Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вакытыннан алда үләсе килми» - миң яман шешкә китереп җиткермәсен өчен нишләргә?

Татарстанда күп балалы гаиләләргә тән тиресен тикшертү мөмкинлеге бар. Табиблар тиредә яман шеш китереп чыгарырдай куркыныч миңнәр юкмы икәнен карый.

news_top_970_100
«Вакытыннан алда үләсе килми» - миң яман шешкә китереп җиткермәсен өчен нишләргә?
Гөлнар Гарифуллина

«Меланома-Стоп» проектын РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән Республика клиник онкологик диспансер һәм СЛ клиникасының фәнни-тикшеренү дерматология үзәге үткәрә.

Пациентларны Казанда һәм Чаллыда кабул итәләр. Казанда Павлюхин урамы, 37 адресы буенча клиникага, Чаллыда Республика онкологик диспансерының Яр Чаллы проспекты, 18 А адресы буенча филиалына алдан язылып бару кирәк. Яман шешкә шик туса, табиблар өстәмә тикшерү һәм дәвалауга җибәрәчәк.

Ел азагына кадәр дәвам итәчәк проект нигезендә, табиблар Казанда һәм Чаллыда 100әр гаиләне кабул итәргә ниятли. Шушы көннәрдә беренче дүрт гаиләне карадылар.

– Күп балалы гаиләләрнең мәшәкатьләре күп, түләүле клиникага табибка күренү матди яктан да авыр булырга мөмкин. Тиредә онкологик авыруларны вакытында ачыкларга кирәк, юкса күп балалы гаилә өчен туендыручыларның берсен югалту бик куркыныч, - диде КДМУ профессоры, СЛ клиникасы җитәкчесе Светлана Жабоева.

 

Фото: © Рамил Гали

Белгечләр тәндәге миңнәрнең төсе үзгәрүгә, кычыта яки каный башлавына, тиз үсүенә игътибар бирергә киңәш итә. Табиблар кешеләрнең табибларга артык соң – чирнең икенче, өченче стадияләрендә генә баруы турында чаң суга. Светлана Жабоева сүзләренчә, кешеләр үзләре онкологиядән курка, ләкин тәннәрендә аз гына үзгәрешләрне күреп тә табибка барырга ашыкмыйлар. Кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора, ваемсыз булып йөреп, вакытны югалту да ихтимал, дип искәртә табиблар.

– Онкологик авыруларның башка төрләрен ачыклар өчен әле байтак вакыт кирәк булса, тире рагы пациентның үз игътибарын сорый. Кеше үз тиресендәге үзгәрешләрне күреп уйланырга тиеш, шулай ук туганнары ниндидер үзгәреш сизсә дә, әйтүләре хәерле, - диде Жабоева.

«Кояшта артык кызыну меланома китереп чыгара ала»

Казанда яшәүче күп балалы ана Юлия Ахуновага 47 яшь, биш бала тәрбияли.

– Миңнәрем бик күп, тикшеренәсем килде, чөнки вакытыннан алда үлеп китәргә куркам, шуңа күрә монда эләгүемә бик сөенәм. Әнинең дә миңнәре күп иде, нәселдән күчкәндер, нәселдә онкология белән авыручылар булмаса да, барыбер борчылам, меланома турында күп сөйлиләр бит. Сигез яшьлек кызымны да алып килдем, аның да битендә миңнәре бар. Үземнең битемдә зур миңем бар иде, анысын алдылар, ләкин әле калганнары да күп. Моңарчы бер исем китми иде, хәзер менә тире онкологиясе турында ишеткәч, тикшертергә уйладым. «Миңа тимәс әле» дип куркып, башны комга тыгып ятасы түгел, белергә кирәк. Миңнәр төрлечә бит: кайсы эләгеп тә китә, канап та ала.

Миңнәре күп кешегә кояш куркыныч икән бит, ә без гел кояш астында – бакчада да, диңгездә дә. Тәнгә бернинди крем да сыламыйбыз, ә тире янып кызара, аның әчетүен каймак сылап кына басабыз, - дип сөйләде Юлия Ахунова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина 

Дерматолог табиб Теймине Мамиконян көндезге 11гә кадәр һәм кичке 16дан соң гына су коенырга яраганын кат-кат искәртте.

– Кояшта артык кызыну, тәнне пешерү – меланоманы китереп чыгаручы факторларның берсе. Пляжда зонтик астында сакланып утыруың хәерлерәк. Анда да Д витаминын алып була. Тирене мөмкин кадәр капларга кирәк. Сәламәт яшәргә теләсәк, кремнарын да гел сылап тору мәшәкатьләреннән курыкмаска кирәк.

Онкология куркынычы турында балаларга да аңлату әйбәт – кечкенәдән тиреләрен сакларга өйрәнсеннәр, - дип киңәш итте табиб.

Ул кешедә миңнәр гормональ фон үзгәргәндә, яшүсмер, йөклелек, бала имезү, менопауза чорында чыгуын әйтте. Кояш астында миңнәр каралып та китәргә мөмкин. Теймине Мамиконян әйтүенчә, солярийга йөрү модада булган вакытта кызынып кинәнгән хатын-кызларда хәзер яман шеш очраклары да шактый еш ачыклана.

Табиблар миңнәрнең зарарлы яки зарарсыз булуын дерматоскопия дигән махсус процедурада ачыклый. Кеше чишенә дә, белгеч баш түбәсеннән аяк табанына кадәр бөтен миңнәрен махсус җиһаз белән карап чыга.

