«Гөнаһ булмасмы икән инде»: Вадим Захаров кыен хәлдән чыгу юлын тапкан
Вадим Захаров Чаллыда узган концертында халыкны үзе белән булган кызыклы хәлләрне сөйләп көлдереп бетерде. Фигурасы, гаиләсе, башка артистлар белән мөнәсәбәтләре темасына күп шаяртты.
Хәйләсез дөнья файдасыз, диләр. Берсендә җырчыга, хәйләләп булса да, читен ситуациядән чыгарга туры килгән икән. Бу хәл турында сөйләр алдыннан: «Әйтергә ярыймы икән, гөнаһ булмасмы инде», – дип кыенсынып да куйды.
«Башкортстанга Уфага «солянка»га дәштеләр. Башкортстан җырчылары бик күп иде. Меңнән артык кеше сыя торган зур зал, ләкин гримеркалары кечкенә. Ишеккә 12 кешелек исемлек язып элгәннәр. Татарстаннан Рифат Зарипов белән бергә эләккәнбез, калганнары – Башкортстан җырчылары.
Киенеп-чишенергә рәт юк. Консерва банкасындагы балык кебек хис итәбез үзебезне. Минем чыгар вакыт килеп җитә, алып баручылар чыгарырга тора, ә мин әле киенмәгән дә. «Давай, керәшен, башыңны эшләт», – дип, үземне бераз сүктем.
Костюмнар чехолында, носки пычранмасын дип, аяк астына куя торган бер шакмаклы җәймәм бар минем. Шуны алып, бераз күперттем дә: «Егетләр, чыгып тора алмассызмы икән, намаз укып аласым бар иде», – дим. Җыелдылар да бөтенесе чыгып киттеләр. Рифат Зарипов утырып калды. «Син ник чыкмадың?» – дим. «Нинди намаз инде сиңа, син керәшен бит», – ди. Ул аңлады, тегеләр берсе бер аңламады, уйларына да килмәде җаныкайларымның», – дип шаяртып сөйләде җырчы.