Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Васил Шәйхразыев һәм журналистлар: Президентны ничек атарга һәм Сабантуй кем бәйрәме?

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Ул чараларның күбесен «Татар-информ», «Интертат» сайтларында яктыртып бардык. Без барысын да хәтерлибез. Журналистлар үзләренең күзәтүләре, тәкъдим-фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Васил Шәйхразыев һәм журналистлар: Президентны ничек атарга һәм Сабантуй кем бәйрәме?
Салават Камалетдинов

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 2022 елда үткән форумнар, Сабантуйлар, очрашулар, акцияләр, фестивальләр турында сөйли торгач, аларның чыннан да күп булуын аңлыйсың. Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Татар журналистлары форумы, «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, Федераль Сабан туе, шахтерлар Сабан туе, Бөтенроссия авыл Сабан туе, «Татарча диктант», «Татар кызы» һәм башкалар, һәм башкалар. 

Рәис чыгышын тыңлаганнан соң, журналистлар сораулар яудырды. 

«Президент атамасы буенча һәр тәкъдимне хупларга әзер»

Иң беренче сорау «Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповтан булды. 

«Көн үзәгендә торган мәсьәлә – Президент атамасы. Сез ничек карыйсыз? Римма Атласовна (иск. – Ратникова), фикер алышу дәвам итәчәк, дип әйтте. Ул үзе «юлбашчы» дигән атаманы тәкъдим итте. Сез нинди атама тәкъдим итәр идегез?» – дип сорады журналист.

Бер караганда, без һәрвакыт юлда, икенче яктан, башлап алып баручыбыз бар. Милли шура рәисе буларак, мин бу мәсьәләгә битараф булып кала алмыйм. «Президент» булып калу бик мөһим, ләкин закон рөхсәт итми. Рөстәм Нургалиевич безнең өчен барыбер Президент булып калачак.

Атама буенча тәкъдимнәр булыр, мин һәрберсен хупларга әзер. Ничек кенә булса да, закон нигезендә, ул башта «глава» дип язылачак, өтер аша инде өлкә тәкъдим иткән исем булачак. Шулай да оешма җитәкчеләре, активистлар, татарлар озак вакыт «Президент» дип йөртерләр дип уйлыйм», – диде Милли шура рәисе.

Төбәкләрдәге газеталарга ярдәм турында: «Киләсе ел азагына эшләрбез»

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов төбәкләрдәге массакүләм матбугат чараларына грант ярдәмен бирү мөмкинлеген карауны сорады.

«Төбәкләрдәге матбугат чараларына Татарстан тарафыннан грантлар булдырылса, эшләргә җиңелрәк булыр иде. Техника ягын да яңарта алыр идек. Бу мәсьәлә Бөтендөнья татар конгрессының соңгы съездында да күтәрелгән иде», – диде ул.

Васил Шәйхразыев грантлар белән эшләве авыр булачагын әйтте.

Массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләрен җыйган вакытта бу турыда сөйләштек. Киләсе елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча ярдәм итү формасын карарбыз. Грант дигәч, авырлыклары да бар. Беренчедән, аны яза белергә кирәк. Иганәчеләр табып, ярдәмне премия яки бүләк форматында бирә башласак, уңайлырак булыр иде. Грантны, фотоаппарат, видеокамера яки башка техникага, дип алу авыр була», – дип аңлатты ул.

Рәис бу эшне эшмәкәрләр белән башкару мөмкинлеге булуын әйтте.

«Киләсе ел азагына эшләрбез, дип уйлыйм. Булат әфәнде (иск. – Булат Ибраһимов – Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендәге Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге мөдире) рейтинг ясар, һәм шул рейтинг нигезендә бүләкләрне тапшырырбыз. Бүләкләр техника яки акчалата сертификат формасында булыр», – диде ул.

Исхак Хәлимов киләсе яртыеллыкта газетаның тиражын 2 тапкыр арттыру бурычы торуын әйтте. «Безгә өлкә татар автономиясе, мөфтият, «Сембер» бизнес клубы ярдәм итә. Бу бурычны үтәрбез, дип өметләнәбез», – диде баш мөхәррир.

