Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакыйга булмый калган вакыйга: Илһам Шакиров премиясе кемгә, ничек һәм нигә бирелде?

Соңгы мәдәни яңалыкларыбызның берсе – Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең беренче лауреатлары билгеле булды. Ләкин, ни гаҗәп, ә бәлки, гаҗәп тә түгелме – әлеге тема зур колач алмады. «Татар-информ» хәбәрчесе экспертлар белән бергә премия тирәсендәге вазгыятькә нәтиҗә ясый.

news_top_970_100
Вакыйга булмый калган вакыйга: Илһам Шакиров премиясе кемгә, ничек һәм нигә бирелде?
Рамил Гали, Салават Камалетдинов, Михаил Захаров, Владимир Васильев

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе кемнәргә бирелә соң? Милли вокаль сәнгать өлкәсендәге зур казанышлар өчен, башкару осталыгына ия булган һәм татар җыр культурасын саклау, аны популярлаштыру һәм профессиональ вокаль иҗатны үстерү буенча эшчәнлек алып барган, танылган башкаручыларга бирелә. Нигезләмәгә шулай дип язылган.

Оештыручылар бу бәйгене Тукай премиясеннән соңгы иң дәрәҗәле премия дип атый. Приз фонды — 600 мең сум. Анда 200әр мең сумлык өч премия бирелә: профессиональ җырчылар өчен ир-ат һәм хатын-кыз вокалы, халыкчан җыр номинациясе. 

Объективлык максатыннан ике баскычлы комиссия каралган. Ягъни, экспертлар рейтинг буенча баллар куя, әлеге баллар нигезендә ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге комиссия карар чыгара. 

Шушы көннәрдә әлеге карар чыкты. Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең беренче лауреатлары билгеле: 

  • хатын-кыз вокалы буенча Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Шутиков җитәкчелегендә халык уен кораллары оркестры солисты Резеда Галимова; 
  • ир-ат вокалы буенча Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров,
  • халыкчан җырчы (һәвәскәр) — Флёр Шакиров — Илһам Шакировның бертуганының улы. 

Комиссия әгъзалары турында да мәгълүмат бар. Менә алар — дәрәҗәле премия лауреатларын билгеләү җаваплылыгын үз өстенә алган затлар:

Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе;

Ирада Әюпова, Татарстан мәдәният министры, комиссия рәисе урынбасары;

Комиссия әгъзалары:

— Татарстанның һәвәскәр композиторлар иҗтимагый оешмасының идарә рәисе, композитор Риф Гатауллин; 

— ТР Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Ркаил Зәйдулла;

— Илһам Шакировның туганнан туганы Руфия Зарипова;

— ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү һәм мәдәният идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова;

— Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина;

— Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов;

— Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов.

Илһам Шакиров премиясенә быел 27 гариза кергән.

Ир-ат вокалы: Илһам Вәлиев, Филүс Каһиров, Рим Камалов, Ришат Төхфәтуллин, Рафис Хөснетдинов.

Хатын-кыз вокалы: Резеда Галимова, Динә Гарипова, Римма Гыйззәтуллина, Эльза Исламова, Әлфирә Нургалиева, Милана Сайдаева, Роза Шакирова.

Халыкчан җыр: Айдар Рәкыйпов, Бетул Хәйретдин, Зәйнәб Фәрхетдинова, Миңгол Галиев, Гөлфәрия Гафарова, Динә Шакир, Равис Зарипов, Рим Камалов, Гөлзада Сафиуллина, Зөлфия Таранова, Камилә Фәсхетдинова, Лена Фәтхуллина, Рима Хәйруллина, Флёр Шакиров, Вилдан Шәрәфетдинов.

Нигезләмәдән күренгәнчә, хатын-кыз һәм ир-ат вокалы номинациясенә дәгъва итүчеләр түбәндәге сыйфатлар белән бәяләнә:

— профессиональ вокаль сәнгать өлкәсендәге казанышлар;

— музыкаль программаларны башкару осталыгы;

— югары (урта профессиональ) вокаль белем;

— 10 елдан да ким булмаган сәхнә тәҗрибәсе;

— репертуарында Илһам Шакиров мирасыннан җырлар булу;

— репертуарында танылган татар композиторлары әсәрләре булу;

— репертуарында халык җырлары булу;

«Халыкчан җыр» номинациясе: 

— республиканың музыкаль мәдәниятен популярлаштыруга кертелгән өлеш;

— башкару үзенчәлеге, уникальлек;

— яңалык, оригинальлек;

Һәр ике төр номинация өчен дә уртак шарт — матбугатта җырчының эшчәнлеген уңай тасвирлаган язмалар, рецензияләр булу.

