Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вакцинаны сәнәгать масштабында чыгаргач кына вәзгыять тулысынча контрольгә алыначак»

Imesh-Mimesh подкастында Вашингтон университетының (Вашингтон штаты, Сиэтл шәһәре) икътисад белгече, татар егете Гани Нурмөхәмәтов белән хәзерге һәм киләчәк икьтисади вазгыять турында әңгәмә булды. Кызыклы фактлар һәм фикерләрне «Интертат» укучыларына тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
«Вакцинаны сәнәгать масштабында чыгаргач кына вәзгыять тулысынча контрольгә алыначак»
pixabay.com

1. «Америкада беренче коронавирус Вашингтон штатында картлар йортында табылды»

Вашингтон штатында хәзерге вакытта вазгыять тыныч дип әйтеп була. Америкада коронавирус февраль уртасында табылды. Беренче коронавирус табылган кеше Вашингтон штатында иде. Чир картлар йортында табылды һәм бик тиз арада анда утызлап кеше вафат булды. Шуннан соң губернатор өйдә утырырга дигән карар чыгарды һәм Сиэтл шәһәрендә яшәүче кешеләр указны бик җитди кабул иттеләр: кирәкмәгәнгә урамга чыкмыйлар, күп эшләр дистанцион башкарыла. Беренче авыруның Сиэтлда табылуы бер дә гаҗәеп булмады: анда Азиядән килүче туристлар күп.

2. Нью-Йорк губернаторы: «Минем әни мөһим түгел, дип әйтү дөрес булмас»

Нью-Йорк — АКШның икътисади үзәге һәм шул ук вакытта коронавирус тарафыннан иң зур зыян күргән штат. Штат губернаторы Эндрю Куомо беренчеләрдән булып өйдә утырырга дигән указ чыгарды. «Безнең икътисад челпәрәмә килмәсме? Бәлки, өлкәннәрне саклаганчы икътисадны сакларга кирәктер?» — дигән сорау биргәннәр иде аңа.

Губернатор бик матур җавап кайтарды: «Минем әни мөһим түгел, дип әйтү дөрес булмас, сезнең әни, безнең абый-апаларыбыз мөһим түгел дип әйтү дә дөрес булмас. Кеше гомере чыгымлы, дигән фикер белән килешә алмыйбыз һәм кеше гомеренә бәя сугарга теләмибез. Бизнесның беренче максаты — тормышларны саклап калу».

3. «Вакцинаны сәнәгать масштабында чыгара башлагач кына вазгыять тулысынча контрольгә алыначак»

Хәзерге вакытта барыбыз да икътисадчылар, сәясәтчеләр һәм вирусологлар булдык. Коронавирус темасын бөтен яктан карарга кирәк. Вакцина уйлап табылып, аны сәнәгать масштабында чыгара башлагач кына вазгыять тулысынча контрольгә алыначак. Карантин — беренче каты дулкынны туктату өчен эшләнгән чара. Вазгыять контрольгә алынгач, тыюларны әз-әзләп киметергә була дигән фикерләр чыга башлады. Ул фикерләрне әйтүче икътисадчыларның, сәясәтчеләрнең төрле мотивлары бар, әлбәттә. Мәсәлән, Трампның ноябрьдә сайлауларда җиңәсе килә.

4. «Америка хакимияте халыкка ярдәм күрсәтү өчен 2 триллион доллар акча бүлеп бирә»

Бөтен дәүләтләрдә ярдәм күрсәтү буенча чаралар алып барыла. Күпләр эшләрен югалтты, керемнәре кимеде. Америка хакимияте халыкка ярдәм күрсәтү өчен 2 триллион доллар акча бүлеп бирә. Ул сумма Американың тулай эчке продукциясенең 10 %ын тәшкил итә. Акча бирү өчен төп фактор — узган ел дәверендә алган керем. Узган елны кереме 75 мең доллардан артмаган һәр Америка гражданинына бер тапкыр 1200 доллар акча бирелә. Узган елгы кереме 75-100 мең доллар булса, бераз азрак сумма туры килә. Эшсез калучыларга эшсезлек буенча пособие бирелә.

Демократлар кече бизнеска ярдәм итәргә кирәк диде, хәзерге администрация зур бизнеска ярдәм итик дип, үзара дискуссия булды. Ике яктан да ярдәм итәргә кирәк дигән фикергә килделәр.

15 апрельгә кадәр салым декларациясен тапшырырга кирәк иде, аны өч айга күчерделәр. Хәзерге вакытта Америкада халык санын алу бара, аның да вакытын арттырырга уйлыйлар. Аңлавымча, ноябрьдә үтәргә тиешле сайлауларны соңрак вакытка үткәрү турында сүз юк.

5. «Лаборатор тикшеренүләр белән бәйле булмаган фәннәрне онлайн укытырга мөмкин»

Кризисның сәбәбе юкка чыккач, гадәти яшәү рәвешенә кайтсак та, аның сәяси, социаль, икътисади тәэсире калачак. Кешеләр исәнләшкәндә кочаклашулар һәм кул бирешүләр калырмы икән? Икътисади якны караганда, бер кызык мәзәк бар: коронавирус нәтиҗәсендә бер «ачыш» ясалды — эшләгән эшебезнең яртысын дистанцион рәвештә эшләп була, калган яртысын эшләүчеләргә күбрәк хезмәт хакы түләнергә тиеш.

Фәнни эш белән шөгыльләнүдән тыш, мин укытам. Хәзер Америкада барлык укыту онлайн рәвештә. Онлайн укыту мәҗбүри рәвештә кертелгәнче үк мин аны куллана идем. Минем университетта укыткан фәннәр узган семестрда оффлайн иде, онлайнга күчкәч, ул курсларның 97 %ы сакланып калды, димәк, курсларны онлайн укытып була. Онлайн эшләү күпкә нәтиҗәлерәк булса, нигә аны кире оффлайнга күчерергә?

Лаборатор тикшеренүләр белән бәйле булмаган, икътисад белеме, социология кебек фәннәрне онлайн укытып була. Хәзер мәҗбүри рәвештә онлайн укытабыз, вирус юкка чыккач, күпме өлеше онлайнда калыр - әлегә билгесез.

6. «Акцияләр базары челпәрәмә килгәндә Zoom һәм интернет компанияләренең акцияләре бәясе артты»

Гомумән алганда, кризиска кадәр булган вакыйгалар, глобальләшү күзлегеннән караганда, аңлашылган иде. Чир килеп чыккач, Америкада зур проблема туды — битлекләр саны әз. Ул битлек ясый алмаганнан түгел. Америкада фәнни керем китергән индустрия күбрәк үсеш алган. Британия икътисадчысы Давид Рекардоның чагыштырмача өстенлек теориясе бар. Дәүләтләр бер-берсе белән сәүдә иткәндә махсуслашсалар, барлык дәүләтләр өчен файда булачак. Коронавирус нәтиҗәсендә, глобальләшү процессының тизлеге кимер дигән фаразлар бар.

Авиаочышлар, туризм индустрияләре өчен карантин зур афәт булды. Өйгә китереп бирү сервисларына сорау артты. Алар үзләренә көн саен яңа хезмәткәрләр ала. Соңыннан ул хезмәтләрнең күпме өлеше калуны фаразлау авыр. Кешеләр интернет сигналы яхшы булуның кирәклеген аңладылар, шуңа күрә интернет провайдерларга да сорау артты. Күпләр коронавирусның төп спонсоры Zoom булды, ди. Акцияләр базары челпәрәмә килгәндә, Zoom һәм интернет компанияләренең акцияләре бәясе артты.

7. «Дәүләт икътисадына кризисның йогынтысын галимнәр V, U, L хәрефләре белән билгели»

Дәүләт масштабында караганда, дәүләт икътисадына кризисның йогынтысын галимнәр төрле латын хәрефләре ярдәмендә аңлаталар. Мәсәлән, Кытай икътисадының үсеше латин V хәрефенә охшый, кинәт төшә һәм кинәт үсә. Күп кенә илләрдә ул үсеш U хәрефе кебек булачак, аска төшә, бераз вакыт аста тора һәм үсеп китәчәк. Иң пессимистик фаразлар L хәрефе белән билгеләнә, төшә дә ята, алай булмас дип өметләнәбез инде.

Микроикътисадны карасак, кайбер товарларның бәясе үсүе тиңдәш товарларга сорау артуга китерә. Америкада кызыклы тикшерү үткәрелгән. Бәдрәф кәгазенә сорау зур булып, аны сатып алып булмагач, бидега сорау 300 %ка арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100