Вьетнамда яшәүче Юлия: «Кибеттә нәрсә генә очратмыйсың. Суалчаны да, бакасы да бар»
Берничә ай элек гаилә белән йөри торган чәчтарашыбыз башка эшләмәячәген әйтеп аптырашта калдырды. Җәйне берәр җирдә уздырырга ниятләгәндер, тиздән әйләнеп кайтыр, дип өметләнгән идек тә. Ә ул гаиләсе белән Вьетнамга ук китеп барган икән. Көньяк-Көнчыгыш Азия илендәге үзенчәлекләр һәм андагы тормыш турында Юлия Мещанова «Интертат»ка да сөйләде.
«Вьетнамлылар өчен бездәге +21, +22 градус – кыш»
Юлияның Вьетнамга бару хыялы электән була. Иптәш кызы белән бу якларга сәяхәт тә планлаштыралар. Ләкин, көтмәгәндә-уйламаганда, аңа Вьетнамда сәяхәт итү генә түгел, яшәп карау мөмкинлеге дә килеп чыга.
Җәй башында Юлияның тормыш иптәшенә Хайфон шәһәрендә эш тәкъдим итәләр. Ул бераздан хатыны белән балаларын да үзе янына чакыра. «Сезгә ошаса, калырбыз, ошамаса, кире кайтырбыз», – ди ире. Чөнки әлеге илнең климаты озаклап яшәү өчен уңайлы түгел, монда озакка калу өчен акклиматизация узарга кирәк.
Беренче 3 айда без эссе климаттан интектек. «Интектек» сүзен чын мәгънәсендә, һич арттырусыз әйтәм. Диңгез буенда яшәве читтән караганда бик рәхәт кебек тоелса да, бу алай түгел. Баштарак организмыбыз андый дымлы, эссе һава торышына ияләшә алмады, гел йоклый идек. Вьетнамның климаты – эссе җәй көнендә парникка кереп утырган кебек. Яки үзегезне көне буе төрек мунчасы – хамамда юынам дип күз алдына китерегез.
Күптән түгел генә «салкын» көннәр булуын да күрдек. Һава температурасы +25, +27 градуска төште (көлә). Урамдагы бассейнның суы салкынайды. Ул көннәрдә бассейнда ялгызым коендым, барысы да миңа гаҗәпләнеп карап торды. Чөнки вьетнамлылар өчен бездәге +21, +22 градус – ул кыш инде. Алар туңалар һәм толстовкалар киеп куялар.
Вьетнамда йортлар да җылытылмый. Салкын булган очракта, фатирларда кондиционер кабызып куялар. Кешеләр зур, панорамалы тәрәзәле йортларда яши. Йортлар бер-берсенә бик тыгыз урнашкан, стенага икенче стена терәлеп диярлек тора. Стеналар да бик юка, кыш булмагач, алар яңгырдан саклану өчен генә, – ди Юля.
Әлбәттә, мондый климатның уңай яклары да бихисап, әлбәттә. Ел әйләнәсе җәй булу вьетнамлыларга 4 тапкыр уңыш җыеп алу мөмкинлеге бирә. Авыл хуҗалыгы – икътисадның әйдәп баручы тармагы.
Җир бик уңдырышлы, мамык кебек күпереп тора. Күпләп кукуруз, дөге, тропик җиләк-җимешләр, чикләвек, чәй, каһвә, төрле яшелчәләр үстерәләр. Бөтен җир чәчәкләр һәм яшеллеккә чумган. Күпләрнең балконнарында да яшелчәләр утыртылган кечкенә генә бакчалар булуын күрергә мөмкин.
Бакча-кырларда эшләүчеләр дә, шәһәр халкы да эсседән йөзләренә битлек, башларына киң кырыйлы эшләпәләр, озын җиле кофталар киеп саклана. Монда яшәүчеләр кояш нурларыннан качарга тырыша, чөнки кызынган тән ямьсез санала. Шуңа да вьетнамлылар кояш яратмый. Хәтта, эчендә вентиляры булган кабартылган куртка киеп эшләүчеләр дә очрый, – ди Юлия.
«Алар Вьетнам белән Россияне тугандаш илләр дип саный»
Юлия сүзләренчә, вьетнамлылар – бик эшчән, гади, дус халык. Бөтен кушкан эшне дә җиренә җиткереп эшлиләр. Ләкин нәкъ менә шул кушылган эшне генә, артыгын түгел.
Алар бик тә патриот. Үз илләре – вьетнамлылар өчен беренче номерлы ил.
Бөтен җирдә патриотик язулар эленеп тора. СССР вакытында бездә дә патриотик тәрбия шул рәвешле бара иде. «Без шуны-шуны җитештерә башладык», «Без шундый ярышларда җиңү яуладык» һәм башка төрле плакатлар эленеп тора. Элек яңалыкларны укуы, каравы да рәхәт иде. Мин әле дә бабайның һәр көнне кичке сәгать 8дә яңалыклар кабызып куюын, һәм безнең гаилә белән яңалыклар каравыбызны искә төшерәм. Позитив хәбәрләргә чын күңелдән сөенеп, үзебезне шушы көчле, зур илнең бер өлеше итеп хис итә идек. Мондый патриотик ысуллар аша, кешенең башына, теләсә-теләмәсә дә, якты киләчәккә өмет кереп урнаша. Ул үзеннән-үзе шушы якты киләчәккә таба бара, хәрәкәт итә башлый. Бу психология ягыннан караганда да шулай. Ә менә үтереш, талаш кебек тискәре мәгълүмат күбрәк булган саен, кешеләрдә деградация башлана, алар тирә-юньне кара төсмерләрдә генә күрәләр. Шуңа да Вьетнамда «без булдырабыз» дигән әйбергә басым бик нык ясала, – дип сөйли Юлия.
Вьетнамлылар россиялеләрне бик ярата, безнең ил кешеләренә мөнәсәбәт шундый яхшы икән.
– Монда яшәүчеләр Вьетнам белән Россияне тугандаш илләр дип саный. Бу дуслык әле Вьетнам сугышы чорында ук башланган. Ул вакытта СССР Вьетнамга актив ярдәм иткән. Безгә хәтта совет галимнәре, инженерлары төзегән күпергә хәтле күрсәткәннәр иде. Су эчендә утыручы ил буларак, Вьетнам өчен күперләр бик актуаль.
Безнең Президентны хөрмәт итәләр, аның турында яратып сөйлиләр. Өлкән буын кешеләре арасында Россиядә белем алган кешеләр еш очрый. Алар ул вакытларны рәхәт итеп искә ала, рус телендә ностальгия белән сөйләшә, – ди Юлия.
Ә болай рус һәм инглиз телендә сөйләшүчеләр бик аз. «Гугл»га рәхмәт инде, җирле халык белән телефондагы тәрҗемәче аша аралашабыз. Ишарәләр белән аңлашкан вакытлар да була. Аларның теле минем өчен бик тә катлаулы. Мәсәлән, алардагы «о» хәрефенең генә дә 6 тональлеге бар. Шуңа да безгә алар иҗекләп сөйләшкән кебек тоела. Музыкаль тоемлау сәләте булган кешеләргә, миңа калса, вьетнам теле җиңелрәк биреләдер. Сүз уңаеннан, биредә барысы да караоке җырларга ярата. Ә җырлары, кай ягы беләндер, безнең элекке татар көйләренә охшаш, – ди ул.
«Кибет киштәләрендә нәрсә генә очратмыйсың»
Вьетнамлылар турында «таракан, елан, кәлтә, бака ише әйберләр белән туеналар» дигән фикер яши.
Чыннан да, кибет киштәләрендә нәрсә генә очратмыйсың. Суалчаны да, бакасы да, еланы да бар. Шулай ук үгез, дуңгызларның җенси органнарын яратып алалар. Ул ир-атларга көч өсти дигән ышану бар. Ә менә эт-песи ите ашау дигән нәрсәдән халык читләшкән диярлек. Һәр йортта диярлек 2-3 кечкенә эт яши, ләкин аларны йорт хайваны буларак асрыйлар. Элекке француз колониясе буларак, Вьетнамда багет, круассаннар һәм бака ботлары ашау бик популяр, – ди Юля.
Вьетнамдагы ипи, торт кебек ризыкларны аның гаиләсе бөтенләй ашый алмый икән. Тәмсез, мамык чәйнәп утырган кебек, ди. Бездәге кебек ипине рус кибетендә генә алып була, ләкин ул кыйммәт.
Юлияның гаиләсе рус телендә сөйләшә торган бер вьетнам гаиләсе белән дуслашып, якынаеп киткән. Ул аларны татарның милли ризыгы – кыстыбый пешереп тә сыйлаган.
Барысына да бик ошады, миңа хәтта, татар халык ризыклары пешереп сата торган кафе ачарга тәкъдим иттеләр. Монда гаилә кафелары бик күп, һәм халыкның кафеда ашавы – гадәти күренеш. Мәсәлән, безнең ишле гаиләгә өйдә пешереп ашаганга караганда кафеда ашау очсызгарак төшә. Ләкин без өйдә пешкән ризыкка ияләшкән шул инде. Миңа да күп вакытымны аш бүлмәсендә уздырырга, балалар яратып ашый торган токмач ашы, белен, кыстыбый пешерергә туры килә. Бер кибеттә дә уклау таба алмадым, камырны буш шешә белән җәям.
Монда тозлы балык юк. Скумбрияне үзем тозлыйм. Окрошка ясар өчен квасны рус кибетеннән сатып алабыз, казылык урынына ысланган тавык түше кулланабыз. Монда ит тә икенче төрле һәм бик кыйммәт. Сыер яки тавык итенең килограммы 1000-1500 сум тора. Тавыкларны ГМОсыз гына үрчетәләр, алар безнең авыл тавыклары кебек сап-сары, майлы һәм озак пешә.
«Россиядәге белем бирү системасы – иң яхшысы дигән фикергә килдек»
Юлияның гаиләсе сәнәгать шәһәре –Хайфонда яши. Фатирны аларга иренең эшеннән биргәннәр. Ә болай фатирларны теләсә нинди бәягә, җаның теләгәнен арендаларга була икән. «1 бүлмәле фатир кайбер районнарда 30-35 мең, бай районнарда 65 мең тирәсе тора. Очсызрак вариантлар да табарга була, әлбәттә. Аларны, бездәге кебек, риэлторлар аша эзлиләр», – ди әңгәмәдәшем.
Юлияның ире бер оешмада инженер булып эшли, йорт, балалар белән шөгыльләнә. Аларның мәктәптә укучы 2 балалары да бар әле. Читкә чыгып китәр алдыннан балаларны укыту мәсьәләсен ничек хәл иткәннәр соң?
Балаларыбыз Новосибирск шәһәре гимназиясендә онлайн белем алалар. Монда килү белән без халыкара мәктәпләргә бардык. Аларда укыту рус телендә алып барылса да, берничә мөһим фән укытылмаганга игътибар иттем. Ирем белән уйлашканнан соң, Россиядәге белем бирү системасы – иң яхшысы, дигән фикергә килдек. Россия буйлап сәяхәт иткәндә безгә Себердәге мәгариф системасы бик ошаган иде. Үз вакытында Себердән бик тә көчле фән эшлеклеләре чыккан.
Балаларыбыз ярты көн буе укыйлар, мин дә аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышам.
Биредә барлык урта мәктәпләрдә дә уку түләүле. Ә югары белемне, бездән аермалы буларак, студентлар 4 ел эчендә алып чыгалар.
Медицина ярдәме турында сөйли алмыйм, әлегәчә кирәге чыкканы булмады. Стоматологка гына мөрәҗәгать иттек. Аларның хезмәте кыйммәт булмады, сыйфатын әле күзәтәбез. Ә болай сәламәтлеккә килгәндә, табиблар белән танышырга язмасын инде. Аллаһы Тәгалә сәламәтлекне бирсен, дип яшәү, – ди ул.
«Дини ышанулар бик көчле һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлтелгән»
Юлия һәм аның гаиләсе көн саен илнең искиткеч кызыклы менталитеты, мәдәнияте, диннәре белән таныша. Аның сүзләренчә, Көньяк-көнчыгышның фәлсәфәсен, диннәрен тулысынча аңлап бетерү өчен анда туарга кирәк.
Вьетнам, Россия кебек үк, күпмилләтле ил, шуңа күрә аның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм диннәре төрле. Миңа мондагы халыкның Аллаһы Тәгалә турындагы фәлсәфәсе ошый. Буддизм – Вьетнамдагы дини агымнар арасында иң популяры. Монда Буддага һәм башка Аллаларга табыналар, аларның сыннары кая гына куелмаган. Ләкин бу илдә, ата-бабаларыбызга табыну кебек, тагын да борынгырак ышанулар да бар әле, – дип сөйләде Юлия.
Вьетнамлылар өлкән буын кешеләренә, шул исәптән бу дөньядан киткәннәренә дә, тирән ихтирам белән карый. Һәр йортта алтарьлар бар. Анда аларның үлгән әти-әниләре һәм башка туганнарының фотографияләре тезеп куела. Ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым дога кылалар. Алар уйлавынча, мәңгелеккә киткән якыннарыбыз безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора. 2 ай саен, барлык туганнар җыелып, алтарь янында дога укыйлар, ашыйлар.
Вьетнамда, гореф-гадәтләр буенча, зиратта таш урнаштырып, аның янына кешенең көлен куялар. Кабер янына тулы бакчалар утырталар. Зиратта яшелчәләр үстерәләр, аларны саталар һәм үзләре дә кулланалар. Үлгән туганнары аларга бу җирдән мул уңыш алырга ярдәм итә дип санала. Зиратның сулырак өлешләрендә күпләп дөге үстерәләр.
Монда дини ышанулар бик көчле һәм алар, нигездә, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Католик чиркәүләр һәм храмнар бик күп. Күпмедер халкы ислам динен тотса да, без яшәгән шәһәрдә мәчетләр очратмадым.
Дин көчле булгангадыр, монда гайбәт сөйләүчеләр, сине нәрсә өчен дә булса тәнкыйть итүчеләр дә юк. Кемдер урамда башына бигуди чорнап, пижамадан, ә икенчеләре кичке күлмәктән яки спорт киеменнән йөри. Бер кеше дә икенчесенә сәерсенеп карамый, – дип сөйли Юлия.
«Җитештерү алга киткән»
Вьетнамны бай ил дип тә, хәерче ил дип тә әйтеп булмый, – ди Юлия. – Монда урамда йокларга да була, таш түшәлгән юллар җып-җылы. Бездә генә ул кыш чыгар өчен җылы урын эзләргә кирәк. Мәсәлән, урамда калган кеше, безнең күзлектән караганда, хәерче санала. Ә менә Азия илләре өчен андыйлар мохтаҗ кешеләр түгел. Әйе, андый кешеләр яши торган районнарда чүп-чар күп, пычраклык. Ләкин алар, кыш булмагач, иртәгәсе көн өчен кайгырмыйлар. Аяк асларында – йомшак яшел үлән, агачларда кокослар, помело, лимон кебек җиләк-җимешләр үсеп утыра. Иртәгә нәрсә ашарбыз дип кайгырасылары юк. Диңгезгә дә 2 адым гына барасы – балыкның җаның теләгәне бар.
Соңгы елларда Вьетнамда җитештерү алга киткән. Икътисад фәннәре докторлары арту, икътисад алга китүе турында яңалыклардан гел сөйләп торалар. Натураль агачтан бик сыйфатлы җиһазлар, бизәнү әйберләре ясыйлар. Шулай ук чүлмәк ясау кәсебе алга киткән. Әлеге һөнәр белән шөгыльләнүче тулы авыллар бар.
Монда да, башка илләрдәге кебек үк, байлар да, хәерчеләр дә бар. Ләкин бу тигезсезлек артык күзгә ташланмый. Мәсәлән, мондагы юлларда барысы да мопедка атланып чаба. Байларның «Лексус»лары ишегалларында басып кала. Юлларда хәрәкәт көчле булгач, мопедта җилдерү уңайлырак.
«Иң матур йолдызлар –туган якта»
Әле киткәннәренә берничә ай гына булса да, Юлияның гаиләсе илнең күп кенә матур урыннарында булырга, ландшафты, тауларына сокланырга өлгергән.
Без Вьетнамның төньягында яшибез. Монда үзенчәлекле матурлык. Һәр ял саен кая да булса барырга тырышабыз. Сапа, Ниньбин, Ханой шәһәрләрендә, Кат-ба утравында булдык, Йен-ту һәм Һиндкытай ярымутравындагы иң биек тау – Фанзепанга күтәрелдек. Җирле халык белән таныштык. Турбазага балык тотарга да бардык. Монда яшәү – Азия культурасы белән танышу өчен яхшы мөмкинлек.
Яшьләрнең өлкән буынга карата мөнәсәбәте шаккатырлык. Өлкәннәр үзләре дә яшьләргә матур үрнәк күрсәтергә теләп, спорт белән шөгыльләнә, үз бизнесларын булдырып, олы яшьтә булуларына карамастан, сату итә, кечкенә оныкларын караша. Яшьләргә киңәш бирүчеләр дә алар. Бездә дә бит элек аксакаллар, абыстайларга мөрәҗәгать итү киң таралган булган. Гаиләдә проблемалар булганда да, киңәш сорап, авыл аксакалларына йөргәннәр. Кызганыч, безнең илдә бу кыйммәтләр югалып бара.
Бер вьетнамлы миңа: «Безгә америкалыларны җиңәргә нәселебезгә һәм гаиләбезгә ышану ярдәм итте», – диде. Америка – күпкә алга киткән ил, ә Вьетнам – Франциянең колониаль режимыннан соң хәлсезләнгән аграр ил булса да, гаилә кыйммәтләре аларга җиңү яуларга ярдәм иткән. (1955-1960 елларда Америка Вьетнамда сугыш алып бара, ләкин җиңелеп, илне ташлап китәргә мәҗбүр була).
Кая гына булса да, кешенең гаиләсе белән бергә булуы – мөһим фактор. Гомумән, соңгы вакытларда тормышта гаилә кыйммәтләре алга чыкты. Туган яктан читтә яшәгәндә, нәкъ менә әни кеше гаилә учагын саклаучы, балаларга гаилә кыйммәтләрен җиткерүче булып санала. Без дә биредә балалар белән кышкы салкыннарны, Башкортстан тауларыннан җыелган үләннәр исен, йолдызлы күгебезне, учак ягып шашлык пешерүләрне, Татарстандагы әбиебезнең тәмле бәлешләрен һәм чәк-чәкләрен сагынабыз. Шуны да әйтәсем килә: дөньяның оҗмах кебек урынында торсаң да, иң матур, йолдызлы күк – бары тик туган якта гына…» – дип, моңсу нотада тәмамлады ул сүзен.