Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вәсил күптән кайтты» (Альбина Гайнуллина)

Эштән кайтам беркөн. Автобуста. 15 минутлык юлны сәгатьтән артык изрәп барасы. Бөкеләр! Арткы утыргычта ике дус чөкердәшә. Ирләр. Танышу сайтындагы кызларның тетмәсен тетәләр болар.

news_top_970_100

— Кит әле, бөтен җире ясалма ич моның, — ди өлкәнрәк тавышлысы. Салкын тиюдәнме, көзге яңгырлы кичләрнең дымсу һавасы килешмәгәнме, ул сөйләгәндә аның өчен тамакны кырып, йөткереп куясы килә.

— Сиңа ярап булмас инде. Менә монысы шәп! Чәчләре кара, гәүдәсе төз. Яшен кара, яшен 45 дип язган. Булмас, — дип хихылдый тавышы яшьрәк кешенекенә охшаганы.

— Була, ник булмасын, теге «фотошокта» ясасаң, әллә нәрсә була анда.

— Фотошоп диген.

— Мин дә шулай дим ич, фотошок.

— Ярыйсана, монысына кара. Иреннәре!

— Миңа андыйлар ошамый. Артык ясалма, курчак төсле.

— Теге, халатлылар ошыймы?

— Гел пешкән ризык исе килә торганнар да ошамый. Хатын-кыз нәфис, табигый булырга тиеш.

— Өйдәге хатыннар кебекме?

— Мин сиңа нәфис дим! Үз шәүләсеннән коты очып, «дерт» итеп китә торган димим.

Үзе нинди икән бу абзый, дип уйлап барам. Борылып карарга уңайсыз. Хатынын «дерт» итәрлек хәлгә җиткергән кешенең йөзенә бер карасаң булыр иде үзе. Һәм бер күз чите белән генә теге сайттагы хатыннарны искәрәсе иде. Чыннан да, хатын-кызлар сайтларга үз фотоларын куеп, танышу турында игълан элә микәнни соң? Үзем алай мамонтлар чорыннан булмасам да, минем өчен сәер бу.

— Хатын дигәннән, минекенең вконтакте битенә кер әле.

— Нәрсә бар анда?

— Вәсил андамы, карыйк әле. Син минем хатынның хатларын карый аласыңмы, Вәсил белән язышалармы?

— Вәсил вконтактеда утырмый бит ул.

— Кайда утыра?

— Менә кара әле монда, кара нинди шәп. Бу точно натураль, артык бизәнмәгән дә, бик ябык та түгел.

Карлыккан тавышлысы ничектер тынгысызлана, кыбырсый башлады.

— Тукта әле, нигә кирәк ул миңа?! Вәсил вконтактеда утырмагач, минем хатын белән ничек языша соң ул?

— Язышканын каян беләсең?

— Теге юлы балыкка безнең белән куна бармады бит әле…

— Шуннан?

— Кич белән ике сәгатькә генә килеп китте, хайван. Язышмасалар, хатын менә моны каян белсен? «Тәүлекләр буе ни эшләп йөрисеңдер, Вәсил кебек ике сәгатькә генә барып кайтырга ярамаганмы сиңа да», дип тетмәне тетте генә. Эштән соң да гел иртәрәк кайтып китә теге, безне көтми.

— Машинасына утыртып йөрисе килмидер.

Шул арада Вәсил белән кызыксынган агайның телефоны шалтырады. Бик көр генә җавап биргән иде дә, теге башта хатыны булды ахры, абзый тотлыгыр дәрәҗәгә җитеп:

— Бер Вәсил булмады инде, ул машина белән йөри бит! Син тәрәзәңнән дворга карама, тукталышка кара. Кызыл автобуслар күрәсеңме, мин шунда булырмын! — дип җикеренеп телефонын сүндереп куйды. Иптәше әле һаман нидер күрсәтә ахры, тәмам шуңа җенләнеп:

— Нигә соң миңа бу кеше хатыннары! Әнә, Вәсил күптән кайткан инде. Нинди тукталыш соң әле бу, кондуктор? Бигрәк сөйрәлеп йөри автобусларыгыз, — дип ишеккә ыргылды.

Тәбәнәк буйлы, кысык күзле, бераз почык борынлы бу абыйны бераз кызганып та куйдым. Алай, тәрбиясе яхшы булганга охшаган, өсте пөхтә, үзе дә ябык түгел. Иптәше генә әллә нинди шунда, һаман: «Утыр әле, ике тукталыш җәяү кайтасыңмы? — дип, бөтен халык алдында хур итеп тора.

Җәяү тизрәк тә кайта әле ул! Синең сайтыңдагы «фотошокта» ясалган курчакларыңа карап утырсынмы, хатыны шалтыратып «Вәсил күптән кайтты» дип торганда…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100