Вахит Имамовның «Кәнәфи» повесте өчен хатыны эштән киткән: «Кем уйлаган язып чыгар дип»
«Татмедиа»да Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, ТР халык язучысы Вахит Имамовның «Кәнәфи» кесә форматындагы китабын тәкъдим иттеләр. Чарада яңгыраган кызыклы фикерләр һәм әсәрнең язылу тарихын тәкъдим итәбез.
Повесть узган гасырның 90нчы елларын тасвирлый. Ул үзгәртеп кору елларындагы сүз иреге, хөррият белән бергә башбаштаклык, әхлакый тотнаксызлык кебек сыйфатларның да барлыкка килүен, кәнәфи ияләрен шушы үзгәреш шартларында тасвирлап, аларның әхлакый йөзен күрсәтә.
Иң кызыгы – әлеге әсәр өчен Вахит Имамовның хатыны Глүзә ханымга эштән китәргә туры килә. «Мине, язылган әсәрләремне хөрмәт итеп килгән өчен рәхмәт. Икенчедән, «Кәнәфи» повесте өчен берникадәр дәрәҗәдә хатынга да рәхмәт әйтергә кирәк. Мин берәр язучының язганы өчен хатынына эштән китәргә мәҗбүр булганы турында укыганым юк», – диде бу турыда Вахит Имамов.
Глүзә ханым китап тәкъдим итү чарасында үзе дә бар иде. «Кем уйлаган аны язып чыгар дип?» – дип көлдерде ул чара кунакларын һәм чынлыкта хәлләрнең ничек булганын сөйләде.
Чаллыда үз белгечлегем буенча эшкә урнаштым, санитар-эпидемиологик станциядә бүлек мөдире булдым. Санитар табиблар арасында престижлы эш иде. Гаиләдә эштә нәрсә булганын сөйләшәсең бит инде, эштән кайткач хәбәрләшәбез. Аны кем уйлаган инде шулай язып чыгар дип?
Бу кайтты да: «Сиңа эштән китәргә туры килер инде», – ди. «Ничек инде? Мин кая барырга тиеш соң?» – дим. Чаллыда әллә ничә санитар-эпидемиологик станция дә юк.
Бу повесть белән безнең бөтен табиблар танышкан, баш табибка да җиткергәннәр. Мин үзем гариза язып, секретарьгә керттем. Ул гариза барып җиткәнче инде баш табиб мине «таныклыгыңны да үзең белән алып кил» дип чакыртып алды. Шулай итеп, миңа тиз арада эштән китәргә һәм 2 ел тегендә-монда йөрергә туры килде. Минем коллегаларга да берничә көн эчендә эштән китәргә туры килде. Анда бөтен әйберне нәкъ шушы станция турында гына язылган кебек итеп кабул иттеләр. Анда гомумиләштерү дә бар.
Ә «Кәнәфи» повестенең яңгырашы безнең язмышларга яхшы сукты. 1-2 елдан соң мине мэрияга Кулланучыларның хокукларын яклау бүлегенә чакырдылар. Мине мэр янына алып керделәр. Ул: «Характеристикаң әйбәт. Тик монда ничек эшлисең, кемне күрәсең, кем белән сөйләшәсең – өйгә кайтып сөйләмәскә сүз бир», – диде. Миңа сүз бирергә туры килде, – дип сөйләде Глүзә ханым.
Вахит Имамовның журналист, язучы булуы аркасында аларга төрле хәлләр белән очрашырга туры килгән.
Бөтенесен дә фаш итү дөрес булмас. Ул вакытларда бигрәк куркыныч иде инде. Без – авыл балалары. Бернинди «блат» дигән әйбер юк, нәрсә икәнен дә белмибез. Ипләп кенә институтны бетереп чыктык. Өйләнешкәч, Балык Бистәсендә эшкә урнаштык. Медицина өлкәсендә 1,5 ставка дигән нәрсә бар иде. Бөтен кеше 1,5 ставкага эшли, миңа бирмиләр. «Нишләп миңа бирмисез? Килмешәккә саныйсызмыни?» – дип сорадым. Вахит – журналист, командировкаларга йөри. Аның «ай, бу колхоз алдынгы!» дип мактап язганы бик сирәк булгандыр. Тракторист, комбайнчыларны мактый иде, ә тулаем алганда тәнкыйди әйбер яза иде. Миңа шуның өчен 1,5 ставка эш бирмәгәннәр икән, – дип сөйләде Глүзә ханым.
