Җырчы Вилли Малахов тапшыруына барган: «Анда татарларны бик яраталар икән»
Соңгы арада Вилдан Шәмсетдинов башкаруындагы «Четыре татарина» җыры интернетта бик күп тыңлаулар җыйган иде. Әлеге җыры белән Вилли (Вилданның сәхнә тәхәллүсе) Андрей Малахов алып бара торган «Песни от всей души» тапшыруы мөхәррирләренең дә игътибарын җәлеп иткән.
Җырчы тапшыруның кунагы булып кайткан. Тапшыруның Вилли катнашындагы чыгарылышы бу көннәрдә эфирга чыкты. Бу хакта «Интертат» җырчының үзеннән сорашты.
Фото: © Виллиның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
«Минем әлеге җырым татарлар һәм руслар арасында гына түгел, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан якларында да киң яңгыраш тапты. Әлбәттә, аны ротациягә бирү мөмкинлеге булмады. Чөнки Мәскәүдәге бәяләр бездәге кебек кенә түгел, анда ротация өчен унышар миллион акча түләргә кирәк.
Җырның популярлашуына интернет ярдәмгә килде. Тапшыруның баш мөхәррирләре дә миңа эфирда шушы җырны җырларга тәкъдим итте. Чакыру алуга, барлык шартларын да белештек тә, катнашырга булдым. Тапшыруны 30 октябрь көнне төшергәннәр иде, ул инде эфирга да чыкты», – ди ул.
Вилли сүзләренчә, ул тапшырудан уңай хис-кичерешләр белән кайткан.
«Төрле төбәкләрдән килгән кызыклы кешеләр белән танышу, аралашу мөмкинлеге чыкты. Алар арасында Белоруссия, Кавказдан килгән катнашучылар бар иде. Иң мөһиме – барысы да җыр-моңга гашыйк кешеләр. Ниндидер юбилейга барып, бер табын артында утырган сыман бик җылы мохит булды. Анда татарларны бик яраталар икән. Татарстан, Башкортстан дигәч, куанып, үзләре белгән кадәр татарча сөйләшергә тырышучылар да булды.
Тапшыру барышында Андрей Малаховның үзе белән дә аралашып тордык. Бик үзенчәлекле, әмма гади генә кеше икән үзе. Күренеп тора, эше бик тыгыз», –ди Вилли.
Дөрес, иң ахырдан җырлау сәбәпле, тапшыруга Вилданның бөтен чыгышы да кереп бетмәгән. Мәсәлән, аның җыр тарихын сөйләгән һәм алып баручы белән кунакларга күчтәнәчләр тапшырган мизгелләрен төшереп калдырганнар.
«Казаннан чәйләр, кайнар бәлешләргә кадәр алып барган идек. Аларны биргән кадрлар эфирга кермәгән. Шулай ук җырның тарихын да сөйләп үткән идем.
«Четыре татарина» – 1970 елларда бик популяр булган легендар җыр. Аны Казанда яшәүче әрмән җырчысы Агас башкара. Без аның белән дустанә мөнәсәбәтләрдә, аралашып торабыз. Без аннан рөхсәт һәм тулы хокукларны алып, җырның сүзләрен үзгәртеп яздырдык. Чөнки оригиналында сүгенү сүзләре дә бар. Безнең вариантта ул милләтләр дуслыгы турындагы, балалар да тыңларлык, актуаль җыр. Аңа кайтавазлар да күп килде», – ди ул.
Фото: © Виллиның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Тапшыру барышында тагын бер кызыклы мизгел булган – Вилданның бер төркем авылдашлары тапшыру кунакларына видео аша сәлам юллаганнар. Алар Андрей Малаховка якташларын кунакка чакырганы өчен рәхмәт әйтәләр, Вилданга исә сынатмаска, яхшы чыгыш ясарга кушалар.
«Авылдашларыгыз безгә сәлам юллап, видео төшереп җибәрә алмаслармы?» - дип, мөхәррирләр тәкъдим иткән иде. Мәдәният йортында эшләүчеләр, авыл җирлеге башлыгы тырышлыгы белән, халык җыелып, кыска вакыт эчендә матур видео төшереп җибәргәннәр.
Мин Башкортстанның Көергәзе районындагы Яңа Мораптал авылында туып-үстем. Безнең авыл бик үзенчәлекле. Халыкның яртысы – татарлар, яртысы – башкортлар. Шуңа без үзебез татар теле һәм әдәбиятын да укып үстек.
Тапшыруда: «Каян җыелып беткәннәр? Бездә моның кадәр халык яшәми бугай», – дип шаяртып кына әйттем. Әлхәмдүлилләһ, авылыбыз бетеп барган авыллар исемлегендә түгел. Колхозы гөрләп эшләп тора, ул үсештә. Оренбург-Уфа трассасында урнашканга икътисады да әйбәт.
Минем әти-әнием дә шунда гомер кичерә. Кызганыч, Казаннан ерак булганга, авылга еш кайтып йөреп булмый. Концертлар белән шул якларда булганда кайтабыз инде. Җәй айларында берничә тапкыр кайтып килергә тырышабыз», – дип сөйләде Вилли.
Фото: © Тапшыруның видеосыннан скриншот