Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров әнисе үлеменең сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Вадим Захаров әнисе үлеменең сәбәбен әйтте
Вадим Захаров әнисе Марина түти һәм әтисе Борис белән
Фото: "Туганайлар" газетасы сайтыннан

Бүген, 21 март көнне, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның әнисе Марина түти вафат булды. Ул ире Борис белән Кукмара районының Пчеловод авылында яши иде.

«Интертат» Вадим Захаров белән элемтәгә керде. Вадим Захаров кыска гына итеп: «Начар чир белән көрәштек. Шул гына... Булды», – дип, хәлне аңлатты.

Марина Захаровага 58 яшь иде. Аның кинәт кенә китеп баруы бик күпләр өчен көтелмәгән булды, чөнки Вадимның бу турыда халыкка чыгарганы булмады.

Марина Захарова белән бергә Казан педагогия көллиятендә укыган Любовь Павлова да яшьлек дустының җитди авыруы булуын белмәгән. «Безнең авылларның арасы 50 километр. Укыганда бик якын аралаша идек. Маринаның бик ярдәмчел булуы, гадилеге, мөлаемлыгы улы Вадимга да күчкән, дияр идем мин. Ул да сәхнәдә дә гади, халыкны ярата. Аңарда ясалмалык юк, һәркем белән уртак тел таба. Бик кызганыч Маринаның шулай иртә китүе, урыны оҗмах түрләрендә булсын. Каты авыруын белмәдем шул», – диде Марина Захарованың яшьлек дусты.

Бу темага: Вадим Захаровның әнисе вафат: «Мама китте, җаныкаем» 

«Интертат» сайты Захаровлар гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100