Бүген, 21 мартта, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның әнисе вафат булган. Марина Захаровага 58 яшь иде.
«Мама китте, җаныкаем», – дип хәбәр итте Вадим Захаров месенджерында.
«Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле,
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне», – дип котлаган иде Вадим Захаров әнисе Маринаны 55 яшьлек юбилее белән.
Марина Захарова Вадим Захаровның «Көттермәсәк иде әнкәйләрне» җырына клипта да төшкән иде.