news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров әнисенең үлеме турында: «Бик каты авырды...»

news_top
Вадим Захаров әнисенең үлеме турында: «Бик каты авырды...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Вадим Захаров әнисенең вафатыннан соң беренче тапкыр социаль челтәрләр аша элемтәгә чыкты. Вадим иң кадерле кешесен югалту хәсрәтен бик авыр кичерде, әнисе вафат булганнан соң, комментарийлар да бирмәде. Нечкә күңелле Вадим Захаровның әнисе турында сөйләгәндә хәзер дә күзләренә яшь тула...

Җырчы кайгысын уртаклашкан һәр тамашачысына рәхмәт сүзләре белдергән. 

«Мама шулай итеп китеп барды... Берегезгә дә килмәсен вакытыннан алда андый кайгылар. Мама әйбәт иде минем...» – ди, әрнеп, җырчы.

Вадим Захаров бу сүзләрне машинада утырган килеш яздырган. Ул, бик моңсуланып, Азат Тимершәех репертуарыннан «Бер елганың ике ярында» дигән җырны да башкара.

«Хөрмәтле дуслар, Вадимның мамасының (Марина) урыны оҗмахта булсын, дип теләгез, яме. Бик каты авырды бит...» – дип тә язган ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар