Вахит Имамов: «Мине иң әрнеткәне шул – татар халкы үз тарихын белми»
18 мартта язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. «Интертат» хәбәрчесе юбилярдан интервью алды.
Вахит абый, 70 яшьне тутырып киләсез... Моны күңелегез сизәме? Үзегезне ничәдә хис итәсез?
Үзен сәламәт хис иткән теләсә кайсы ир-ат картаерга ашыкмый. Мин дә картаерга ашыкмыйм. Картайсам, энергия беткән булса, язу кимергә, аксый башларга тиеш. Эш мәсьәләсендә энергия беткәнен сизмим. 40-50 яшьлек чагым белән чагыштырып карыйм: язу темпы кимемәде. Газета бик күп вакытны ала, шуңа күрә әсәрләр элеккеге күләмдә иҗат ителми.
Матур хатын-кызларга күзегез төшәме әле?
Чибәр кызларны күргәч, әлбәттә, сокланам. Ул бит – табигый байлык. Дөрес, ул матурлыкны татый торган гомер инде үткән. Кызлар артыннан ялынып йөри торган яшьтән чыктым. Шулай да, чибәрләрне күрсәм, хис уйнаклап ала. Алар белән сөйләшәсе, шаярасы килә, ләкин ул – вакытлыча гына хис.
Укучылар Сезне тарихи романнар, тарихи мәкаләләр авторы буларак белә. Бүген дә татар тарихы белән кызыксынуыгыз, аны яктыртуыгыз сүрелми. Ни өчен тарихка кереп китеп, тормышыгызны шуның белән бәйләдегез?
Мине иң әрнеткәне шул – татар халкы үзенең тарихын белми. Безнең тарихны Мәскәү гел бозып, мескен, хезмәтче милләт итеп сурәтли. Мәскәү өчен без юк. Тарихның шулай бозып язуларына яшьлектә үк күңел котыра иде. Үзем архивларда эшләп, асыл тарихны белә башлагач, Мәскәүнең бөтен әйберне үзенә яраклаштыруына ачу килә башлады. Мәскәүнең бервакытта да дөрес тарих язганы юк.
Тарих белән кызыксыну – тиз генә кабына торган әйбер түгел. 7нче класста укыганда апам Степан Злобинның татар теленә тәрҗемә ителгән «Салават Юлаев» романын алып кайтты. Мин дә моңа кызыгып, 2 көндә укып чыктым. Шул вакыт миндә: «Башкортларда Салават Юлаев булган, ә бездә нишләп горурланырлык кеше юк?» – дигән сорау туды, һәм ул миңа озак еллар тынгы бирми йөртте. 13 яшьлек малайның башына андый уй ничек килгәндер, белмим. Архивларда эшли башлагач, Бәхтияр Канкаевның, Канзафар Усаевның, Салават Юлаев кебек үк, бригадир дәрәҗәсенә ия булган кешеләр икәнен белдем. Канзафар Усаев белән Салават Юлаев икесе дә бер үк көнне – 1774 елның 5 июлендә Мәсәгут авылы янында Пугачевка 2шәр меңлек отряд алып килеп, бригадир дәрәҗәсенә ирешәләр. Бер үк көнне, бер үк сәгатьтә була бит бу. Пугачев икесен дә бертигез таныган, ләкин тарихка Салават Юлаев кына кереп калган. Башкортларда Салават Юлаевны өйрәнеп, 70ләп галим докторлык һәм кандидатлык алды. Безнең бүген Пугачев явы буенча бер генә фән кандидаты да юк. Бу – хурлык. Үз тарихыңны белмичә ничек милләт булып яшәргә була? Милләтне каһарманнар белән генә саклап калырга мөмкин. Азатлык өчен көрәшкән каһарманнар безнең өчен аеруча кадерле.
Университетта укыганда, китапханәгә кереп утырып, үз кызыксынуым белән Пугачев явы турында китаплар укый башладым. 13 яшьтә башка кереп калган сорау тынгы бирмәде. 40лап китап конспектлап чыктым. Аннары архивларга киттем. Китапханәдә үзләштергән база миңа архив документларын су кебек эчәргә ярдәм итте. Китаплар укымаган булсам, бер әйбер дә аңламас идем. Дәреслекләрдәге ялган тарих мине архивлар өйрәнүгә этәрде.
Татар тарихын мәктәпләрдә укыту юк, институтларда юк та юк инде. Мин журналистика факультетын тәмамладым. Журналист дипломы алып чыккан кеше дә Россия тарихын белми. Нигә миңа социализм ярышы белән социализм матбугатын, коммунистлар партиясенең халык контролен укытканнар? Надан чыкмас өчен безгә тарих, икътисад нигезләре кирәк иде. Мин бу турыда декан Флорит Әгъзамовка да әйттем. Бүген дә журналистикада, филологиядә тарих укытмыйлар, юкса ул – бөтен фәннәрнең нигезе. Димәк, безнең җәмгыятькә акыллы кешеләр кирәкми. Болт, гайка ясый, җир сөрә белүчеләр булса, шул җиткән. Түрәләр табынына икмәк озатырга кеше бармы – бар.
Тарихны кем укытуыннан да күп әйбер тора. Рус телле укытучы гомердә дә татар тарихын горурланып сөйләмәячәк. Беренчедән, ул аны үзе дә белми. Икенчедән, берәрсе язып бирсә дә, ул: «Татарның да Бәхтияр Канкаевы, Канзафар Усаевы, Кукмарадан чыккан Мәсәгут Гомәровы булган», – дип сөйләмәячәк. Шуңа күрә Татарстанда татар тарихын татар кешесе генә укытырга тиеш. Моның турында безнең министрлыкның уйлап караганы да юк.
Соңгы берничә елда Башкортстан якларына игътибарыгызны арттырып, еш кына авыллар буенча экспедицияләрдә йөрисез. Ни өчен нәкъ Башкортстан? Сәфәрләрдән соң күңелегезгә нинди уй-фикерләр килә?
Әйе, Башкортстанның 40лап районында булдым. Ни өчен анда йөрүемнең сере юк. Беренчедән, мин кайсы районда татарлар күпләп яшәгәнен ачыкларга теләдем. Минзәләдән алып, Уфага кадәр башкорт авыллары юк икәнен мин белә идем. «Тозлы яра» романын язганда Бүздәк районында әллә ничә мәртәбә булдым. Минем әнкәй дә Бүздәк районының Төркәй авылыннан. Шушы районда Канлы Төркәй дигән бердәнбер башкорт авылы бар. Башкортлар татарлар арасында яшәп, тел, милләт йотыла, дип әйтә алмый, чөнки алар үз мәктәбе белән яшиләр. Беркем дә аларга кысылмый, беркем дә аларны яшәргә өйрәтми. Башкортстан милли республика исемен йөрткәч, хакимияткә күпчелекне яулап алырга кирәк. Шуңа күрә алар татарны көчләп башкорт итеп яздыра. Минем исәп буенча, алар ким дигәндә 500 мең татарны үзләренә яздырып куйды инде. Безнең моңарчы авылларны күреп, халыкның тел төбен тартып караганыбыз юк иде. Барып, үзең күреп кайткач, бер галимнең дә дәлилләре кирәкми. Мин үз күзләремә ышанам.
Икенчедән, Башкортстанда берничә гасыр элек Татарстан ягыннан күченеп киткән авыллар күп. Якташлар ничек яшәгәнен күрәсем килде. Нуриман районы үзәге Кызылъяр авылына баргач, без шаккатып кайттык. Кызылъяр халкының 80 проценты бүген дә безнең Актанышлардан хасил. Кешеләр үз бабаларының кайсы авылдан күченеп килгәнен белә. Кырмыскалы районының Сарт-Нәүрүз, Сарт-Чишмә авылларында халык хәзер дә кайбер урамнарны Актаныш авыллары исемнәре белән атап йөртә. Мәсәлән, Усы, Илтимер, Качкын урамы дип сөйләүләренә шаккаткан идек. Совет хакимияте чорында кушылган исемнәр халык теленә кермәгән. Күченеп киткән кешеләр авылдашлары белән бер тирәгә тупланып яшәргә тырышканнар һәм урамны үз авылы исеме белән атаганнар. Татарларның бирешмәгәненә горурлык арта.
Әниегезне Башкортстаннан чыккан, дидегез. Берничә дистә ел вакыт узгач, «Вахит Имамов башкорт булган» димәсләрме? Әнгам Атнабаев та башкорт була язды.
Мине 1988 елда ук Башкортстанга килергә үгетли башладылар. Мине Уфада Язучылар берлеге рәисе бүлмәсенә бикләп, берлеккә керергә, башкорт әдәбиятына хезмәт итәргә бик каты үгетләп карадылар. Ул вакытта мин Татарстан Язучылар берлегенә кермәгән идем әле. Уфада 3 бүлмәле фатир вәгъдә иттеләр. Сындыра алмадылар.
Башкорт дип күрсәтергә теләүчеләргә бүген үк үз сүзегезне әйтеп калдыра аласызмы?
Башкорт язучысы булып исәпләнергә теләмим.
Остазларыгыз дип кемнәрне исәплисез?
Әллә кая ерак йөрмим, үземне укыткан кешеләрне генә әйтәм. Мәсәлән, 1-2 курста Мөхәммәт Мәһдиев укытты. 1 курсны тәмамлаганда, кешеләр йоклаган вакытта, тулай торакның уку залында утырып, беренче повестымны яздым да Мөхәммәт абыйга укырга бирдем. Калын дәфтәргә пөхтә итеп язылган әсәр иде ул. Мөхәммәт абый дәфтәремә карап торды да: «Мин бит инде кулъязмалар укый торган исемлектән чыгарылган идем, Вахит», – диде. Аннары бераз карап торганнан соң: «Икенче яктан, машинкада бастыр, дисәм, 1 битен 20 тиеннән бастырырга каян акча табасың? Машинисткасын да каян табасың?» – дип, дәфтәрне алып китте. Аннары бер дәрескә кергәндә миңа открытка бирде. Открыткага: «Укып чыктым, сөйләшергә әзер», – дип язган иде. Аның дәресләре беткәнен көттем, янына бардым.
6 сәгать дәрес укыткан Мөхәммәт абый, төшке ашка да бүленмичә, 4 сәгать буе повестька анализ ясады. Ялсыз, төшке ашсыз 10 сәгать буе эшләүгә ничек чыдады икән ул? Ул башта минем тексттан көлде инде. Авылдан чыккан малай идем. Ул вакытта әдәби әсәр язарга мине беркем дә өйрәтмәгән. Җөмләләрне никадәр озынрак яза алсам, шулкадәр сәләтлерәк булып тоелачакмын, дигән фикер белән яздым. Яртышар битле җөмләләр төзегән идем. Мөхәммәт абый озын җөмләләр янына поляга «Толстой!!!» дип язып чыккан иде. Ул миңа җөмләләрне озын язмаска кушты. Тормышта сөйләшкәнчә язарга кирәклеген, текстны күпертеп, укучыны елатырга тырышу артык булуын аңлатты. «Әдәбият – ул тормышның үзе кебек үк кырыс булырга тиеш. Әгәр герой андый түгел икән, нәрсәгә аны матурлап, чибәрләп язарга? Тракторчыны сурәтләгәндә аны драма театрында уйнаган артист кебек сөйләтергә кирәкми», – диде миңа Мөхәммәт абый.
Сез озак еллар Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсен җитәкләдегез. Сез эшләгән елларда Чаллыдан Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова кебек кыю, кискен фикерле язучылар чыкты. Бу исемлеккә үзегезне дә кертәм. Аның заманы шундый булдымы? Әллә башка сәбәпләре бар идеме? Ни өчен Татарстанны Чаллы язучылары шаулатты?
Беренчедән, заманы шундый иде. Икенчедән, Чаллыда яшьләр күп иде. 1970 елларда якын-тирә татар районнарыннан бик күп яшьләр Чаллыга «КамАЗ», шәһәр төзелешенә ыргылды. Ул вакытта авылларда яшәү шартлары начар иде. Юллар, клублар булмады. Күпләр авыл тормышыннан котылырга теләде. Шушы вакытта «КамАЗ» төзелешенә чыгып китү мөмкинлеге туды. Ул елларда өйләнешкән парларга 1 елдан фатир да бирәләр иде. Акчаны да мулдан түләделәр. Минем әти дә, пенсиясе күбрәк чыксын дип, анда китеп эшләп алды. Бер классташ 1,5 ел эчендә Чаллыда 3 бүлмәле фатир алды. Бу бит – күрелмәгән хәл. Ничек халык шунда ыргылмасын?
