«Вау, тыңлап туеп булмый» – Рузилә Хәйретдинова ятларга калган ярлар турында җыр чыгарды
«Бу җырым күпләрегезнең күңеленә хуш килер дип ышанасым килә», – дип яңа җырын тәкъдим иткән Рузилә Хәйретдинова.
«Насыйп булмаган ярлар» җырының сүзләрен Айгөл Вәлиуллина иҗат иткән, ә көен Дилүс Шәйхразиев язган.
«Вау, тыңлап туеп булмый торган җыр. Җиренә җиткереп, безгә матур итеп башкарып биргәнегез өчен рәхмәт»;
«Күңелгә, йөрәккә үтеп керә торган җыр»;
«Ничәнче көн шушы җырны көйләп йөрим»;
«Искитмәле булган», – кебек матур комментарийлар белән җырчыны канатландырганнар.