news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вафат булган җырчы Динар Рахматуллинның якыннары: «Күкләрдән үзенең җылысын җибәреп тора»

news_top
Вафат булган җырчы Динар Рахматуллинның якыннары: «Күкләрдән үзенең җылысын җибәреп тора»
социаль челтәрләр

Тиздән яз башында вафат булган яшь җырчы Динар Рахматуллинның яңа җырлары дөнья күрәчәк. Бу хакта аның «Телеграм» каналында якыннары хәбәр итә.

«Иң беренче чиратта терәк булуыгыз, җылы юату сүзләрегез өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Безнең өчен Динар – үз тирәсендә искиткеч шәп кешеләрне туплаган, күпләргә үзенең иҗатын бүләк иткән талант. Без аның хәзер дә иң яхшы урында булуына ышанабыз. Динар күкләрдән безгә ярдәм итеп, үзенең җылысын җибәреп тора.

Динар, күпмедер вакыт тәнәфестән соң, үзенең яңа альбомын чыгарырга әзерләнә иде. «Әлеге треклар чыгачакмы?» – дип кызыксынучылар күп булды. Без хәзер аның дуслары белән берлектә барлык материалларны туплыйбыз. Шулай итеп, тиздән төрле музыкаль мәйданнарда «Бабилон», «Дабуди», «Опустевший сад» кебек трекларны тыңлау мөмкинлеге булачак», – диелә анда.

Динар Рахматуллин быел апрель аенда вафат булды. Аның үлеме сәбәбен төгәл генә әйтүче булмады. «Студиядә үлгән» дигән сүзләр дә йөрде.

Динар рус телендә җырлый иде. Аның «Мама», «Снова день, снова ночь» дигән популяр җырлары бар. Динарның «Тик-Ток» аккаунтына ярты миллионга якын караучы язылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар