news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Олег Фазылҗановка «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде

news_top
Олег Фазылҗановка «Татарстанның халык артисты» исеме бирелде
Фото: © «Туганайлар» газетасы

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Олег Фа­зыл­җа­новка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу турыда керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы социаль челтәрдә хәбәр итте.

«Олег дәдәйне чын күңелдән котлыйбыз!» – дип яза керәшеннәр газетасы.

Искәртеп үтик, бүген җырчы Вадим Захаровка да «Татарстан халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

«Хөрмәтле дуслар! Мин – гади керәшен егетен «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем белән бүләкләргә дигән указга кул куелган, диләр. Котлауларга рәхмәт! Әле ышанып та бетә алмыйм», – дип язды ул социаль челтәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар