Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вафат булган Динар Рахматуллин «Мама» җырын әнисенең туган көненә яздырган булган

news_top_970_100
Вафат булган Динар Рахматуллин «Мама» җырын әнисенең туган көненә яздырган булган
социаль челтәрләр

Бүген яшь җырчы Динар Рахматуллинның вафат булуы турында билгеле булды. Динар җырларын рус телендә иҗат иткән. Аның «Дорога», «Мама», «Громко» дигән җырлары яшьләр аудиториясендә бик популяр.

Узган ел Динар «Тик Ток»та үзенең иң танылган җырларының берсе  – «Мама» җырының язылу тарихы турында сөйләгән булган. Динар аны әнисенең туган көненә бүләк итеп яздырган. 

Мин тулай торакта утыра идем. Әнинең туган көненә нәрсә бүләк итәргә, дип уйлыйм. Акча юк, мин бит студент. 18 февральдә әнинең туган көне. Мин бит аңа җыр бүләк итә алам, дигән фикер башыма килде. Башка бүләк бирсәң, аның тузан җыеп торуы бар. Ә җыр ул – мәңгелек.

Җырымда – минем уйларым. Ул туган йортны калдырып китүе ничек авыр булуы турында. Мин Казанда яшәдем һәм укыдым. Ә гаиләм Башкортстанда калды. Поездга утырасың, ә әниең, елап, перронда басып тора, сине озата… Шул минутта син нәрсә эшләргә белмисең. Каласың да килә, поездан да чыгып булмый, – дип сөйләгән ул.

Туганы Диана Раембекова сүзләренчә, Динарны әнисе ялгызы гына тәрбияләгән.

Динарның иҗатын яратучылар әлеге җыр турында:

«Үз әниеңә дип яздырдың, ә күүүпме әниләргә бүләк ясадың»;

«Без егетләр белән бу җырны тыңлаганда гел елыйбыз»;

«Без әлеге җырны, әниләргә багышлап, чыгарылыш кичәсендә башкардык»;

«Җиде яшьлек кызымның яраткан җыры»;

«Әнигә гитарада уйнап җырладым. Елады»;

«Олы улым шалтыратканда, телефонымда шушы җыр яңгырый», – дигән фикерләр калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100