«Вахит Имамов кеше укый торган әсәр язды»
«Кәнәфи» повесте – «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыгучы 27нче кесә китабы. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры Шамил Садыйков моны «татар матбугатында булмаган феномен» дип атады.
Вахит Имамов өчен дә бу сериягә эләгү – зур дәрәҗә. Бик күп бөек шәхесләр дә бу сериягә эләгә алмыйлар, чөнки монда кеше укый торган әйбер язарга кирәк. Вахит абыйны котлыйм. Шундый кызык автор. Әлбәттә, ул – миллионлаган тиражлар белән китаплар чыгарган бөек шәхес, – диде ул.
Кунаклар арасында утыручылар ТР Язучылар берлеге Рәисе Ркаил Зәйдулладан чират җитү-җитмәү белән кызыксындылар.
Шамил Садыйков: Ркаил әлегә чиратта. Вахит Имамов бу дәрәҗәгә җитте, кеше укый торган китап язды. Чират Ркаилга якын.
Ркаил Зәйдулла: Юк, мин дәгъва итмим. Мин чиратта түгел, гомумән.
«Вахит Имамов кешенең кире сыйфатларын бик тиз күреп ала»
Ркаил Зәйдулла, «Кәнәфи» повестендә сурәтләнгән кешенең тискәре сыйфатларын тасвирлау – Вахит Имамовның осталыгы, дип бәяләде. «Ул мәсьәләдә татар әдәбиятында Вахит белән ярышырлык кеше юктыр», – диде ул.
Шамил: «Ниһаять, Вахит Имамовның да кеше укый торган китабы чыккан», – диде. Ләкин бу әсәр инде күптәнге. Үзгәртеп кору елларында иҗат ителгән әсәр. Ләкин кеше бит ул үзгәрми. Без борынгы Рим әсәрләрен укыйбыз, гарәп, кытай, япон әдәбиятын укыйбыз. Заманалар үзгәргән, ләкин кешенең холкының яхшы сыйфатлары да, начар сыйфатлары да бүгенге көнгә кадәр сөйрәлеп килә. Бүгенге заман язучысының бурычы – аны бүгенге шартларга яраклаштырып, кешенең холкын күрсәтү.
Вахит Имамовның осталыгы – ул шушы кешенең кире сыйфатларын бик тиз күреп алып, аны гомумиләштереп, безгә тәкъдим итә һәм иң мөһиме безне битараф калдырмый. Ул оста итеп тасвирлый. Кеше ак белән карадан гына тормый. Бу – 100 процент яхшы, 100 процент начар кеше дип әйтеп булмый. Вахит Имамов әсәрләрендә шушы төсмерләрне кешегә аңлаешлы итеп тасвирлый. Бу – осталык, талант, – диде Ркаил Зәйдулла.
Ул «Казан утлары» журналы чыгаручы кесә китапларының да кирәклеген әйтте.
Бу сериядә фәлсәфи әсәр чыгармыйлар да, чыгарырга тиеш тә түгелләр. Начар мәгънәдә әйтмим, бераз бульвар әдәбияты шикелле. Шуңа күрә тирән әсәрләр чыгарга тиеш тә түгел. Халык укый икән, андый әсәрләр дә кирәк. Бу циклда чыккан әсәрләр укучыны саклап калу өчен дә зур эш башкара. Монда Вахит Имамовның тормышны белеп, фикер ягыннан да бай булган әсәре чыгу – безнең татар әдәбиятында вакыйга, – диде ул.