news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров: «Аяк чалучылар, көнчеләр...»

news_top
Вадим Захаров: «Аяк чалучылар, көнчеләр...»
Фото: © Вадим Захаров сәхифәсеннән

26 апрельдә Вадим Захаров «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем алганнан соң, социаль челтәрдәге аккаунтында тамашачыларына, әти-әнисенә рәхмәт әйтеп пост урнаштырды. Әлеге постта ул Фәнис Яруллинның шигырь юлларын да язып калдырган.

«Мин үземне бик бәхетле саныйм,
Көнләшсеннәр, әйдә, көнчеләр.
Тормышымда очрап торды минем
Киң күңелле, әйбәт кешеләр.

Кайвакытта очрап торсалар да,
Аяк чалучылар, көнчеләр.
Өстен бул, дип, барлык ваклыклардан
Кул суздылар әйбәт кешеләр.
Рәхмәт Сезгә – яхшы кешеләр!
Рәхмәт сезгә, кадерле тамашачыларым, Әти, Әни!» – дип язылган постта.

Вадим Захаровка «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем 26 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премияләрен һәм ТР Дәүләт бүләкләрен бирү тантанасында тапшырылды. Дәүләт бүләген җырчыга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Бүген мондый дәрәҗәле бүләк кабул итүемә бик шат. Мин, кечкенә генә авылдан чыккан керәшен малае өчен, Рәисебез тарафыннан шундый бүләк тапшырылуы – аеруча зур горурлык. Күңел булды, рәхмәт», – дип сөйләгән иде Вадим Захаров «Интертат»ка шушы чарада.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар