инде» дип, и яза, и яза бу миңа. Бәясе турында сөйләшик, дип әйтми ул. Шуңа ишарәләгән кебек фразалар әйтә. Мин акчага сатыла торган кеше түгел. Мин үлгәч, җырларымны теләсә кем алып җырлый ала. Исән вакытта, минем җырны беркем дә рөхсәтсез җырлый алмый.
Уфада «Өйдә буран булмасын»ны берәү җырлап маташты. Бер генә шалтыратып әйттем. Шунда ук алып аттылар. Ә монда нәрсә?!
Ә Вилли сезнең белән элемтәгә чыкмадымы?
Юк, мин иң беренче аңа яздым. Ул миңа җавап бирми. Бу – зур ялгышлык. Алар бу җырны минем белән җырлаган очракта гына, без ниндидер яңалык кертер идек. Яңалык түгел бу, ә плагиат.
Бу эш белән алга таба барырга җыенасыз хәзер...
Әйе. Адвокат төне буе язып чыкты... Минем белән мондый очрак булыр, дип уйламаган идем. Рөхсәт бирмәгәч, оятсыз рәвештә, алай эшләргә ярамый бит инде. Хәния Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиеваларның күп кенә матур җырлары булды. Тизрәк танылу өчен, аларның җырларын сәхнәдә җырлап йөрмәдек. Чөнки бу – оятсызлык.
Әле Алсу Абульханова буенча да суд булачак…
«Дошманнар булмадык»
Моны да аңлатсагыз…
Алсу Абульхановага бер начарлыгым да тимәде. «Ир бүлешәләрдер, бәлки», – дигән комментарийлар бик күп булды. Бернәрсә дә бүлешмибез.
Без аның белән бер укытучыда укыган идек. Ул 2 ел әзерлек курсларында укып йөрде. Мин 2 нче курста укый идем.
Аралаша идек. Дуслар булып йөрмәдек, әмма дошманнар да булмадык.
Алсу Абульханова халык алдында «Гөлнара Тимерҗанованың җырлавы ошамый», диде. Ул минем репутациямне бозарга маташты. Ләкин үзенең «кара пиары» белән минем рейтингны күтәрде генә. Рәхмәт аңа. Ул чакта мине шуның кадәр күтәреп алдылар. Аның халык артисты исемен алып йөргән вакыты иде. Шуңа күрә мин: «Әйдә, нервысына тимик. Моның вакыты үтми», – дип,адвокатымны туктаттым. Претензиядә: «Халык артисты» исеме алып йөргәнегезгә генә язмадык, сезне жәлләдек», – дип язачакбыз. Гафу үтенүен сорыйбыз. Гафу үтенмәсә, аның статьясы бар.
Тоталар да минем турында: ««Хәтерегездәме? «Өйдә буран булмасын», «Мәхәббәт ялкыны»н җырлый иде. Аның 50 яшьлек юбилее булды», – дип сөйләп утыралар. Нишләп «хәтерегездәме» дип әйтергә тиеш соң алар? Мин бит үлмәгән. Мин бит эшләп торам. Үтәкүренмәле түгел бит. «Ә сез кая югалдыгыз?» – диючеләргә дә шаккатам мин. Интернет тулы җырларым, аена 50 мең тыңлау җыеп барам «площадка»ларда. «Телевизор карыйсызмы?» – «Карамыйбыз». – «Аны да карамагач, сез мине кайдан күрергә тиеш соң», – дим. Соңгы вакытта шундый хәлләр. Димәк, миңа ябышырлык булгач, минем нәрсәмдер бар.
***
Гөлнара Тимерҗанова белән сөйләшкәннән соң, Вилли һәм Рузилә Бәдретдинова белән дә элемтәгә чыгып карадык. Беренче шалтыратканда, җырчылар икесе дә телефоннарын алмады. Икенче шалтыратканда – Вильдан сүндереп куйды, ә Рузилә Бәдретдинованың телефоны бөтенләй «недоступен» иде инде. «Интертат» икенче якның фикерен дә ишетергә, җиткерергә әзер.