Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вахит Имамовның юбилей кичәсендә: «Сездән дә миллирәк кешене күргәнем юк әле»

Тинчурин театры залында күренекле язучы, Тукай премиясе иясе, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамовның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Кичәдән хәбәрчебез репортажы.

news_top_970_100
Вахит Имамовның юбилей кичәсендә: «Сездән дә миллирәк кешене күргәнем юк әле»
фото: Салават Камалетдинов

Вахит Имамовның юбилей кичәсе көнендә Тинчурин театры фойесы калфаклы-кәләпүшле нурлы йөзле татарлар белән шыгрым тулган иде. Күбесе, әлбәттә, өлкән буын. «Татарның милли элитасы бүген бирегә җыелган икән», – дидем, Тинчурин театры фойесындагы халыкка сокланып. «Милли каймагы» дип төзәтеп куйды телевидение журналистларына Вахит Имамов турында озак кына сөйләгәннән соң залга таба атлаган Ркаил Зәйдулла.

Залга үттек. Зал тутырып «Җиз кыңгырау моңнары» җыры яңгырады, һәм, пәрдә ачылгач, атка атланган Вахит Имамов фотосы пәйда булды. Әлеге атлы фото ике ракурста кичәнең буеннан буена сәхнәдә торды.

Кичә шулай башланып китте. Аның беренче өлешендә Тинчурин театры артистлары башкаруында яшь Вахитның кыз озатуыннан башлап, бөтен тормыш юлын һәм иҗат эшчәнлеген үз эченә алган инсценировка тәкъдим ителде. Язучының производствода эшләве дә, Чаллыда типография ачу эшчәнлеге дә, журнал чыгара башлавы да, Вахит ролендә – Илфак Хафизов, аның хатыны Гөлүзә ролендә – Лилия Камалиева, Мөхәммәт Мәһдиев ролендә – Сәлим Мифтахов. Рольләрдә – Тинчурин театрының яшь артистлары.

Кичәнең икенче өлеше котлаулар белән дәвам итте.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла: «Вахит абый, үзеңнән дә сорыйсым килә: «Тышта кайсы гасыр?» Тышта – XXI гасыр, 2024 ел, салкын май ае. Мин хәзер 70 яшьлек ил картына Вахит абый дип эндәшәм. Элек «агач авыз» буларак, Вахит дип кенә йөри идем. Чөнки бер-беребезне студент чактан ук беләбез. Ул университетта шактый озак укыды. Укыган арада армиягә дә барып кайтты, заводларда, район газеталарында эшләде. Ул вакытта татар прозасында беренче адымнарын ясый иде. Күпмедер вакыт узганнан соң, аның «Сәет батыр» романы чыкты. Ул безнең барыбызны да шаккатырды. Мин шунда аңладым: Вахит Имам – ул «имам» дигән сүздән. Имам – ул вәгазь сөйләүче генә түгел, халыкның алдында басып торучы һәм халыкны алга өндәүче. Вахит абый ул вәгазь сөйләргә дә оста. Бигрәк тә, үзеннән яшьләргә. Татар халкы өчен алгы сафларда баруы һәм алга өндәве белән кадерле.

Безнең совет чорында тарихи темага язып, «чирәм җир»не ачучы Нурихан Фәттах иде, аңа Мөсәгыйть Хәбибуллин кушылды. Вахит Имамов тарихка үз юлы белән кереп китте. Нинди аерма дигәндә, Вахит Имамовның әсәрләрендә каһарманнар безгә чын татар рухының өлгесен күрсәтә. Ул ярымтоннар белән эш итәргә яратмый: батыр кеше аның өчен – батыр, куркак кеше – куркак. Андыйларга Вахит Имамов бернинди ярлыкау бирми. Сәет батыр кебек тарихи каһарманыбыз турында язып, ул безнең тарихка битараф булмаган яшьләрнең аңын дөрес якка борып җибәрде. Кыйбла ягына! Шушы казанышы белән Вахит Имамов безнең әдәбиятта үз урынын алды.

Аннары «Утлы дала» дигән зур полотнолы әсәрен иҗат итте. Ул – бик продуктив язучы, мәгънәле язучы. Язучы гына түгел, җәмәгать эшлеклесе дә. Бу яктан инде ул, әлбәттә, бөек Тукай сызган юлдан бара. Сау-сәламәт бул, Вахит абый, башың исән булса, безнең сөендерерлек әсәрләр язарсың әле, Алла бирсә!»