«Абыем меланомадан операция ясатты»

Өч балалы ана Айгөл Хәлимова кызының да, улының да битләрендә миңнәре күп булуына борчылып килгән. Әле җитмәсә туганнан туган абыйсына да меланомадан операция ясаганнар.

– Абыем миңен алдырган иде, биопсия онкология күрсәтте. Аннары ул миң тагын үсә башлады, кабат алдырды. Хәзер химия терапиясе ала.

«Онкология юк» дип тынычлап яшәр өчен, бүген шушында килдек. Үзем йөземне ямьсезләп торган борынымдагы миңне кистердем. Балаларныкын алдырасы юк, алдагы биш елда табиблар күзәтеп торачак, - дип уртаклашты.

Татьяна Казанцева күп балалы гаиләләр өчен бу акциянең әһәмиятен әйтте. Ни өчен дигәндә, һәрвакытта да түләүле клиникага барып җитеп булмый.

– Өч баламны ялгызым тәрбиялим, мин бердәнбер туендыручы. Кызым да инвалид, булышучы әби-бабайлар да юк, шуңа күрә минем белән бер-бер хәл булса, кыенга туры киләчәк.

Мин балаларны да алып килдем, аларның комачаулый торган миңнәре бар. 12 яшьлек кызым чалбарын иркенләп кия алмый, каеш я тимер төймә миңгә эләгә дә авырттыра. Бүген аларны кистермәкче булабыз. Шөкер, безне карадылар, хафаланырлык җирлек юк дип аңлаттылар, - диде ул.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина 

Дерматолог Анна Лёвушкина сүзләренчә, пациентлар күбрәк кулга сизелгән, ягъни чыгып торган миңнәренә зарланып килә.

– Беренче чиратта, без чыгып торган түгел, ә яссы миңнәр куркынычы турында әйтәбез, ә аларга пациентлар игътибар да итми. Күпчелек очракта без пациентны борчыган миңнәре түгел, ә бер дә зарарсыз кебек тоелган башкалары куркынычрак булуын ачыклыйбыз. Онкология очраклары байтак. Атнасына яман шешле берничә пациент ачыклана, без аларны я үзебез дәвалыйбыз, я онкологик диспансер белән хезмәттәшлек итәбез. Миңнәрен алгач та, пациентларны күзәтәбез.

Шикле миңнәрне башта берничә ай карап торабыз. Миң өч айда үзгәрсә, бу начар билге, аны кистерәбез. Күз белән генә карап, миңнең нинди булуын төгәл әйтеп булмый. Табибларга лекция укыганда, яман һәм зарарсыз шешләрне табуларын сорап, махсус зур фото бирдек – барысы да диярлек ялгышты, яман шеш булганнарын танымады, - диде Анна Лёвушкина.

Миңнәрен күрсәтергә теләгән күп балалы гаиләләргә «Татарстан Республикасының күп балалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасына яки 8-917-22-34-777 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Фото: © Гөлнар Гарифуллина 

Матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Ногманов 2021 елда Татарстанда 16708 яман шеш очрагы ачыкланганын әйткән иде. Шулар арасында тире онкологиясе – 13,6 процент. Бу беренче урында. Аннары юан эчәк, сөт бизләре, үпкә, ашказан һәм мәни бизе рагы.

Тире рагы төзәлми торган җәрәхәтләр, сөялләр, чабырып чыккан урыннардан, тәндәге төрле төерләрдән дә башланырга мөмкин. Башта алар борчымаска да мөмкин, ләкин аннары авыртып, кычыта башлыйлар, юешләнеп торган җәрәхәтләр барлыкка килә. Көчәя барган саен, рак мускул, сөякләргә зыян китереп, тукымаларга тирәнрәк үтеп керә һәм ялкынсыну процесслары барлыкка килә. Күрү, ишетү начараерга, баш миенең мөһим өлешләренә зыян килергә мөмкин.

Тиредә яман шешкә әйләнә-тирә мохит тәэсире дә, нәселдән килгән факторлар йогынтысы да булырга мөмкин. Туганнары тире онкологиясе белән авырган кешеләрдә авыру ешрак очрый. Шулай ук тире рагына иммун системасы өзеклеге һәм иммунитетны какшата торган препаратлар кабул итү дә сәбәп булырга мөмкин.

Меланоманы ничек танырга?

«Тире рагы» төшенчәсенә берничә төрле онкологик авыру керә. Һәркайсының үз симптомнары.

– Әгәр базаль күзәнәкле һәм яссы күзәнәкле ракны алсак, алар буенча стандарт, яхшы сыналган дәвалау технологияләре бар. Меланомага килгәндә, ул аеруча агрессив яман шеш. Бу чирдән нәрсә көтәсен алдан белеп булмый, күп очракта башлангыч стадиядә ачыкланса да, аерым органнарга да метастазалары таралырга мөмкин, - диде Эдуард Ногманов.

 

Фото: © Рамил Гали

Меланоманы иртә ачыклау мөһим. Әгәр башлангыч этапта ачыкланса, 80-90 процент очракта кешенең кимендә биш ел яшәвен тәэмин итеп була. Шуңа күрә тәндә тимгелләр, төерләр, миңнәр, сөялләр борчыса, табиблар цифрлы дерматоскопия ярдәмендә миңнең нинди булуын әйтеп бирә. Тире паспортын төзү мөмкинлеге дә бар. Бу тиредәге барлык шешләрне табып кына калмыйча, аларны динамикада күзәтергә мөмкинлек бирә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100