Чаллыга киткән яшьләр 1990 елларда 40 яшьләргә җитте. Бу яшьтә кеше тәҗрибә туплаган, үз фикерен белдерергә өлгергән була. Алар шәһәрнең бик кызу темплар белән руслаша баруын күрде. Чаллыда 80 милләт вәкиле җыелган дигән сылтау табып, хакимият татар мәктәпләрен ачмады, булганнарын да ябып бетерде. Бер генә татар бакчасы да юк иде. Халыкның яртысы төрле районнардан җыелган татарлар була торып, балаңны татарча укытырга мөмкинлек булмасын әле!
«КамАЗ»да эшчеләрнең 40 проценты татарлар булса, җитәкчелектә 16 проценты гына иде. Татарлар җитәкчелеккә юл ябык икәнен аңлады. Үзгәртеп кору чоры, мөстәкыйльлек өчен көрәш башлангач, халык үз фикерен белдерергә әзер иде инде. Шуңа күрә татар яшьләре шундук кабынды. Җитмәсә, «КамАЗ»ны Татарстан юрисдикциясеннән чыгарып, турыдан-туры Мәскәүгә буйсындырырга теләгәннәр иде. Халык моңа юл куймады. Кешеләр бердәм булып чыккач, шәһәр җитәкчелеге шыр җибәрде. Милли мәктәпләр ачарга да рөхсәт бирелде. 52нче комплекста 2 мәктәп бар иде. Без инициатив төркем төзедек тә, фатирлар буенча йөреп, татар балаларын барлап, ата-аналардан гаризалар җыеп чыктык. Аннары 2 мәктәпнең берсен татар мәктәбе итүгә ирештек.
Сез 2015 елдан бирле «Мәдәни җомга» газетасын җитәклисез. Газета бүген нинди хәлдә? Газетаның һәм, гомумән, татар матбугатының киләчәген ничек күзаллыйсыз?
Әгәр хәлне үзгәртмәсәләр, татар матбугаты үләчәк. Ни өчен? Элек почта, газета-журналларга язылуны оештыру өчен, ялгышмасам, 3 млрд сум субсидия ала иде. Дмитрий Медведев Россия Президенты булып утыргач, бу субсидияләрне бетерде. Почтада тиз генә сәүдә итү системасын керттеләр. Мин ул вакытта Чаллыда идем әле. Чаллы почтасы җитәкчесе йөк машиналары белән товар ташый башлады. Ялгышмасам, 1 атна эчендә 8 «КамАЗ» товар алып кайтып, шәһәр почталарына, якын-тирә районнарга тараттылар. Аның каравы, Россия почтасының генераль директоры 1,8 млрд сумга Мәскәү уртасында үзенә фатир сатып алды. Бу турыда тавыш чыккач, аны төрмәгә утыртырлар, дип өметләнгән идем. Юк, тыкмадылар. Ни өчен аңа урлашырга рөхсәт иттеләр? Чөнки түрәләргә матбугат кирәкми.
Әгәр бүген дә дөресен яза торган газета-журналлар булса, без мондый хәлгә төшми идек, «блокадада» калмый идек. Шуңа күрә аларга матбугатны үтерү файдалы, ә милли матбугатны – бигрәк тә. 2017 елда милли телләрне укыту туктатылды. Милли матбугатны үтермичә, милләтне бетереп булмый. Шуңа күрә матбугатның үсәргә өмете юк. Кеше хәзер газета алдырмый. Беренчедән, аңа аны китереп бирүче юк. Икенчедән, татар укымый. Ул укымышсыз милләткә әйләнде. Татарга нинди генә әйбер язып салма, ул аны барыбер укымый. Ул үзенең надан каласын аңламый. Ул гайбәт яза торган сары газетага рәхәтләнә. Аңа 1941 елның 9 августында Берлинны бомбага тоткан Казан очучылары турында мәкалә кирәкми. Мин 3 санга генерал Ефремов фаҗигасен яздым. Бер армиядән 880 кеше исән калган. Татарларга ул да кирәкми. Алар шушы фаҗиганең кире әйләнеп кайтасы турында уйлап та карамый яши. Бүген ашарга кишер, бәрәңге, кәбестә, йомырка булса – шул җиткән. Мин үземнең милләтнең шундый наданга әйләнүенә шаккатам. Нинди корсак колына әйләнгән милләт без? Театрга барсалар, аларга уен-көлке, шырдый-бырдый кирәк. Җырчыларны шырдый-бырдыена ябырылып йөриләр. Аларга акча жәлләмиләр. Ал китап, укы! Исхакыйлар заманындагы милләт түгел без. Беткән милләт без. Без үз-үзебезне күккә чөяргә яратабыз, ләкин безнең иң яхшы чорыбыз революциягә кадәр булган. Революциягә кадәр татар Россиядә иң укымышлы милләт булган. Хәзер укымышлы түгел.
Татар халкы татар милләте булып күпме яшәр? Гаяз Исхакыйның инкыйраз турында әйткән сүзләре белән килешәсезме?
Әгәр болай барса, без 20 елдан бетәбез, чөнки оныклар татар телен укымый һәм белми. Оныкларның минем янга кунакка килгәч кенә татарча сөйләшергә тырышуы белән китап-газета укый алмый. Минем оныклар татарча укымый, ә аларның баласы – сөйләшмәс тә. Димәк, 2050 елда татар телендә сөйләшүче кеше калмаячак. Бер генә татар бакчасы, бер генә татар мәктәбе ачу турында да уйламыйлар. Бу берәүгә дә кирәкми. Минем әйткән сүзләр түрәләрнең башына ник кереп карамый соң? Ник без Мәскәүдән куркып яшәдек соң? 1990 елларда татар мәктәпләре, милли университет ачып була иде, чөнки ул вакытта ил белән исерек Ельцин җитәкчелек итте. Шул вакытта милли университетны ачып куярга иде, ә педагогия университетын, Мәскәү акча бирә дип, ябып куймаска иде. Мәскәү биргән акчага без нинди файда күрдек соң? Бүген тарих укытырга татар тарихчысы юк. Татарча сөйләшә дә белмәгән укытучы татар тарихын укыта алмый. Татар бит иртәгә татар театрына йөрмәячәк, татар китап-газетасын укымаячак. Иртәгә аңа Тямаев белән Бәдретдинова да кирәкмәячәк. Татарга Киркоров, Басков кирәк. Шәһәрдә яшәгән ике татар очрашса, алар рус артистларының гайбәтен саталар.
Милләт йокысыннан айнып, үсә башлар, дигән өмет бармы соң?
Дәүләтсез милләт телле була алмый. Киләчәк буын милли мәгарифне торгызам дисә, белгечләр кирәк булачак. Димәк, моны булдыра алырлык кадрлар әзерләп куярга кирәк.
***
Вахит Шәех улы Имамов 1954 елның 18 мартында Актаныш районы Иске Байсар авылында туа.
1982 елда Казан университетын тәмамлый.
1982 елдан Чаллы шәһәрендә башта урта мәктәп укытучысы, соңрак «КамАЗ»да мастер булып эшли.
1991 елдан «КамАЗ» нәшриятының баш мөхәррире.
1997 елдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе.
2015 елдан «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире.
В.Имамов әдәбиятка «Ир канаты» (1988), «Нәзер» (1991) исемле повестьлар һәм хикәяләре белән килеп керә һәм татар халкы тарихына багышланган «Сәет Батыр» повесте (1994), «Утлы дала» романы (2002) һәм «Татарларның Ватан сугышы» (1993), «Запрятанная история татар» (1994) очерклар җыентыклары, «Казан дастаны» (2005; русчага тәрҗемәдә «Казанская крепость», 2005) җыентыгы белән таныла. Аларда туган җиргә карата көчле мәхәббәт хисләре, комсызлар һәм хыянәтчеләрне кискен гаепләү күзәтелә.
Язучы иҗатында, тарихи темалар белән беррәттән, заман проблемаларын яктырткан әсәрләре да бар. «Тозлы яра» романы (2004) белән В.Имамов тоталитар җәмгыятьнең чын йөзен татар авылы призмасы аша ачып бирә. «Япун татары» романында (2004) Ватанын ташлап китәргә мәҗбүр булганнар – эмигрантлар язмышын сурәтләп, халкыбызның киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итә.
«Өмет» (1992), «Нәзер» (1993) повестьлары буенча телефильмнар төшерелгән.
Чыганак: Tatarica онлайн-энциклопедиясе.