Нигезләмә буенча, халыкчан җыр номинациясенә дәгъва итүчеләргә үз-үзләрен тәкъдим итәргә рөхсәт ителсә, профессионалларны коллективлар күрсәтергә тиеш.

«Кемдер аны белми икән — моңа Резеда гаепле түгел» 

Халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла: «Без кем документларын биргән — шуларны карадык. Кемнәрдер белми дә калгандыр. Безгә кадәр Экспертлар советы баллар куеп чыккан иде. Резеда Галимова белән Динә Гарипованың баллары бертигез иде, хәтерем ялгышмаса. Филүс Каһиров белән Илһам Вәлиев арасында бераз аерма бар иде. Резеда Галимова татар сәнгатенә Динәгә караганда күбрәк хезмәт итә бит инде — анысы яшерен-батырын түгел. Бөтен әдәбият-сәнгать чараларында ул катнаша, тавышы да яхшы. Мин аны халык белми дия алмыйм: кемдер белми икән — моңа Резеда гаепле түгел. Динә бит «Голос» белән генә күтәрелеп чыкты.

Номинацияләр белән бераз аңлашылмаучанлыклар булды. Танылган популяр җырчыларыбыз документларын халыкчан җыр номинациясенә биргәннәр, ә бит анда һәвәскәрләр. Ярар, алар профессиональ булмасын да ди, әмма үзешчән дип тә әйтеп булмый. Ә Миңгол абый профессионал инде. Салават Миңгол абыйны яклап: «Бик күп шәкертләр тәрбияләгән», - дип чыгыш та ясады. Тик үтмәде инде…»

«Капыл гына хәл ителде дә куйды»

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Тукай премиясе лауреаты Идрис Газиев: «Бу премиянең булуы җыр сәнгате өчен зур вакыйга. Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән никадәр генә чаралар үткәрсәк тә, аз кебек тоела. Мондый премия дәгъва итүчеләр өчен дә, комиссия өчен дә җаваплылык. 

Мин әле лауреатларны котларга өлгермәдем, әмма җыенам. Резеда өчен бик шатмын: ул академик юнәлештәге профессиональ җырчы. Мин аны Илһам Шакиров репертуарын җырлаган җырчы буларак түгел, ә Яхин, Мозаффаров кебек Илһам Шакиров яраткан композиторларның җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкаручы буларак кабул итәм.

Кандидатлар арасында безнең Башкортстаннан Илһам Вәлиев бар иде. Филүс Каһиров — бик күренекле җырчы. Ләкин тәҗрибәсе, Илһам абыйга булган мөнәсәбәте, репертуары белән Илһам Вәлиевне өстенрәк куяр идем. Илһам бит инде күптән җырлый, Филүсләр яңа килде. Филүсләр Илһамга карап, аны тыңлап үсте. Илһам тенорларга өлге булып торды. Филүс яхшы җырчы, ләкин керткән өлеш турында да уйларга кирәк.

Мин, әлбәттә, комиссиядә булган Зилә Сөнгатуллинаның Филүсне сайлавын аңлыйм — укучысы бит. Мондый субъектив әйберләр бар инде. 

Матбугатка бирергә дип Илһам Вәлиев турында мәкалә әзерләгән идем, комиссиягә хат язармын дигән идем. Көтмәгәндә капыл гына хәл ителде дә куйды. Аптырашта калдык. Сездән дә сорыйм әле: премия булгач, халык арасында фикер алышулар уздырылырга тиешме ул, юкмы? Мин халыкка чыгарылырга тиеш дип саныйм. Ә инде эксперт комиссиясе генә хәл итә икән, димәк, мин дөрес аңламаганмын.

Бездә — Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге республика премиясе бар. Кандидатлар тәкъдим ителгәч, алар турында сөйлиләр, халык үз фикерен әйтә. Тукай премиясенә кандидатлар белән дә шулай ителә. Без бу очракта белмәдек тә — Илһамның документлары комиссиягә барып җиткәнме икән?..»

«Минем үз җырлау мәктәбем бар»

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев: «Мине конгресстагы аксакаллар шурасы тәкъдим итте. Документлар бирсәк тә, премияне миңа бирмәсләр дип уйладым. Чөнки мин бит ни мәдәнияттә, ни мәгарифтә түгел дигән кебек. Нигезләмәдә Илһам Шакиров репертуары җырлану шарты бар. Илһам Шакиров белән минем репертуар нигездә туры килә. Безнең яшь аермасы да биш ел чамасы гына бит, миңа 80 тулып килә. Мин консерваториягә хәзерлек курсына кереп йөргәндә Илһам Шакиров бишенче курста иде. Студент чакларда бер аудиториядә туры килеп, сөйләшеп киттек тә: «Җырлап кара әле», - ди. Җырладым да: «Син дә моңлы икәнсең», - дип куйды. 

Мин бит Илһам Шакировның тавышын барлап, Тукай теләгәнчә, авызны зур ачмыйча җырлап дөньяга танылу юнәлешендә эшлим. Минем үземнең татар җыр мәктәбем бар — 1969 елдан бирле шуның белән шөгыльләнәм.

Илһам Вәлиев премия алмады диләр, аның алда озын гомере бар әле — әллә ничә кат лауреат булырлык».

«Минем өчен Аллаһының бәясе кадерле. Ул бәя бу дөньялыкта бирелми»

Татарстанның халык артисты, җәмәгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина: «Премияне кемгә бирделәр? Белми дә идем әле. Премиянең үзешчәннәргә бирелгәне символик булган инде, ә профессиональләр бик лаеклы. Мондый премия булдырылуына мин бик шат. Хикмәт акчасында түгел. Хикмәте — Илһам Шакиров традицияләрен дәвам итүчеләрнең булуында. Җырчыларның үз премиясе юк иде бит. Тукай премиясен җырчыларга бирмәскә, дигән сүзләр дә булды. Гәрчә Тукай премиясенә лаеклы шәхесләребез булып торса да. 

Премия мәсьәләсендә, әйе, миңа тәкъдим булды. Ләкин үзем турында уйлаганым юк. Минем өчен Аллаһның бәясе кадерле. Ул бәя бу дөньялыкта бирелми. Мин бу дөнья хикмәтләренә кызыкмыйм. Медальләргә кызыкмыйм. Минем үз дөньям, үз кыйммәтләрем. Ә боларга кирәк, аларга үсәргә кирәк. Премияләр вакытында кирәк ул».

«Халык фикере кайда дигән уй килә»

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова: «Конкурс турында ишетмәгән идем, филармониядән үзләре чыгып: «Катнашасыңмы?» - дип тәкъдим иттеләр. Матбугатта сораштыру уздырылгач, халык минем эшемне югары бәяләгәнен күрдем дә, катнашмасам, халык сүзен аяк астына салып таптаган кебек булыр дип уйладым. Кабул итүнең соңгы көннәрендә генә документлар тапшырдым. Үзләре чыкмаган булса, ишетми калуым да мөмкин иде. «Гариза яз», - дип әйтүләренә рәхмәт.

Филүс һәм Резеда җиңгәнен күрдем, лауреатларның өченчесен мин белмим. Бәлки, документларын йөзләгән, меңләгән кеше биргәндер — кем белә инде аны.

Монда халык алдында үзен күрсәткән кешеләргә бәя бирелә. Эшләргә стимул булсын өчен андый премияләр бик кирәк. Әмма халык фикере кайда соң дигән уй да килә. Әлбәттә, мин министрлык гамәлләренә бәя бирә алмыйм, бәлки, алар филармониядә эшләгән кешенең хезмәтен күрсәтәләрдер. Ә мин, халык белән тыгыз элемтәдә торган кеше буларак, башкачарак уйлыймдыр.

Министрлык шундый зур эшкә тотынган: милли сәнгатебезне югарылыкка күтәргән җырчыбыз Илһам абыйның исеме зурлана. Илһам абый — ул милләтебезнең йөзек кашы. Мин татар җыры нәкъ аларча башкарылырга тиеш дип күреп үстем, аларның дәвамчысы. Милләтебезгә хас ул моңнарыбызны халкыбызга җиткерәм. Үземне дөрес юлдадыр дип уйлыйм».

«Бу премия җыр сәнгатен бераз селкетер»

Композитор Риф Гатауллин: «Мондый премиянең гамәлгә куелуы бик яхшы — бераз булса да җыр сәнгатен селкетер. Югыйсә, бик түбәнлеккә төштек. Минем уйлавымча, беренче премияне алучылар татар җырының дәрәҗәсен, өлгесен күрсәтерлек кешеләр булырга тиеш иде. Илһам абый татар җырын биеклеккә күтәреп яшәде. Аннары гына эстрадага Хәмдүнәләр, Салаватлар килде. Халыкның таләбе дә йомшарды булса кирәк, өстәге даирәләр дә югары дәрәҗә сорамады. Салават үзе дә әйтә бит: «Заманасы шундый туры килде», - ди. Туксанынчы еллар барысын да җимереп ташлады.

Миңа комиссия утырышында Васил Шәйхразиевның үз-үзен тотышы бик ошады, басым ясамый, аңлап эш итә. Премиягә тәкъдим ителүчеләр буенча минем үз фикерем бар иде. Ләкин бит экспертлар алдан рейтинг төзеп куйган. Югары баллар Филүс Каһиров белән Илһам Вәлиевкә куелган иде. Без шул бәядән чыкмадык. Бәхәсләшергә дә теләмәдем — Галимова һәм Каһиров бик лаеклы. Тик номинацияләр белән дә буталчыклык бар. Профессионаллар да документларын халыкчан номинациягә биргән. Профессиональ белемнәре булмаска мөмкин, ләкин алар гомерләре буе җырлый. Минемчә, әлеге номинациягә бирелгән Зәйнәп Фәрхетдинова, Гөлзада Сафиуллиналар премиягә бик лаеклы. Ләкин халыкчан җыр номинациясенә Илһам абыйның туганы тәкъдим ителгәч, без каршы килмәдек. Илһам абыйның Кыяметдин абыйсы бик моңлы тавышлы иде бит, ике бертуганның бергә чыгыш ясаганнары да булды заманында. Халык шаккаткан иде. Исән генә булсыннар, Зәйнәпләр дә алыр. Ә Миңгол абый нигә ул номинациягә бирелгән — аңламадым. Ул бит консерватория белемле җырчы. Премиянең беренчесе шулай буладыр инде, ул әле бирелә генә башлады бит, шомарып китәр».

«Беренче елда планка югары булырга тиеш иде»

Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Башлап җибәргән беренче елларда бик гадел икән бу конкурс дигән фикер тусын иде. Алга таба алар барысы да бер калыпка әйләнә: кемнедер өстән ышыклыйлар, кемнедер астан этәләр, кемдер үзе мөгезсез тәкә кебек ерып бара. Ләкин беренче елларда лауреатлар профессионалар арасында да, тамашачы арасында да бәхәс тудырмаслык шәхесләр булырга тиеш. Консерватория белеме мөһим шарт булырга тиеш. Премия нәтиҗәләре 2021 елда гына билгеле була дигәннәр иде бит — бу бәлки эмоция кытыклау гына булгандыр дигән ышанычым бар, анык кына бу кешеләрдер дип уйламыйм.

Филүс Каһиров кандидатурасы, минемчә, беркемдә дә сораулар тудырмый. Илһам Шакиров исемендәге премия дигәч, чыннан да Филүс Каһиров күз алдына килеп баса. Бөтен дөнья буйлап татар җырларын башкарган Альбина Шаһиморатова күз алдына килә. Ә инде һәвәскәрләргә килгәндә — Зөлфәт Хәкимне куяр идем. Ул шулкадәр үзенчәлекле, үз эшенә таләпчән, гадел. Минемчә, җыр сәнгатендә Зөлфәт Хәким саллы сүзен әйттте. Быел аның юбилее да иде».

Кайбер күзәтүләр

Быелгы лауреатларга килсәк, бу премияне филармония эшчәнлегенең бер өлеше дип тә карарга мөмкин. Чөнки Илһам абый гомере буе филармония белән янәшә эш итте. Шуңа да иҗади эшчәнлеге филармония кысаларында алып барылган Резеда Галимова тәкъдим ителгән һәм иң зур баллар белән үткән.

Ә Илһам белән Филүс арасына килгәндә, монда инде «кем кемнеке» булуы роль уйнамыдымы икән? Төрле вокал конкурсларында җиңүчеләрнең кемлеге түгел, кем укучысы булуы әһәмияткә ия. Лауреатларны фамилияләп түгел, Салават, Венера Ганиева укучысы дип билгелибез. 