Сабантуйны «татар халкының милли бәйрәме» дип теркәргә тәкъдим ителде

Сабан туйлары күп булгач, аларга игътибар да, таләпләр дә күбрәк. Игътибарлы журналистлар үз күзәтүләре белән уртаклашты.

Сабантуйны «татар халкының милли бәйрәме» дип теркәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар.

«Бөтенроссия авыл Сабантуенда миллилек җитми, дип саныйм. Быел Мордовиядәге Сабантуйда җирле журналистларның, үзәк телевидение һәм блогерларның чыгышларын күзәттем, алар бервакытта да «татар» сүзен кулланмады, «Бөтенроссия авыл Сабантуе» дип кенә әйттеләр. Башка милләт белән кушылып, татар Сабантуен башка милләтләргә бүләк итмибезме?» – дигән сорау бирде татар блогеры Фәгыйлә Шакирова.

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ»ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов та шул сорауны күтәрде.

«Төрле өлкәләрдәге Сабантуйда булырга туры килде. Бер генә җирдә дә «Сабантуй» дигән сүз янында «татар» сүзе язылмаган. «Всероссийский шахтерский Сабантуй», «Всероссийский сельский сабантуй» дип русча язылган, «татар» бәйрәме булуы турында сүз юк. Дөрес, анда прологта татарча бара, татар милли бизәкләре бар, әмма без аның татарныкы икәнен белсәк тә, башка милләт халыклары арасында моның бөтенләй татарныкы икәнен белмәүчеләр дә җитәрлек – мин сораштырдым. Берәр урынга булса да, Сабантуйның татар халкының милли бәйрәме икәнен язып булмас идеме? Кайбер кеше бәйрәмнең татар халкыныкы икәнлеген аңламый, «халыкара бәйрәм» дип кенә җавап бирәләр», – дип әйтте ул.

Милли шура рәисе тәкъдимнәрне тыңларга әзер булуын әйтте.

«Сәхнәдә дә, менюда да, бүтән җирләрдә дә язарга урын табарбыз. Тәкъдим итегез, тыңлыйбыз. Программа татар телендә алып барылгач, татар язулары булгач, Сабантуйның татар халкыныкы икәне болай да аңлашыла, дип уйлый идек. «Татар» дип язарга кирәк дип табасыз икән, монда бернинди каршылык юк», – дип җавап бирде ул.

Рәмис Латыйпов, мисал буларак, «Халыкара татар шахтерлары Сабантуе» дип атап булыр иде», – диде.

«Быел Бөтенроссия авыл Сабантуе Мордовиядә булды. Үзебезнең Сабантуйларны чит өлкәдә үткәргән вакытта, шушы өлкәнең гореф-гадәтләрен үзебезгә алырга тиеш булабыз, бу – компромисс. Татарстан өчен программаның кереш өлеше 20 минут бара, җирле халык 12-15 минут чыгыш ясый. Азактан бөтен халык уртак зур номер белән тәмамлый. Сабантуйны башкача үткәрү кыен булачак», – диде Милли шура рәисе.

Аның фикеренчә, Татарстан үз таләпләрен куйса, федераль Сабантуйны үткәреп булмас иде. «Читтә яшәүче татарлар Сабантуйны Иркутск, Владивостокта үткәргән вакытта, татар халкы өчен үткәрә, чөнки анда татар халкы гына килә дә», – диде Васил Шәйхразыев.

Сабантуйны үткәрү программасында үзгәрешләр брошюра булып тәкъдим ителәчәк

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйның эчтәлеген баетырга кирәклеген әйткән иде. Бу өлкәдә эшчәнлек барамы?» – дип кызыксынды Рәмис Латыйпов.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, күрсәтмә-тәкъдимнәр брошюра булып тәкъдим ителәчәк. «Режиссерлар белән күрешеп, февраль-март айларында уртак фикергә килә алсак, минемчә, Сабантуйга әзерләнә башлар идек.

Казан дәүләт мәдәният институтында очрашу булды. Бу өлкәдә Татарстан Мәдәният министрлыгы да эш алып бара. Республиканың баш режиссерларын җыеп, фикер алыштык. Без Сабантуйда дүрт юнәлешне берләштерергә тиеш: татарлык, аш-су ризыклары, спорт һәм милли кием.

Сабантуйны үткәргәндә, татар гореф-гадәтен чагылдыру (программаны алып бару тәртибе) мөһим. «Сабантуй татар халкының милли бәйрәме икән, бәйрәмдә татар милли ризыклары тәкъдим ителергә тиеш. Милли ризыкларны, ашларны пешереп чыгару зарур. Сабантуйда һәрвакыт милли уеннар булган. Ат чабышы, баганага менү, көрәш һ.б. милли уеннарның дәрәҗәсен күтәрү мөһим.

Ир-ат башына түбәтәй кия икән – милли кием кебек кабул ителә. Ә хатын-кызлар ничек киенергә тиеш? Сорау туа. Сабантуйга милли киемне кайтара алырбызмы? Уйларга кирәк. Без программаның кереш өлешендә тамашачыга төп фикерне җиткерәбез. Иртәгә Сабантуй була, дибез икән, аны дөрес итеп үткәрү таләпләре әле кабул ителмәгән. Икенче елда беренче федераль Сабантуй 28 майда Әстерханда булачак. Без анда бөтен мөмкинлекләрне күрсәтергә тиеш», – диде Милли шура рәисе.

Киләсе елда Идел елгасы буенда урнашкан төбәкләрне берләштергән Идел буе Сабантуе була

Васил Шәйхразыев киләсе елда Идел буе Сабантуе оештырылачагын әйтте.

«Су юлы дигәндә, үз вакытында Оренбург өлкәсе, Башкортстан, Татарстан халкын җыеп, Ык буе Сабантуен уздыра башлаган идек. Киләсе елда Идел буе Сабантуен үткәрәбез. Идел елгасы буенда 15 төбәк урнашкан. Шул ук вакытта 26 өлкәнең инеше Иделгә коя. 41 төбәк Идел елгасы белән бәйле, аның күбесе – татарлар. Шуның нигезендә дә, без эшне алып барачакбыз.

Сабантуй халыкны берләштерә, бөтен милләтләргә татар халкының кунакчыл икәнен күрсәтә. Быел беренче тапкыр Казахстанда Иртыш буе Сабантуен үткәрдек. Сабантуй алдыннан элек мәдәни чаралар үткәргән булсак, без хәзер дөньякүләм конференцияләр дә алып барабыз», – диде ул.

«Татар мәктәпләре арта, дип әйтмим, ләкин булганын саклап калу мөһим»

Сабантуйларыннан соң тел мәсьәләсе күтәрелде.

«Татар теле дигәндә, татар теле укытучылары, татар мәктәпләре, татар классларыбыз бар. Алар арта дип әйтмим. Ләкин бүгенге көндә булганнарын саклап кала алсак иде. Хәзерге заманда үзебезнең лаеклы урыныбызны алырга телибез.

Россиянең төрле төбәкләрендә укытыр өчен татар теле укытучыларын һәм татар телендә сөйләшә торган мулла җибәрү турында сораулар килә. 20-30 ел элек Казанда белем алган кешеләр чит төбәккә эшләргә чыгып китә иде, чөнки Татарстанның, Казанның да дәрәҗәсе башка булды. Бүген Татарстан да, башкалабыз да – лидер. Бер кешенең дә моннан чит төбәккә эшләргә чыгып китәсе килми, чөнки Татарстанда уңай шартлар тудырылган. «Үзегезнең кешеләрне җибәрегез. Укытып, кире кайтарабыз», – дип җавап бирәбез, – диде Васил Шәйхразыев.

«Россия төбәкләренә кирәк кадәр татар теле дәреслекләрен җибәрәбез»

«Минем белүемчә, Россия төбәкләрендә татар дәреслекләре җитеп бетми. Бу мәсьәләне Бөтендөнья татар конгрессы да кайгыртырга тиештер, дип уйлыйм. Элек бу эш белән шөгыльләнә торган «Мәгариф» нәшрияты бар иде. Кызганыч, ул системаны юкка чыгардылар. Дәреслекләр басу нәшриятын кире кайтарырга кирәктер, бу мәсьәләне хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрергә кирәк дип саныйм», – дип сорады «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон.

Васил Шәйхразыев дәүләт программасы нигезендә дәреслекләрне төбәкләргә тарату эше дәвам итүен әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессы ел саен аларны тарата. Газельләр белән төяп җибәреп торабыз. Әгәр дә теге яки бу өлкәдән тәкъдимнәр бар икән, аны безгә җиткерергә кирәк.

