Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Венер Сәлимов: «Сәхнәдә каласы калган дигән уйлар булды булуын»

news_top_970_100
Венер Сәлимов: «Сәхнәдә каласы калган дигән уйлар булды булуын»
Венер Сәлимовның шәхси архивыннан

Соңгы елларда җырчы Венер Сәлимов татар эстрадасында бөтенләй күренми башлады. «Әрмән түгел, татар мин» дип, тирли-тирли җырлаган артистның кинәт сүнүе сәер булды. Әле әллә ничә дистә еллар буе сәхнәләрдә балкыр кебек тоела иде ул чакта. Җырчы Иркә белән дә дуэт чыгардылар. Венерның җырлау манералары да башкаларга охшамаган. Ул хәрәкәтләр, ул энергетика! Татарга охшамаган йөз-кыяфәт. Гәрчә, әти-әнисе татарлар булса да. Җырчыны, җитәкчелек эшенә күчкән, дип күптән сөйләсәләр дә, кире сәхнәгә әйләнеп кайтырга теләге юк түгел. Бу хакта ул «Интертат»ка сөйләде.

Венер, сәхнәдән китүеңә үкенмисеңме? Әллә аннан күңелең кайтканга киттеңме?

Кайбер вакытта уйландыра. Сәхнәдә каласы калган дигән уйлар булды булуын. Җырлавын җырлыйм. Бу эшемдә (авыл җирлеге башлыгы вазифасы.- ред.) күбрәк көч бирергә дигән уйлар да килә. Татар эстрадасыннан күңелем кайтмады. Барысы да яхшы иде. Анда минем дусларым да күп булды. Хәзерге вакытта да артист дусларым белән дус яшибез. Әллә кая кереп, кеше астында эшләгән кеше түгелмен.

Хәзер кайларда эшлисең? Ни өчен бу һөнәрне сайладың?

Хәзерге вакытта Питрәч районының Шигали авыл җирлеге башлыгы булып эшлим. Халык белән эшлибез. Элек халык янында җырласам, хәзерге вакытта халык белән күбрәк аралашырга туры килә. Бездә үзидарә системасы. Чисталыкны, тәртипне кайгыртабыз. Халыкка ярдәм итү эшләрен башкарабыз. Каядыр юл төзү, ут ясау проблемалары белән шөгыльләнәбез. Бер җөмлә белән әйткәндә, халык мәнфәгатен кайгыртабыз. Минем җирлектә 10 меңнән артык халык яши. Аллага шөкер, барысы да яхшы. Булган проблемаларны хәл итеп киләбез.

«Әрмән түгел, татар мин» дип, тирләп-тирләп җырлаганың әле дә истә. Сәхнәдәге чакларыңны сагынмыйсыңмы?

Әлбәттә, сагындыра. Кайбер вакытта, әллә кире әйләнеп кайтырга микән, дип уйландыра инде. Чыгыш ясау – күңелле әйбер. Син тамашачыга көчеңне, дәртеңне бирәсең. Шуның белән сиңа тагын да ныграк энергия керә. Менә шулар сагындыра. Мин инде тик тормыймын. Чакырган хәйрия концертларында катнашырга тырышам. Күптән түгел авылга да кайтып килдем. Зур чара, авыл җыены булды. Анда җырлап, дусларыма барып килдем. Монда Питрәч районында да уза торган чараларда җырларга тырышам.

Җырчы Иркә белән «Яшик хөрмәттә» исемле дуэт җырыгыз бар. Иркә сине танытты, дип сөйләделәр. Нәрсә диярсең?

Дөрестән дә, җырчы Иркә исемемне танытты. Иркә белән җырлар алдыннан «Хыялда син» дигән җырым бар иде. Ул популяр булып килә иде. Бергә башкарган җырыбыз, клибыбыз мине тагын да популяр итте. Иркәгә рәхмәт кенә әйтәсем килә. Танылу өчен түгел, күңел өчен җырладык.

Җырларыңда ниндидер бер Кавказ халыкларының стиле бар иде. Алар синең барысы да дәртле, кызу башкарыла. Ә тормышта холкың буенча син нинди?

(Көлә). Дәртле, кызу җырлау – тормышта син усал дигән сүз түгел. Әлбәттә, тормышта мин кызу кеше. Миңа бүген әйтелгән икән, аны бүген үк эшләп атырга кирәк. Икенче көнгә калдырырга яратмыйм. Караңгы төшсә төшсә, мин аны тизрәк эшләп бетерү ягында. Үзем мин тыныч та кеше. Бервакытта да кычкырып, тавыш чыгарып йөргәнем юк.

Гаиләң турында да сөйләсәң иде.

Шәхси тормышны бөтенләй күрсәтмим. Фотолар да күрсәтергә яратмыйм. Күз тиюдән куркам. Тормыш иптәшем Ильвина белән бер кыз, бер малай үстерәбез. Икесе дә балалар бакчасына йөри. Хатыным бик яхшы. Сәхнә кешесе түгел. Аллага шөкер, тормыштан зарланырлык түгел. Әти-әниләребезгә кайтып йөрибез. Кызганыч, әнием яман шештән үлеп китте. Әтием үзе генә Әгерҗе районының Кырынды авылында яши. Аллага шөкер, исән-сау. Монысы – иң мөһиме.

Мин бит авыл малае. Үз йортыбыз белән яшибез. Фатирда гына утырып яши алмыйм. Урамга чыгып, бакчада казынырга яратам. Үз йортыбыз белән яшәү балаларга да рәхәт. Бассейнга да керәбез. Яшелчәләрен дә үстерәбез. Мал асрарга исәбем юк, анысы. Хәзерге заманда сыер асрарга авыррактыр. Чөнки бөтен нәрсә кыйбат. Теләк кенә түгел, аңа вакыт та кирәк.

Шигали авыл җирлегенә нинди сораулар, проблемалар белән киләләр? Күбрәк өлкәннәрме, әллә яшьләрме мөрәҗәгать итә?

Казан янындагы «Царево» торак комплексы, Иске Шигали, Яңа Шигали авыллары, Юлдаш бистәсе, Шигалы утары, 8 бакчачылык ширкәте керә. Гомумән, минем эш үзенчәлекле, кызыклы. Бер яктан карасаң, авыр да кебек. «Царево» торак комплексындагы кешеләр, әкренләп, йортларга күченә башлады. Йә фатирын сатып, йорт ала. Йә фатирын калдырып, йорт алучылар бар. Коттедж форматындагы бистәләргә күченергә тырышалар.

Сораулар, проблемалар белән төрлесе килә. Яшьләре дә, өлкәне дә. Талаш-ызгышлар да була. Күршеләр арасында чыккан низаглар белән дә киләләр. Сораулар бик күп. Җитәкчелек эше читтән карап торганда гына җиңел кебек. Чынлыкта исә, бик күп энергияне, хәлне ала торган эш.

Артист халкы акчаны күбрәк эшли, диләр. Сәхнәдә акчаны күбрәк эшли алган булыр идең. Синең фикерең?

Эш кайда да эш бит ул. Кайсыбер артистлар күп эшлидер, кайсыберләре азрактыр. Эш бит монда түгел. Эшне яратып эшләргә кирәк. Мин артист эшен дә, җитәкчелек эшен дә яратам, дигәндәй. Әмма бүгенге көндә җитәкчелек эшен сайладым.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 9 сентябрь 2023
    Исемсез
    Венер, улым, әйдә кире әйләнеп кайт инде син сәхнәгә!
  • 3 сентябрь 2023
    Исемсез
    Молодец, Венер! Бик горурланам синен белэн. Зур унышлар сина! Гаилэнэ бэхет, тынычлык , сабырлык телим.
  • 3 сентябрь 2023
    Исемсез
    Венер наным нинди генә эш булмасын бик дөрес әйтәсен ,эшне яратып эшләр Г ә кирәк. Эшендә,тормышында зур унышлар теләп калабыз Исәнлектән генә аермасын ходаем
  • 3 сентябрь 2023
    Исемсез
    Венер үз яшеннән күпкә олы күренә. Җырлавы матур.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100