Сүз уңаеннан Ркаил Зәйдулла, үз сакалын «рекламалап», «минем кебек сакал үстереп җибәрсәң дә ярый» дип киңәш тә биреп үтте. Аннары түбәтәй кидерде һәм «Аятелкөрси» формасында эшләнгән сәгать бүләк итте.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин: «Мөхтәрәм юбиляр...»

Вахит Имамов Дамир Данилович кулыннан кабул итеп алган чәчәк букетын, котлаучыдан рөхсәт сорап, бер зал тамашачы алкышлары астында хатынына төшереп бирде. Дамир Натфуллин юбилярның сәхнәгә менүен сабыр гына көтеп торды.

Дамир Натфуллин дәвам итте: «Мөхтәрәм юбиляр! Мөхтәрәм тамашачылар! Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исеменнән Рәхмәт хатын җиткерергә рөхсәт итегез. «Мөхтәрәм Вахит Шәйхенур улы! Сезне 70 яшьлек күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйм. Сезне гаять кызыксынучан, тынгысыз һәм гамьле җанлы язучы дип беләм. Сез үткен каләмегез белән халкыбыз тарихының тирән катламнарын ачып, алардан гыйбрәт алырга өйрәтәсез. Язмыш нинди генә сынаулар китерсә дә, үз кыйблагызга, үз сүзегезгә тугры каласыз. Иң катлаулы елларда кыю фикерләрегез белән милләтнең берләшүенә ярдәм иттегез. Сез үзегезгә насыйп булган бик җаваплы һәм катлаулы эшне – «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире вазифасын ихластан бирелеп, тырышып башкарасыз... Без сезнең белән күп еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез. Халкыбызның мәдәни мирасын саклау һәм баету юлында янәшә атлап киләбез. Күп еллар дәвамында милләтебезнең үзаңын көчәйтүгә, ана телебезне, рухи һәм матди мирасыбызны саклауга һәм үстерүгә керткән олы хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне кабул итегез!»

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә чәчәк букеты белән менде. Чәчәген тапшыруы булды, Вахит Имамов тагын хатыны янына төшеп китте. Бу юлы котлаучыдан, ягъни, Айдар Сәетгәрәевичтан рөхсәт сорап тормыйча гына. Бер зал тамашачы аның хатыны янына икенче сәфәрен дә өзлексез алкышлар белән куәтләде.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев: «Вахит абый белән кабинетлардан башка да очрашып торабыз – «Татмедиа» янында очратып исәнләшкәндә, ул яисә берәрсен «наданнар» дип әрләргә тотына, яисә тарихи эзләнүләре турында сөйли башлый. Шулай күп планлы булып, киләчәккә иҗади планнар төзеп яшәү – бәхет, минем уйлавымча. Сездән дә миллирәк кешене күргәнем юк әле минем».

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров: «Вахит Имамов – ул үзе бер дөнья. Тынгысыз җан иясе. Татар халкы өчен киңкырлы олпат шәхес. Халык санын алу алдыннан Вахит абый җитәкчелегендәге бер төркем зыялылар, әдипләребез татар тарихы ярылып яткан җирләрдә – әлбәттә, ул Башкортстан, Себер, Чиләбе өлкәләре – иңләп-буйлап, халык белән очрашып, аралашып, халкыбызның чын тарихын киң җәмәгатьчелеккә җиткерә алдыгыз. Битараф булмаганыгыз, үзегез теләк белдереп бу эшләрне башкарганыгыз өчен сезгә аеруча рәхмәт! Тарихи романнарны табигатькә хозурланып утырып кына язып булмый. Ике дистә ел архивларда утырып, казынып, хыялланыр дәрәҗәгә җитеп, гаилә мәнфәгатьләрен калдырып, чын тарихны барлап киң җәмәгатьчелеккә җиткерә. Интеллигенция вәкилләренә генә түгел, гади халыкка да гади тел белән җиткерә алуыгыз өчен рәхмәт – бу зур хезмәт! Вахит абый – бүгенге көндә фән докторлары белән бәхәскә керә алырлык, тарихны белгән язучы, публицист, журналист. Әле дә ярый чакыру кәгазенә язгансың 7 дистә тулганын – беркем дә белмәс иде сиңа карап. Халкыбыз өчен син кирәк, Вахит абый».

Данис Шакиров «Татар милләтенә күрсәткән олуг хезмәтләре өчен» Бөтендөнья татар конгрессының халыкара медален һәм кул сәгате тапшырды. «Гел йөреп торасың, кайсы вакытта, кайсы гасырда йөргәнеңне чамалап эш итү өчен», – дип аңлатты ул.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Илгиз Халиков: «Сезнең хакта матур һәм дөрес сүзләр әйтелде. Без ул сүзләргә кушылабыз. Ул сүзләргә барлык укытучылар җәмгыяте кушыла. Бигрәк тә, тарих һәм татар теле укытучылары кушыла. Кичә дәвамында Чаллы шәһәренең Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ниязович белән карап торабыз – чын мәгънәсендә табигате белән укытучы: бер дә утырмады, һәрвакыт басып торды. Кичәнең беренче өлешендә артистларыбыз тарафыннан тәкъдим ителгән бер күренештә Вахит абый Мөхәммәт абый белән әңгәмә корганда «Сез – минем остазым» диде. Бүген чын мәгънәсендә безнең остазыбыз Сез ул, Вахит абый. Сез – барлык укытучылар җәмгыятенә остаз. Сезгә хөрмәтебезне белдерәбез. Сезнең белән шактый гына сәфәрләрдә булырга туры килде. Иң сөендергәне – Сезнең Халык санын алу чорында татарлар яшәгән төбәкләргә сәфәрләрегез. Сез барып кайтканнан соң миңа Башкортстандагы якташларым шалтыратып әйтә иде: «Вахит абый килеп китте, рухыбызны күтәрде. Без әле яшибез», – диләр. Рәхмәт сезгә».

Илгиз Халиков Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» дигән күкрәк билгесен тапшырды.

Әзһәр Шакиров: «Бүген сезне күргәч, һәрберегезне искә төшердем. Шундый матур бәйрәм көнне матур итеп җыелып килгәнегез өчен рәхмәт! Вахит, мин синең бер әсәреңне дә укымый калмадым. Барысын да яттан беләм, укып-белеп, аңлап әйтәм. Син татарларга үзләренең бөек милләт икәнлеген аңлатасың. Без башка халыклардан ким түгел. Ходай сиңа хәерле гомерләр бирсен!»

Әзһәр абый артыннан сәхнәгә бер абзый күтәрелде. Программага кермәгәч, алып баручылар исемен әйтеп чакырмагач, тамашачы аның кем икәнен белмәде. Абзый түргә узды, тасма кебек сузылып киткән озын кәгазен чыгарды һәм шигырь укый башлады: «Бисмилласыз сүз башлама, эш башлама бисмилласыз! Бисмилласыз башлаучының сүзе тәмсез, үзе ямьсез... Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар. 70 яшь, Вахит, гомерның ул алтын хәзинәсе...»

Чаллы шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Хуҗин белән Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин чыкты. Рөстәм Хуҗин Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлау адресын укыды.

Рөстәм Хуҗин: «Вахит абый тормышындагы иң мөһим мизгелләр Чаллы белән бәйле. Бүгенге матур тормыш мизгеле берничек тә Чаллысыз булмас дип уйлыйбыз һәм Чаллы шәһәрендә бу кичәне Сезне зурлап үткәрәбез. Алла бирсә».

Факил Сафин: «Вахит каләмдәш! Күптән түгел минем картаеп беткән 70 яшьлекне үткәргән идек, бүген инде Вахитның яп-яшь 70 яшьлеген үткәрәбез. Без Чаллы шәһәреннән зур автобус белән төялеп килдек. Вахит Имамовка булган тирән ихтирамыбызны белдерү өчен, язучылар, җәмәгатьчелек вәкилләре килде. Без Вахит белән, язучыларыбыз белән кулга кул тотышып, 30 ел бергә эшләдек. Озын сүзнең кыскасы, әле эшләргә дә эшләргә, Вахит! Язарга да язарга! Аттан төшәргә иртәрәк әле».