Әсбапны төбәккә илтү өчен Мәгариф министрлыгыннан лицензия алырга тиешбез. Бүгенге көндә 44 дәреслек нигезендә сертификация үтәбез. Кулланмалар да бар. Кемнәр гариза бирә – бернинди авырлык юк, без төяп җибәрәбез. Моның өчен бюджеттан ел саен 3 миллион бүлеп бирелә. Бу мәсьәлә белмәгәнлектән килеп чыгадыр. Димәк, без ул төбәкләргә барып җитмәгәнбез», – диде Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразыев: «Бер төбәктәге төрле татар оешмалары бердәмлекне күрсәтсен иде»

«Бөтендөнья татар конгрессы канаты астына төбәкләрдән 500гә якын оешма кергән. Кайбер төбәкләрдә берничә татар оешмасы бар. Яшерен-батырын түгел, ул төбәкләрдәге оешмалар арасында татулык җитеп бетми. Әгәр андый төбәкләрдән бер генә оешманы үзегезгә алсагыз, бу аларны берләштерү эшендә ярдәм итмәсме?» – дип сорады «Сөембикә» журналы журналисты Гөлнур Сафиуллина.

Васил Шәйхразыев әйтүенчә, милләткә эшләгән вакытта, бер өлкәдәге татар оешмалары арасында төрле сәбәпләр булырга мөмкин. «Ләкин җитәкчелек, халык алдына чыкканда, эш алып барганда, сез бердәмлекне күрсәтегез», – дип киңәш итәм.

Мин өлкәләргә барганда, алар бер-берсе белән тату, бердәм эшлиме, дип кызыксынам, мин аларның һәрберсен бертигез күрәм. Ошыймы, ошамыймы, һәр оешма вәкилләре белән очрашырга тырышам. Алар милләткә хезмәт итә. Берсендә – 10, икенчесендә 1000 кеше. Ләкин мин аларның һәрберсенә рәхмәтле. Монда һәр аңлашылмаучанлыкның үз ярасы, сынган канаты бар. Без аларның һәрберсе белән эшлибез.

Милләткә хезмәт итүчеләрнең начары яки яхшысы булмый. Безнең өчен алар һәрберсе бертигез. Барысы да үз эшчәнлеген алып бара, һәрберсе үз миссиясен эшли. Аларны берләштерәбез, дисәк, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмас. Һәрберсенең үз арбасы бар, мөнәсәбәтләре төрле», – дип аңлатты ул.

Журналистларга: «Милләтне берләштерү өчен зур көч куясыз»

Очрашу азагында Милли шура рәисе журналистларга рәхмәт сүзләрен әйтте.

Ел дәвамында бер-беребезне аңлап, кулга-кул тотынышып эшләдек. Төбәкләргә чыкканда җырчылар, биючеләр, язучылар, журналистларны алырга тырышабыз. Быел күп кенә чараларга журналистларны алып бардык. Чараларның күбесендә «Татар-информ» журналистлары булды. Алар үз фикерләрен әйтте. Бу – безнең өчен бик мөһим. Бу очрашу да киләсе елга план коруда мөһим, чөнки сез биргән сораулар – йә халыктан, йә үзегездән, йә хезмәттәшләрдән чыккан. Ул сорауларга игътибар итәбез.

Милләтне берләштерү өчен зур көч куясыз. Сез безнең эшне күрсәтмәсәгез, язмасагыз, сөйләмәсәгез, «сарафан радиосы» белән ерак китеп булмый. Сез язасыз, сөйлисез, мактыйсыз, күрсәтәсез, ачуланасыз, тәкъдим итәсез. Безнең төп эш – аңлау, үзгәрергә тырышу. Кайвакыт киңәшләрне колакка гына килеп әйтәсез. Безнең дөрес әйтмәгән вакытлар була, сез эшләтәсез. Бергә эшләү – безнең өчен зур горурлык», – диде ул.

Киләсе елда да бергә-бергә эшләргә насыйп булсын!

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 декабрь 2022
    Исемсез
    бу Вэсилне буклы чыбыркы белэн ярырга кирэк, татар сатлыгын
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100