news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров халык артисты булды: «Авылдан чыккан керәшен малае өчен зур горурлык»

news_top
Вадим Захаров халык артисты булды: «Авылдан чыккан керәшен малае өчен зур горурлык»
Фото: © Рәмис Латыйпов

Җырчы Вадим Захаров «Интертат»ка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем алганнан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Бүген мондый дәрәҗәле бүләк кабул итүемә бик шат. Мин, кечкенә генә авылдан чыккан керәшен малае өчен, Рәисебез тарафыннан шундый бүләк тапшырылуы – аеруча зур горурлык. Күңел булды, рәхмәт», – диде ул.

Мактаулы исемнәрне тапшыру тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенә комплимет ясагач, һәрвакыт шат күңелле Вадим Борисович: «Әзерләндем инде», – дип әйтеп, залны рәхәтләнеп көлдерде.

Бүген, Габдулла Тукай туган көндә, 8 артистка Татарстанның халык артисты исеме бирелүе турында хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар