Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вәлиулла Якупны искә алу кичәсендә татарлар турында сөйләшү: «Без кайда ялгышканбыз?»

Апанай мәдрәсәсендә дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге милләт язмышы, татар телен саклау һәм диннең роле турында фикер алышты. Фәнни җыенда яңгыраган төп фикерләрне «Интертат» укучыларына да тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Вәлиулла Якупны искә алу кичәсендә татарлар турында сөйләшү: «Без кайда ялгышканбыз?»
Абдул Фархан

19 июль көнне Апанай мәдрәсәсендә «Татар телен саклап калуда һәм аның үсешендә «Иман» нәшриятының керткән өлеше: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән конференция узды. Конференция Казанда танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы, Апанай мәчетенең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу чаралары кысасында үткәрелде. Диния нәзарәтенең белем бирү бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов 2012 елның 19 июлендә атып үтерелгән иде.

Фәнни җыенда дин әһелләре һәм татар җәмәгатьчелеге: Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды директоры Нурия Һашимова, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, танылган тарихчы Энгель Таһиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, күренекле шагыйрьләр Ләбиб Лерон һәм Рифат Сәлах катнашты.

Фәнни җыен барышында Вәлиулла хәзрәт Якуповның катлаулы тормыш юлы һәм ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлары, Апанай мәчетенең эшчәнлеге, татар телен саклау, милләтнең үткәне һәм киләчәге турында чыгышлар ясалды.

Фото: © Абдул Фархан

«Бүтән милләтләргә без дәүләтне таратырга тиеш түгел»

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

Милләтебезнең кимүенә 3 зур сәбәп бар: динсезлек, телне югалту, катнаш никах. Алдагы сан алуда 600 мең югалткан булсак, киләсе сан алганда 1 млн га кимибез әле. Монда башкорт та, беркем дә гаепле түгел. Әнгам Атнабаевның язган шундый сүзләре дә бар әле:

Син башкортмы, син татармы –

Анда түгел мәсьәлә.

Башкорттан да, татардан да

Урыс туа – вәт бәла! –

Менә кайда мәсьәлә!

Балаларыбыз телен, динен, милләтен белеп, горурланып үсәргә тиеш. Дәүләтчелекне сакларга, дибез, ләкин ул кулга корал тотып яклау гына түгел. Байлыкның да «дәүләт» дигән мәгънәсе бар. Шуңа күрә кызлар да, тел дә, галимнәребез дә, китапларыбыз да – безнең дәүләтебез, уңга-сулга, бүтән милләтләргә без ул дәүләтне таратырга тиеш түгел.

Фото: © Абдул Фархан

«Безнең каныбызда империя каны бар»

Тарих фәннәре докторы Энгель Таһиров:

Кем ул татар? Кайдан килеп чыккан ул? Кайда аның тамыры? Алтын Урдасы бар икәнлеген, Болгар заманын беләбез. Безнең тарихи тумыш Кытай тирәсендә, ул вакытта Кытайның атамасы дә булмый, төрле халыкларга бүленеп яшиләр алар. Алар утрак тормыш алып баручы халык булса, без – күчмә, сугышчан халык булабыз. Безнең каныбызда империя каны бар, без шундый канлы булмасак, безне күптән таптап киткән булыр иделәр.

Татар халкының тарихы бик бай, без аны белеп кенә бетермибез. 3 мең ел дибез дә, шуның белән канәгатьләнәбез. Дөресен генә әйткәндә, безнең тарих 5 мең елга тарта. 3 меңме, 5 меңме... Анысы кемне ничек кузгата инде, алай ук мөһим түгел. Ләкин аның эчтәлеге, нинди юл салуы мөһим. Татар – Тын океаннан алып Атлантик океанга кадәр юл үткән, бүтән халыкларны да үстергән халык ул.

Хәзер татарның саны кими, дибез. Монысы да мөһим, киметмәскә тырышырга кирәк, ләкин мөһимрәк мәсьәлә – ул татарның сыйфаты. 1 миллионга кимегән икән, ә калганы нинди? Үрнәкме соң? Татар халкының сакланып калуында кешеләр, дәүләтләр арасында күпер сала белү, уртак тел таба алуы мөһим.