Илһам Шакиров премиясе очрагында Башкортстан җырчысы Илһам Вәлиевны Рәшит Ваһапов исемендәге мәдәният фонды тәкъдим итте. Әйе, шартын китереп тәкъдим итте. Хәтта министрлык ярдәме белән «Илһамнан — Илһамга» концертын да чыгарды. Әмма… Быел Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттаховның исеме гел матур гамәлләр белән генә телгә алынмаган ел. ТР Президенты ярдәме белән «Яңа татар җыры» конкурсы уздырып, җыр хокукларын 10 елга фондка алып кую иҗатчыларда ризасызлык тудырды. Бу гамәл Илһам Вәлиев кандидатурасына да күләгә төшергән булырга мөмкин дип фаразлыйм. 

Нигезләмәгә нигезләнеп...

Илһам Шакиров исемендәге премия лауреаты исемен йөртергә дәгъва итүчеләр өчен төп шартлар нинди булырга тиеш?

Профессиональләрне дә, һәвәскәрләрне дә бер нәрсә берләштерергә тиеш — милли вокаль сәнгать өлкәсендәге казанышлары, татар җыр культурасын саклау, аны популярлаштыру юнәлешендә эшчәнлек һәм тагын бер гаять мөһим шарт - иҗтимагый танылу. Ягъни, дипломлымы син, дипломсызмы — халыкка хезмәт ит һәм аның тарафыннан зурлан! 

Әйе, кандидатларны, нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, ике баскычлы сайлау — объективлыкның бер юлыдыр. Әмма матбугат чаралары аша кандидатлар турында мәгълүмат җиткермәү, халыкка социаль челтәрләр аша булса да үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирмәү дөресме икән? Без бит хәзер тамашачыны да тамаша барышына җәлеп иткән иммерсив спектакльләр куябыз, балаларны тамашага катнаштырган интерактив спектакльләр әзерлибез. Ягъни, чикләр юыла. Ә монда… Шалт, экспертлар белән хәл иттек тә куйдык. Кем ул экспертлар — бер Аллаһ белә дә, үзләре белә.

Тагын бер кызык күзәтү

Тукай премиясе комиссиясе утырышыннан соң рәсми игъланга кадәр әлеге лауреатлар турындагы мәгълүматны яшерергә тырышалар. Дөрес, күпме генә яшерелсә дә, мәгълүмат барыбер үтеп чыга, чыш-пыш фикер алышу башлана. Ә бу очракта беркем дә көтмәгәндә, беркем дә сорамаганда мә сиңа мәгълүмат — лауреатлар, шулар-шулар… Тик фикер алышудан ни мәгънә — карар чыккан, «поезд киткән».

Мин оештыручыларның ни өчен болай итүен аңлыйм да кебек — бу дәгъвачыларның «крышалары» активлашып өлгергәнче, аларның карарларга үзгәрешләр кертү омтылышларын булдырмас өчен эшләнгәндер. Һәм бу бик дөрес! Тукай премиясе тирәсендәге тамашаларның шаһиты булып торабыз ләбаса, кандидатлар түгел, «крышалар» көрәшә. 

Мөгаен, алга таба Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенең нигезләмәсен камилләштерү соралыр. Ә аның өчен берничә сорауга җавап бирелергә тиеш.

Халык фикерләшүен экспертлар рейтингы белән алыштыру дөресме? 

Экспертларның кемлеген һәм аларның фикерләрен дә ачык мәгълүмат кырына чыгарыргадыр.

Халыкчан башкару номинациясе дигәндә, кемнәрне күздә тотабыз? Татарстанның халык артисты кебек республиканың дәрәҗәле исемнәрен алган халыкчан җырчылар нинди номинация аша премиягә дәгъва итә ала?

Җәмәгатьчелекнең тануы нәрсә ул? Ничек үлчәнә? Кемнедер кемнеңдер белмәве кем гаебе?

Җырчының беренче максаты үз эшен җиренә җиткереп башкарумы гынамы, әллә ул милләтнең алдынгы вәкиле дә булырга тиешме?

Ни кызганыч, бездә бер генә премия дә ел вакыйгасы яки ниндидер бер вакыт аралыгы вакыйгасы булган әсәр өчен бирелми. Барлык премияләр шәхеснең күпьеллык хезмәте нәтиҗәсе буларак бирелә. Бу дөресме?

Быел билгеле булган лауреатларга премия киләсе елда — 2021 елның февралендә Илһам Шакировны искә алу кичәсендә биреләчәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100