Вьетнам базарыннан репортаж: 12 яшьлек сатучы, бәяләргә күзәтү, телефон аша сату
Төрле чикләүләр һәм санкцияләр аркасында әйбер бәяләре артты. Кием брендларының Россиядән китүе халыкны базарларга йөрүгә этәргәнме? Казандагы Вьетнам базарына барып, андагы ситуацияне карап кайттым.
«Вьетнам» сәүдә комплексы дүшәмбедән тыш көн саен, иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр эшли. Базар, дүшәмбе көненә туры килмәсә, бәйрәм көннәрендә дә эшли. Адресы: Журналистлар урамы, 100/3. «Вещевой рынок» тукталышы Вьетнам базары территориясенә керү урыны алдында гына.
Базар территориясендә өч сәүдә павильоны урнашкан. Сәүдә залы эчендә берничә керү урыны бар. Бу янгын куркынычсызлыгы ягыннан яхшы чара дип уйлыйм.
Өченче корпуста текстиль, пәрдә, карнизлар һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин. Барлыгы 8 мең квадрат метр мәйдандагы павильоннарда якынча 600 мини-кибет урнашкан. Биредә чәчтарашханә, ачкычлар ясау остаханәсе, кәрәзле телефоннарны ремонтлау пункты, кием ремонтлау ательесы һәм җәмәгать бәдрәфләре бар.
Вьетнам базары структурасында җәмәгать туклануы нокталары каралган. Хәләл ашханәсендә татар һәм көнчыгыш кухнясы ризыкларын — шулпа, солянка, рассольник, лагман, пылау, манты, пилмән һ.б. лардан авыз итәргә була. Люля-кебаб, тавык канатлары һәм сарык итеннән шашлык та тәкъдим итәләр.
Рәсми сайтында язылганча, сәүдә павильоннары янында 250 машинага түләүсез парковка бар. Биредә ял көннәрендә буш урын табу кыен була, шуңа күрә автомобильләрне еш кына комплекс коймасы артында калдыралар.
Базар эченә килеп керү белән кибетчеләрнең «носки, шортылар» дигән тавышлары ишетелде. Көндезге өчләрдә, эш көне ахырына якынлашканда сатучыларның хәлләре беткән булса кирәк. Кәефләре юк кебек иде. Берәүләре почмакка посып пәрәмәчләрен ашап утыра, икенчеләре биленә таянып халыкны күзәтә, ә өченчеләре миңа каш астыннан гына карый... Базарга барганчы, кешеләрнең бу сату ноктасы турында кайтавазларын да укыган идем. Берсе сатучыларның дорфалыгыннан зарланган. Чыннан да, күпсанлы тәкъдимнәренә игътибар итмичә китсәң, үпкәләп калалар. Бер сатып алучы апа сатучыга: «Моны киеп карарга ярыймы?» - дип сорап өлгермәде, кибетче: «Ул ике мең сум тора!» – диде.
Сатучыларның бөтенесенең дә хәлләре бер төрле түгел. Бер киштәдән «сату бара бүген, сату бара» дигән сүзләр ишетелсә, минем белән аралашканы зарланып алды.
Исемемне Али диегез, фамилиямне әйтмим. Товарларны Мәскәүдән алып кайтабыз. Бәяләр чынлап та артты. Мәсәлән, «Версачи» спорт киеме санкцияләргә кадәр 2500 торса, бүген 3200 сумга кадәр күтәрелде. Безнең өчен фаҗига инде бу. Баштарак та кеше әз йөри иде. Сатып алмасалар да, музейдагы шикелле каранып йөрүчеләр бар иде. Хәзер алар да юк. Товарларны таможня аркылы үткәрү дә 150 меңгә менде! Коточкыч бит бу, - дип әйтте дә үз эшен дәвам итте сатучы.
Мин аның каршы ягында аяк киеме сатып торучы ир-атка эндәштем:
Исәнмесез! Сату барамы?
Бара, әлбәттә.
Товарларны каян алып кайттыгыз?
Кытайдан. Бу базарда Кытай товарлары гына. Әйдә, менә моны киеп кара әле.
Мәскәүдән юкмы?
Мәскәү товарлар җитештерми бит ул. Кем сезгә Мәскәүнеке ди, шул сезне алдый дигән сүз. Ә минем бу гөнаһка барасым килми. Киеп карыйсызмы кроссовкины?
Базарда киенүнең иң ошамаган ягы – кибетчеләрнең әйбер сатып алырга кыстаулары. «Юк, рәхмәт» сүзен ишетүгә, үпкәлиләр төсле тоела үзләре.
Як-ягыма каранып барганда, ике яшь парны очраттым. Үзләре бик тә пөхтә һәм матур киенгәннәр иде. Стильне аңлаган кеше базарда да әйбәт киенә ала инде ул. Аларның кәефләрен сорашып алдым.
Акча туздырырга килгәч, кәеф ничек шәп булмасын, - дип, елмайды егет. - Базар безнең өебезгә якын булганга күрә, монда еш йөрибез. Башка базарларга караганда бәяләр очсызрак тоела. Кием-салым да күбрәк. Монда баштан аякка кадәр киенергә була. Бигрәк тә очсыз бәядән носки, майка алабыз. Танышларыбызга да монда килергә тәкъдим иттек. Киемнәрнең бәяләре һәрвакыт төрле. Билгеле бер бәясе юк. Сатучы белән килешә алсаң, бәяне берникадәр төшерү мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, «Мега» сәүдә комплексында алай төшертә алмыйсың.
Берзаман бер малайның җырлаган тавышы ишетелә башлады. Ул олы гына урындыкка утырып, шортылар, чалбарлар сата иде.
Монда сатучы бармы? – дип сорадым аннан.
Мин сатам.
Олылардан кемнәр бар?
Мин үзем генә.
Сиңа ничә яшь соң?
Унике. Чалбарлар 1300, 2000, 3000 сумнан...
Ничә яшьтән сату эше белән шөгыльләнә башладың?
Чалбарлар 1300, 2000, 3000 сумнан... – дип, мине аңламаганга сабышып, сүзләрен яңадан кабатлады ул.
Миңа табигатькә алып чыгып була торган урындыклар кирәк иде. Аны, гадәттә, балыкчылар куллана. Эзләнә торгач, мин ул бүлекне таптым.
Исәнмесез, сездә җыела, терәлеп утырып була торган урындыклар бармы? – дип сорадым сатучыдан.
Безнең ачылуга бүген бер атна. Товарларны алып кайтып өлгерә алмыйбыз. Складта бар ул, кирәк булса, телефон номерлары белән алмашыйк. Мин сезгә соңрак фотографиягә төшереп җибәрәм. Бәяләрен аска теркәп куярмын.
Әйдәгез. Сату эше барамы? Кеше йөриме?
Сезон ачыла башлагач, халык, ниһаять, селкенә башлады. Аны килеп сорыйлар, моны... Әйе, зарланмыйбыз, алалар. Бөтенесенә өлгереп тә булмый. Шулай телефон белән генә килешәбез. Мин сезгә язармын.
Сатучы хатын бик тә мөлаем иде. Соңрак ул миңа ватсап аша урындыкларның төрлеләрен җибәрде. Бер терәлеп утыра торган урындыкның бәясе 2600 сумнан башлана. Иң кыйммәте – биш меңгә якын.
Сәүдә үзәгеннән чыкканнан соң, улы белән чәчәк орлыклары сатып утырган апаны күрдем. Аның көләч йөзле булуы кәефне күтәреп җибәрде. Без аның белән бәяләр, базарлар турында сөйләшеп алдык.
Беркөнне «Bigzur» базарына бардым. «Вьетнам»га караганда бәяләр кыйммәтрәк тоелды. Бездә 1300 сумлык чалбарлар бар, ә анда 1600дан арзанракны тапмыйсың. Күлмәкләр дә бездә шул тирә, ә анда – 1800. Мондый җиңел булмаган дөньяда һәр тиен кадерле. Чагыштырып, экономияләп йөрисең, – диде ул.
Чәчәк орлыклары алалармы?
Сезоны җитте бит. Әле генә бер апаң күп кенә орлыклар алып китте. Зарланмыйм, Аллага шөкер.
Гомумән алганда, «Вьетнам» базарына килергә тәкъдим итәр идем. Биредә күпләп һәм берәмләп кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы һәм хуҗалык кирәк-яраклары сатып алырга мөмкин. Бәяләр түбән булуга карамастан, монда кайвакыт 15-20 %ка кадәр, ә узган сезон товарларына 60-70 % ташлама да ясыйлар.
Вьетнам базарындагы кайбер бәяләр
Худи – 2500 сум
Бюстгальтер – 250- 350 сумнан
Жилет – 3200 сум
Кроссовки – 800-1500 сум
Чалбар – 1300 дән
Балалар шапкасы – 500 сум
Толстовка белән чалбар комлпекты – 2800 сум
Туника – 350 сум
Бияләй – 150 сум
Ковриклар – 1400 сум
Телефоннар чехоллары – 350 сум
Покрывал – 1000 сумнан
Пальто – 4000 сум
Куртка – 5000 сум