news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров халык артисты исеме алуы турында: «Әни генә күрә алмады»

news_top
Вадим Захаров халык артисты исеме алуы турында: «Әни генә күрә алмады»
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бүген җырчы Вадим Захаровка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелүе хакында хәбәр иткән идек. Ниһаять, җырчы үзе дә сторисларында хәбәргә чыкты. Нечкә күңелле, ихлас Вадим Захаровның шатлыктан, хәтта, күңеле дә тулган.

«Дуслар, әле 1-2 сәгать элек гади генә керәшен егете Вадим Захаровны «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем белән бүләкләргә дигән указга кул куелган, диделәр. Әле ышанып та бетеп булмый. Зур рәхмәт тамашачыларга, әти-әнигә, гаиләгә. Мин бу зур бүләкне әнигә багышлыйм. Әни генә күрә алмады…

Менә шундый сөенечле хәбәрләр килде. Бергә булыйк, куаныч-шатлыкларыбызны уртаклашып, бүлешеп яшик», – дигән ул.

Искәртеп үтик, бүген – 2 ноябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Олег Фа­зыл­җа­новка да «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар