«Ветеринариягә укуның дәрәҗәсе төшәчәк»: аграр вузлар берләшүгә белгечләр ничек карый?
Казанда аграр тармак эшчеләрен әзерли торган өч югары белем бирү уку йорты берләшә. Бу эш 1 апрельгә тәмамланырга тиеш. «Интертат» журналисты Юлай Низаев, бу берләшүнең нәтиҗәләре нәрсәгә китерер, дигән сорау белән белгечләргә мөрәҗәгать итте.
![«Ветеринариягә укуның дәрәҗәсе төшәчәк»: аграр вузлар берләшүгә белгечләр ничек карый?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2025/2/7/62f51ae2fa50db46abda8fb1347426ff.jpg)
Казан дәүләт аграр университетын һәм Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен берләштерү турында интернет киңлекләрендә 2010 еллардан сүз йөргән иде. Әмма ул чагында бу 2 вузны берләштермәделәр.
Берләшү турында сүз кабат былтыр җәй куерды. Бу юлы инде сүз белән генә калмадылар. Быел, оештыручы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карары белән, аларга өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе – Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты кушылачак. Авыл хуҗалыгы эшчәннәрен әзерләүче, югары белем бирүгә йөз тоткан уку йорты – «Казан дәүләт аграр университеты» дигән исем белән генә калачак. Чыннан да, бер уйлаганда, «аграр» сүзен күзаллаганда – гомумән, авыл хуҗалыгы өлкәсен дә әйтәбез сымак. Шулай да, бәлки, «ветеринария» сүзен дә калдыру дөрес булмас идеме икән? Ни дисәк тә, заманында ветеринария академиясен дә, аграр университетын да юкка булдырмаганнардыр! Мәсәлән: Казан дәүләт аграр һәм ветеринария университеты, я булмаса – академиясе итеп.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елдагы 735нче боерыгы нигезендә югары белем бирү йортларын реорганизацияләү 10 этаптан тора икән. Ул этапларда, әлбәттә, күпчелеге – документациягә бәйле эшләр. Ветеринария академиясе һәм агробизнес кадрларын хәзерләү институты – университет институтлары булып калачагы билгеле. Бу инде, мәсәлән, Казан федераль университетындагы әллә ничә институт кебек ситуация. Анда да 2011 елда төрле уку йортлары, шул исәптән педагогия университеты кушылган иде.
Билгеләп үтәргә кирәк, кушылу стадиясендә булган белем йортларының корпуслары шактый күп, һәм алар башкаланың төрле почмакларындарак. Лаборатория, матди-техник базалар ныгыячактыр да, тик аудиторияләрдә үзгәреш була калып, кафедралар кушыла башласамы – чын-чыннан «чехарда» булмасмы соң, дигән фикер туа... Доцентлар, мөгаллимнәр, «параларга» өлгерергә тырышып, шәһәрне иңләп-буйлап йөгергәли башласалармы?! Һәрхәлдә, тулай тораклар һәр институт компетенциясендә калса, студентларга да җайлы булырдыр ул. Рәсми мәгълүматтан, әлеге уку йортларындагы презентациядән күренгәнчә, иң күп студентлар саны – аграр университетында – 5 273, ветеринария академиясендә – 2 309, агробизнес кадрларын әзерләү уку йортында – нибары 49...
Башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән студентлар буенча лидерлыкта – ветеринария академиясе.
Ә исә бюджеттан алынган иң күп финанслауга килгәндә, коллективтагы халык саны буенча да – аграр университеты алдынгылыкта. Аграр университетта «ветеринария» белгечлеге юк.
Киң билгеле бер кинофильмда әйтелгәнчә, «поживем, увидим» инде, диясе кала. Ә хәзер бу хәл-вакыйгаларга ныграк тасвирлау өчен, сүзне спикерларыбызга бирик. Аларның карашы нинди булыр?
Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры (1999-2003), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, профессор һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрь һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамалетдин улы Корбанов (Рифат Җамал):
![](https://intertat.tatar/images/uploads/5b97cc3eb0551a3d061f445ed754068a.jpg)
Фото: «Татар-информ» архивы
– Хәзер инде карар кабул ителгән һәм чигенеш юлы юк. Мин, заманында Казан ветеринария академиясе җитәкчесе буларак, моңа уңай фикердә түгел. Бу – 150 еллык тарихы булган югары белем бирү йорты. Ул – Россиянең иң өлкән ветеринария вузы. Мәскәү дәүләт ветеринария академиясе 1919 елда Казан ветеринария профессорларын чакырып булдырылган. Ул чорда ветеринария Кызыл Армия өчен дә бик нык кирәкле булган, атлы армияләр вакыты. Бөтен генералитет моннан чыккан.
Ул, СССРның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге югары уку йортлары арасында беренче булып, Ленин ордены белән бүләкләнде. Хәтта Ленин укыган Казан университеты да бу бүләкне бездән соң алды. Үз вакытында Казанның ветеринария институты даны бөтен Советлар Союзына яңгырап торды.
Ветеринария үзенең актуальлеген югалтмады. Ветеринарлар авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә, шәһәрләрдәге күпсанлы ветеринария клиникалары өчен дә кирәк.
Без тулай торакта 14 малай тордык. Һәм хәтерлим: 7 төрле милләт вәкиле идек. Көнбатыш Украинадан, Грузия, Үзбәкстан, Сахалиннан килеп белем алучылар бар иде. «Ни өчен шундый ерактан монда килеп укырга булдың?» – дип, үзбәк егетеннән сораганым булды. «Казан ветеринар институты дипломын күрсәтсәң, районның баш ветврачы итеп куялар», – җавап бирде... Чыннан да, академиянең авторитеты зур иде!
Аграр университетлар барлык өлкәләрдә дә бар. Хәзер, әлбәттә, вак-төяк факультетларны оештырдылар инде. Мин ректор булган вакытта – 2001 елда да – ветеринария академиясен һәм аграр университетны берләштермәкче булдылар. Мин ул чакта бер 4-5 бик тә авторитетлы профессорларны Мәскәүгә алып бардым. Мәгариф департаменты җитәкчесе Юрий Федорович Лачугага кереп, академиянең ветеринария өчен зур роль уйнавын исбатладык, һәм берләштерү фикереннән кире кайтканнар иде.
Әлбәттә, берләштерү турында карар кабул ителгән, һәм минем фикер монда роль уйнамый. Ләкин бу эшкә каршымын.
Белем бирү сыйфатына йогынты бирерме?
Ветеринария биредә факультет буларак кына калачак. Яңадан кабатлап әйтәм, ветеринария – авыл хуҗалыгы гына түгел! Ул шәһәргә дә бәйле, зооветеринария дә, биология фәне дә.
Үз вакытында ул – Ветеринария фәнни-тикшеренү институты иде. Фәнни укыту үзәге ясау күпкә яхшырак булыр иде бит. Ул – чыннан да бик яхшы фәнни база булырлык академия!
Экономик яктан, матди-техник базаны ныгытуга да яхшы адым булачагына шик юк. Әмма аграр университетка чит илләрдән, чит төбәкләрдән дә укырга килмәячәкләр. Чит җирләрдәге агрономия шартлары бездәгегә бөтенләй туры килми бит ул. Ә Казанның ветеринария медицинасы институтына киләләр иде.
Мин үзем – академиядә чит ил бүлеге ачкан кеше. Аның өчен бик күп көч куйдым. Һәм ректор булган чагымда, әллә 12 илдән килеп укучы студент бар иде. Ул вакытта берләштереп тә булмас иде! Чит ил студентларының барысы түләүле бүлектә иде. Минем планда: 50 процент – үзебезнең ил һәм 50% чит ил студентлары булды. Коммерциядә укыган чит ил студентлардан кергән финанслар бәрабәренә уку йортын тагы да яхшыртуны күзалладым. Аларның кайберләре диплом эшен инглизчә якларга тиеш, дип бурыч куелган иде. Африкадан килеп белем алучы студентларыбыз да булды. Бу эшчәнлекне күпкә киңәйтеп була иде. Ә хәзер читләр килмәячәген бөтен җаваплылыгым белән әйтә алам.
Анда калдырганнар, имеш, Ветеринария институты буларак... Әмма дипломнарда «аграр университеты» диеләчәк бит! Аграр университетка килүче булмаячак, ә Казанда ветеринариягә укуның дәрәҗәсе төшәчәк!
«Ил буенча мондый «уплотнение»ләр бара»
ТР Дәүләт Советы депутаты, озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган Теләче районының экс-башлыгы Нәҗип Хаҗипов болай сөйләде:
![](https://intertat.tatar/images/uploads/84d0fc15269c144ead0117d663e94a33.jpg)
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
– Без заманында Ветеринария академиясен тәмамлаган идек. Нәрсә дип әйтим? Ил буенча мондый «уплотнениеләр» бара. Без инде, шулай итеп, КФУның шулай зурайганын күрдек. Бу күренеш, болай кушылу – Россиядәге грантларны отуда, лаборатор, фәнни-гамәли эшчәнлекне арттыруга бер адым булуына инанам. Яңа мөмкинлекләр ачыла инде. Хәзер бу турыда карар кабул ителгән, артка таба карау юктыр. Ветеринария академиясе институт, ректоры – директоры булып калачак. Бауман исемендәге булуыннан колак какмый. Аграр университеттагы «Терлекчелек» белгечлеге генә Ветеринария институты карамагына күчәчәк, дип беләм.
Бюджет урыннар кимемәс ул. Республика бит – игенчелеге, терлекчелеге белән дан тоткан төбәк. Корпуслар, тулай тораклар шәһәрнең төрле почмакларында урнашса да, Казанда транспорт йөреп тора, борчылырга урын юктыр, мөгаен.
Ә иң мөһиме – федераль бюджеттан финанслар күбрәк алыныр, ярдәм чаралары да артыр. Лаборатор һәм тәҗрибә базалары да берләшеп ныгу бәрабәренә, укыту системасы да югарырак уңышлы булыр.
Әлбәттә, 150 еллык Ветеринария академиясенең институт булып калуы күңелне кыра. Ләкин, аның базасы кала, укытучылары калачак. Эш урыннары да, уку урыннары да саклана, уку-укыту процессларына авырлык килмәс! Минусларны, нинди дә булса берләштерүдән калкып чыгачак, начарлыкларны күрмим.
«Бу университет – аграр тармак өчен ныклы бер мәктәп булачак»
ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев белән дә бу хакта сөйләшеп алдым:
![](https://intertat.tatar/images/uploads/e3c649f72a5e466314dd8b865fd1a083.jpg)
Фото: «Татар-информ» архивы
– Күп нәрсә бу очракта вузларны кушу фәлсәфәсеннән, нинди максат белән бу эш башкарылудан тора, Юлай. Әлбәттә, берләштерелгән югары уку йорты үзенең көчлелеге, матди-техник базасы һәм белем бирү дәрәҗәсе белән канәгатьләндерә алырмы яки юкмы? Бу да – берникадәр борчулы сорау әлегә. Шуннан соң «бер үк кадакка суккан» өчен, вузга күпме лабораторияләр төзегәнче, документацион эшләр башкарганчы – бер генә университетны карау, аңа дәүләт кимәленнән дә игътибар күрсәтү дөрес.
Әлбәттә, 3 вуз берләшүе документларда гына яисә механик рәвештә генә башкарыла икән, әллә ни файда булмаячак. Зыяны гына ихтимал бу карарның! Ә 3 уку йорты өчен дә кирәкле яңадан-яңа лабораторияләр булдырылса, яңа мөһим мәйданчыклар, уку өчен фәһемле киңлекләр ясалса, спорт объектлары сафка басса – бик яхшы булуына шик юк.
Минусларына караганда, плюслары, һичшиксез, күбрәк, диясем килә. Бу университет – аграр тармак өчен ныклы бер мәктәп булачак.
Шуңа күрә берләшүдә мин бернинди начарлык күрмим. Төп бурыч: 3 ректорга чыгымнарны киметү түгел, ә гамәли фән, академик фән өчен шартлар тудыру һәм югары класслы белгечләрне укытуны тәэмин итү, дип саныйм.
Көнүзәк булган, бюджет урыннар да кимемәс, педагогик штатны да кыскарту булмавына өметләник.
«Бу югары уку йортлары кушылудан бер грамм плюс та күрмим мин»
ТР Фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Камияр Байтемиров фикере:
![](https://intertat.tatar/images/uploads/314a6d56ccc823ad80ed2951b05700e1.jpg)
Фото: «Татар-информ» архивы
– Бу югары уку йортлары кушылудан бер грамм плюс та күрмим мин. Минуслары шактый күп. Зыяны булырга гына мөмкин. Ветеринария академиясе хәзер институт булып кала. Ә бит академия чагында аның профессорлар-укытучылар составы штаты бар. Ә кушкач, үзгәрешләр була. Институтта 4 булса, академиядә 10 профессор була ала, дип әйтик, мәсәлән. Ветеринария институтындагыларга эшсез калу куркынычы бардыр, дигән фикердәмен. Менә уйлап карагыз, институт белән техникумның нинди аермасы бар? Мин Ветеринария институтының дәрәҗәсе төшүенә иманым камил.
«Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин:
![](https://intertat.tatar/images/uploads/81cc0f28c9f578061c9021a645df3b29.jpeg)
Фото: «Татар-информ» архивы
– Хәзер бит инде оптимизация бара, шул сәбәпле дә чыгымнарны азайту ягыннан да бу эш башкарыладыр. Бер уйлаганда, 2 институтны кушу аны зурайта, студентлар, укытучылар саны да арта. Бу – олы уку йортына грантларга керергә дә мөмкинлекләр артачак. Плюслары барыбер күбрәктер.
Әлеге вакытта, кызганыч, умартачылык белгечлеге буенча укыту аграр университетта юк. Тик шулай да, умартачылык буенча беренчел белем Ветеринария академиясендә бирелә. Әмма республикада «умартачы» һөнәренә укыта торган уку йорты юк. Элек бит техникумнарда, һөнәри училищеларда укыту булган. Колхозларда, күмәк хуҗалыкларда асрала иде бит. Әлбәттә, аграр университет шулай зурайгач, умартачылык тармагы өчен дә яхшы үзгәрешләргә юл булыр. Яңа мөмкинлекләр ачылыр.
1992 елда институтны «Ветеринария табибы» белгечлеге буенча тәмамлаган, «Байтар китабы» авторы (2000), «Сәламәтлек» газетасы һәм календаре баш мөхәррире, фармакогнозия буенча китаплар язган Гамил Нур (Гамил Гыйбадуллин):
![](https://intertat.tatar/images/uploads/5a953c1e858690edfd6123f9dda073c2.jpg)
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Казан ветеринария институтын ябу темасы әлеге уку йорты белән бәйле кешеләрдә чыннан да күп хис-кичерешләр уята. Бу институтның тарихы чыннан да әһәмиятле: 1873 елда нигез салынган бу оешма төбәкнең ветеринария һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән. Ветеринария контроле хайваннар арасында авырулар таралуны булдырмау өчен кирәк була, бигрәк тә Европа белән Азия арасында мөһим транспорт узелы буларак, Казанның географик урынын исәпкә алганда.
Институтны башка белем бирү учреждениеләре белән берләштерүгә килгәндә, мондый процесслар еш кына катнаш хисләр уята. Бер яктан, алар финанс хәлне яхшыртуга, хезмәт хакларын арттыруга һәм студентлар, укытучылар өчен мөмкинлекләрне киңәйтүгә китерергә мөмкин. Икенче яктан, мөстәкыйль уку йортының ябылуы тарих һәм традицияләрнең бер өлешен югалту буларак кабул ителергә мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк: үзгәрешләр һәрвакыт билгеле бер кыенлыклар белән бәйле. Әмма кайвакыт алар киләчәктә дә кирәк. Бәлки, берләштерү заманча таләпләргә туры килерлек, көчлерәк һәм конкуренциягә сәләтлерәк белем бирү структурасын төзергә мөмкинлек бирер. Мин акыл белән институтларны кушу кирәклеген аңлыйм, чөнки университетлар бик зур булганда, аларның рейтингы арта, бонуслар арта. Мәсәлән, пединститут КФУга кушылгач, МДУ, Новосибирск университеты, Питер университетының көндәше барлыкка килде. Шулай ук Оксфорд, Кембридж, Сарбонна, хәтта Истанбул университетлары да тулы бер шәһәрләр кебек яшиләр. Алар чыннан да бик зур. Ләкин кушылу кече институтларны тәмамлаучыларны еш кимсетә дә. Мәсәлән, КДПИ тәмамлаучылар өчен берләштерү фаҗига төследәй булды, мин моны күрдем. Без дә, ветеринария институтын тәмамлаучылар да, йөрәк сызлавын тоябыз. Күңелебездән безнең өчен бик ягымлы, кадерле булганны – безнең яраткан институтыбызны кисеп алалар. Миңа моны шәрехләү авыр...
***
Өч югары белем бирү йортының кушылуның нәтиҗәләрен фаразлау, алдан ук күзаллау да кыенрак. Тик, шуны әйтеп була: үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә нинди дә тәэсир ясар. Ә нинди икәнен вакыт күрсәтер, җитәкчеләр хәл итәр. Авыл хуҗалыгы эшчеләрен, төрле звено белгечләрен әзерләү уку йортлары булса да, Мәгариф һәм фән белән Авыл хуҗалыгы министрлыкларының бердәм эшләвеннән дә уку йорты дәрәҗәсе булыр. Шулай да, гасырдан артык елъязмалары булган вузларны кушу – андагы традицияләрне бетерүгә юл булмасмы соң?!