news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров: «Маманың кырыгы бүген...»

news_top
Вадим Захаров: «Маманың кырыгы бүген...»
социаль челтәрләр

Җырчы Вадим Захаров әнисенең кырыгын уздырган. «Маманың (Марина) кырыгы бүген. Урыны оҗмахта булсын, дип теләгез», – дип яза ул сәхифисен карап баручыларга.

Марина ханымның кырык көнен керәшен йолалары буенча туган авылында уздырганнар. Мәрхүмәне искә алырга авыл апалары, туган-тумачалары җыелган. 

Вадим Захаровның әнисе каты авырудан вафат булды. Җырчы якын кешесен югалту хәсрәтен бик авыр кичерде. 

Тамашачылары Марина ханымның урыннары оҗмахта булып, аның Вадимның уңышлары өчен сөенеп ятуын теләгәннәр. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар