Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров: «Бу – гомергә минем белән барачак төер...»

news_top_970_100
Вадим Захаров: «Бу – гомергә минем белән барачак төер...»
социаль челтәрләр

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров «ТМТВ» телеканалындагы «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында әнисен югалтканнан соң хис-кичерешләрен, ялгызы калган әтисенең ничек яшәвен сөйләгән.

Лилия, бу турыда сөйләве бик авыр. Шуңа күрә интервьюлар да бирәсе килми инде минем хәзер. Әни үлеп ярты сәгать узуга, журналистлар шалтырата башлады. Миңа бик авыр булды ул журналистның шул вакытта: «Әниегез белән мөнәсәбәтләрегез нинди иде?» – дип сорау бирүләре. Җавап бирмәдем, җавап бирерлек халәттә дә түгел идем.

Мескенләнеп тә йөрмәдем мин. Бу – гомерлеккә күңелдә һәм гомергә минем белән барачак төер инде. Күзне ачсам да, күзне йомсам да янымда сыман.

Кемгәдер әйтеп, мескенләнеп йөрүне кирәк дип тапмадым. Миңа гына килә торган хәсрәт түгел, һәр кешегә дә килә торган әйбер, дип тынычландырдым үземне. Вакытыннан алда гына китеп бармасыннар….

Әтиегез?

Әти авылда. Әле безнең әби бар бит. Әтинең әнисенә 93 яшь тула. Икесе яшәп яталар. Авылга кайтып йөрибез. Мин бит инде гел юлда. Узганда да авылга кермичә үткән юк, – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100