Актаныш технология-ресурс үзәге укытучысы Рөстәм Мусин һәм Актанышның 1нче мәктәбе директоры Альберт Мансуров: «Мәктәп директоры белән укытучы гына җибәргәннәр икән, дип уйлый күрмәгез, хөрмәтле якташлар! Бүген Иске Байсар җирлегендә – Вахит абыйның туган авылында – Россия күләмендәге ат ярышлары бара. Чын атлар түгел, тимер атлар ярышы. Җитәкчелек шунда калды, без монда килдек. Иске Байсар авылының җире дә уңдырышлы, суы да сихәтле. Менә шуңа татар милләтенә риясыз хезмәт куйган олпат шәхесне биргән җирлек. Без сезнең белән горурланабыз. Вахит абый – ныклы, нигезле кеше! Андый кеше генә фикерен туры итеп, курыкмыйча әйтә белә. Сезнең арттан милләтебезне саклыйбыз диючеләр тезелеп тормый, шуңа күрә сезгә озын-озак хезмәт итәргә язсын! Вахит абый, мәктәптә сезнең исемдәге тарих кабинеты ачачакбыз, Алла бирсә!»

Кунаклар Вахит абыйга, кайткач, хатыны белән чәй эчәргә чәкчәк бирделәр.

Актаныш якташлык җәмгыяте исеменнән Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев чыкты: «Кайвакыт әдәбият, сәнгать әһелләрен алтын чаңнар белән чагыштыралар. Безнең Вахит абый шундый язучыларның берсе – чаң кагып татар халкын уяткан һәм аның игътибарын туган теленә, чал тарихына юнәлткән кеше. Бу чаң Актаныш районында, Сөн буйларында коелган. Без – Актанышлылар – шуның белән горурланабыз».

Асаф Вәлиев Актаныш якташлык җәмгыяте Вәсим Вахитов исеменнән алтын медаль һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Күкрәгенә медаль өстенә медаль тагылган Вахит Имамов чәчәк бәйләме белән хатыны янына тагын бер сәфәр ясаганнан соң, тамашачыга рәхмәт сүзләрен һәм мөрәҗәгатен ирештерде.

Вахит Имамов: «Минем белән бергә булганыгыз, рухи көч биргәнегез өчен рәхмәт! Йөрәкне яндырып торган берничә сүзне әйтмичә булмый. Мин моны 50 яшьлегемне үткәргәндә дә кабатладым, 60ны үткәргәндә дә кабатладым. Хәзер дә кабатларга мәҗбүр. Язучы, халкы тулысынча бәхетле булса гына, бәхетле була. Ни кызганыч – минем халкым бәхетле түгел, мин шуңа күрә икеләтә бәхетсез. Аеруча соңгы елларда минем телем өстендә болытлар куерганда бик сызланам. Ирексездән, телибезме-теләмибезме, мин 90нчы еллар үрен еш искә төшерәм. Залда утыручыларның күпчелеге – ул елларның шаһите. Ул елларда татар милләте уянган иде. Ул елларда искиткеч гаяр, куркусыз, бердәм милләт иде. Ул вакыттагы милләткә соклана идек без. Без шул елларда Чаллыда 14 татар мәктәбе ачтык, аның 8е – чиста татар мәктәбе иде, 6сы – рус-татар мәктәбе. 28 татар балалар бакчасы ачтыруга ирештек. Без «КамАЗ»да нәшрият ачтырдык һәм 14 ел китаплар чыгардык. Без журнал чыгардык. Шундый бәхетле чор иде. «Идел» журналының гына тиражын искә төшерегез: 108 меңгә җитте...»

Залда утырган Ркаил Зәйдулла Вахит Имамовны «120 мең» дип төзәтеп куйды.

Ркаил Зәйдулланы җөпләп, Вахит Имамов дәвам итте: «...мин ирексездән татар милләтенең шул чагын сагынам. Милләтем кайчан уяныр, милли рух кайчан кире кайтыр, дим. Бүген безнең оныклар татарча сөйләшә алмый, авылда балалар русча сөйләшә икән, мин ничек горурланыйм да, ничек өметләним? Мин милләтемнең уянуын көтәм. Милләтем үзенең бөек милләт икәнлеген кабат искә төшерсен иде».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100