Татар телен сакларга кирәк, дигән мәсьәләне хәзер бик каты күтәрәбез. Мәктәпләрдә, университетларда, урамда русча сөйләшкән заманда телне саклый торган фактор нәрсәдә? Дөнья күләмендә таралган иң беренче тел – латин теле, аны инглиз теле җиңә, ә хәзер инглиз телен кытай теле басып килә. Кытай халкының безнең белән чагыштырганда күп әйберләре азрак яки бөтенләй юк, ләкин ул үсә һәм беренче дәүләт булып килә. Ә дәүләт артыннан тел бара. Телне үзеннән-үзе саклап калып булмый, аңарга энергия, көч бирү өчен, аның үрнәк булуын күрсәтү мөһим. Кытай менә шундый үрнәк күрсәтә һәм шуңа күрә алга бара.

Фото: © Абдул Фархан

«Ниндидер зур дәүләт булган кебек кыяфәт чыгарып йөрү – үз-үзебезне алдау гына»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

Безнең халык үз тарихыннан бик җаһил, без үз тарихыбызны белмибез һәм кызыксынмыйбыз. Белмәү – ул гаеп түгел, ә кызыксынмау – гаеп. Белмәү, наданлык аркасында төрле фантазияләр үсеп чыга. Тарих белән әз генә кызыксына башлаган кешеләр «Безнең халкыбыз, тарихыбыз бөек булган, фәлән дә төгән» дип кычкырырга ярата, ләкин бу, минемчә, халыкның уяулыгын югалтуга китерә. Әлбәттә, безнең тарих бөек. Әгәр дә шәҗәрәне Таҗетдин Ялчыгол, Нух пәйгамбәрләргә китереп тоташтырсак, анда бөек шәхесләр бик күп. Әфләтүн (Платон) дә шәҗәрәгә кереп утыра. Ул чагында, әлбәттә, горурланырга мөмкинлекләр күп. Ләкин бөек халыкның үз дәүләтчелеге була. Дәүләтчелек безнең бар, ләкин, дөресен әйтергә кирәк, горурланып йөри торган дәүләт түгел бу. Ниндидер зур дәүләт булган кебек кыяфәт чыгарып йөрү – үз-үзебезне алдау гына. Безнең дәүләт югалган.

Безнең бабаларыбызның ялгышы безне һаман чабудан тотып тора. Без кайда ялгышканбыз? Ул ялгышның нинди сәбәпләре булган? Шуны аңларга кирәк. Безнең шундый хәлгә калуның сәбәпле бик ерак 500-400 елларга ук килеп тоташа, Казан ханлыгы таркалган чорга. Бездә бердәмлек булмаган, һәм ул әле дә юк. Без бер-беребезгә адым ясарга кыенсынабыз, тәкәбберлек көчле.

Мәсәлән, тарихка кереп китәбез икән, рус халык авыз иҗатында, әкиятләрендә патша эзләп йөриләр, иң соңгы чиктә «Иван-дурачокны» мич башыннан алып, тәхеткә утырталар. Татар әкиятләрендә ничек? Патшаны үтерәләр дә, дәгъвачылар килеп чыга, аның кызын алалар һәм тәхет өчен көрәш башлана. Әкиятләр халык тормышның хакыйкатен чагылдырган. Димәк, бездә бер лидерга буйсыну урынына, һәркем үзе юлбашчы булырга тырыша. Ләкин, тарих күрсәткәнчә, юлбашчылар күп була алмый.

Татар теле мәсьәләсенә килгәндә, хәзер мәчетләрдә вәгазьләрне татар телендә укырга тырышалар, әмма шулай да татар телен белмәүчеләргә: үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар һәм башкаларга вәгазьне рус телендә сөйлиләр. Үзбәкләр, кыргызлар татарча аңлый бит. Ә таҗиклар – юк... Әгәр дә без Таҗикстанда мәчеткә керсәк, безгә татарча сөйли башлаячаклармы? Беркайчан да сөйләмәячәкләр. Вәгазь сөйләгәндә Коръәннән дә өзекләр китерелә бит, шуңа я аңлаганы белән канәгатьләнсен, я татар телен өйрәнсен. Без үз телебезне үзебез хөрмәт итәргә, мөккибән булырга тиешбез, без хөрмәт итмәсәк, телебезне кем хөрмәт итсен?! Тел – ул халык дигән сүз. Теле барның иле бар. Телең юк икән, син башка халыклар арасында эреп югаласың, һәм ул халыклар өчен «тирескә» әйләнәсең.

Фото: © Абдул Фархан

Апанай мәдрәсәсендә Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алу кичәсеннән фоторепортаж

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 21 июль 2023
    Исемсез
    Толерантлык татарга бик куп зыян салган эйбер. Шул толерантлык сонгы 25 елда татарны миллэт буларак хэлсезлэндерде, коч дэртен алды.
  • 21 июль 2023
    Исемсез
    Кая соң монда Вәлиулла хәзрәт Якупов турында сүз?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100