Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үзгәреш җиле»: музыка яңгырый, утлар ялтырый – концерт матур, җырлар гына истә калмады

news_top_970_100
«Үзгәреш җиле»: музыка яңгырый, утлар ялтырый – концерт матур, җырлар гына истә калмады
фото: Салават Камалетдинов

«Үзгәреш җиле» фестивале моннан 7-8 ел элек, әле башланган чорында, зур мәдәни проект буларак тәкъдим ителде һәм җәмәгатьчелек тарафыннан шулай кабул ителде. Аны хуплаучылар һәм тәнкыйтьләүчеләр булды – анысы башка мәсьәлә. Әмма беркем дә аның булуын инкарь итмәде. Фестиваль туды һәм мәдәни вакыйгага әверелде. Вакыт барган саен фестиваль үсә һәм тагын да киңрәк яңгыраш ала, дисәм... гафу итегез, бераз сәеррәк чагыштыру китерәм – мин быелгы фестивальне ковид белән чагыштырдым. Ул да башта бөтен дөньяны яулады да, соңрак аның сезонлы авыруга әйләнеп каласы фаразланды. «Үзгәреш җиле» дә шулай зур итеп башланган иде... хәзер ул гап-гади концертка әйләнеп калган. Сүз дә юк, затлы концертка.

2016 елда старт алган фестиваль быел сигезенче мәртәбә узды. Баштагы мәлдә ул өчәр көн узса, быел ике көнгә калган булып чыкты. Мин аның беренче көнендә булдым.

Опера театрында һәрчак пафослы-затлы атмосфера инде ул. Колонналы фойеда музыкант скрипкада уйный, тәрәзә буендагы өстәлдә бокаллар (шампан шәрабы булса кирәк) тезелгән.

Гадәттә мәдәни вакыйгаларда таныш йөзләр – билгеле шәхесләр байтак була торган иде. Биредә композитор Резеда Әхияровадан башка беркемне дә очратмадым, дисәм, җырчылар Резеда Галимова, Эльвира Розали бар иде, диделәр. Танылган сәнгатькәрләрнең аз булуы аларның, чакыру билетлары көтеп, билет алу хәстәрен күрмәүләреме, әллә бу аларга бөтенләй кызык түгелме – белмим.

Концерт видеоролик белән башланып китте. Беренче кадр нинди дисәгез – проектның генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның рояльдә уйнау мизгеле иде. Бу – фестивальнең югары дәрәҗәдә, тере тавышлы булуына ишарәдер инде.

Концерт 90нчы елларда гаять популяр җырлар язучы автор Гөлсәрвәр сүзләренә Артур Минһаҗев язган һәм «Казан егетләре» репертуарындагы «Сәлам-сәлам» җыры белән башланып китте. «Жанга якын сәлам сүзен күпме милләт төшенә...» дип җырлады Әмир Әхмәдишин, Айдар Сөләйманов һәм Максуд Юлдашев. Гөлсәрвәр өчен әлеге җыр турында әйтүем яңалык булды. Аңа хәбәр итүче дә булмаган.

Фестиваль программасы 3 сәгатькә исәпләнгән: 15әр композицияле ике бүлек һәм ярты сәгатьлек антракт. Алып баручылар юк, җырлар арасында башкаручылардан кыска видео, ул анда композиция турында яки үз хис-тойгыларын белгерткән берничә җөмлә әйтә.

Башкаручылар: Әмир Әхмәдишин, Марсель Вагыйзов, Лилиана Газизова, Юлия Гарифуллина, Гульнора Гатина, Татьяна Ефремова, Эльмира Кәлимуллина, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Сайфетдинов, Айдар Сөләйманов, Илгиз Шәйхразиев, Алина Шәрипжанова, Максуд Юлдашев, Jukebox trio; баянда – Айдар Гайнуллин, Айнур Моратов. Ягъни, 30 җырга – 15 җырчы.

Беренче елларда фестиваль халык җырларына һәм композиторларыбызның классикага әверелгән җырларына игътибар итә иде. Әйтик, өченче фестивальдә проектның генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов 3 сезон эчендә 140тан артык җырга аранжировка ясауларын әйткән булган. «Болар – яңадан туган, яңа тормыш башлаган әсәрләрнең шактый зур катламы», – дигән иде ул.

Быелгы фестиваль буклетындагы мәгълүматка караганда, 2016 елдан 2022 елга кадәр 180гә якын җырга аранжировка ясалган. Ягъни 3 елда – 140 җырга, 5 елда – 40ка якын җырга булып чыгамыни? Хәер, бер елны «Алтын Казан» мюзиклы куелды. 2019 елда иң уңышлы җырлар кабатланды. Димәк, беренче 3 елда – 140, соңгы 3 елда – 40.

Быелгы концертка килгәндә, оештыручылар авторларның яңа җырларын алганнар, яки алдагы сезоннарда яңгыраган җырларны башка җырчылардан җырлатканнар.

Мәсәлән, «Умырзая» җырын беренче фестивальдә Язилә Мөхәммәтова башкарса, быел Казан дәүләт мәдәният институты студенткасы Элина Алмаева башкарды. Салих Сәйдәшев Әхмәт Ерикәй сүзләренә язган «Бибисара»ны өченче фестивальдә Лилиана Ирназарова башкарса, быел Куба кызы Илиана Санчез башкарды. Нәкый Исәнбәт шигыренә Заһид Хәбибуллин көй язган «Бормалы су» җырын беренче фестивальдә Илгиз Шәйхразиев Jahffar рэбы белән бергә башкарса, быел К-RU (Рөстәм Нурисламов) белән сәхнәгә чыкты. «Карабай» башкорт халык җырын Лилиана Ирназарова башкарган булса, быел Алинә Шәрипҗанова, Илиана Санчез, Ксения Коробкова һәм К-RU башкарды. Ягъни, башкорт җыры астында төрле милләт халкын берләштерделәр.

Эльмир Низамов – фестивальнең төп композиторы. Быелгы концерт программасына аның 3 җыры кергән. Гөлүсә Батталова шигыренә язылган «Язлар»ны Эльмира Кәлимуллина башкарды. Алинә Шәрипҗанова Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры хоры белән башкарган «Яшә, илем!» җырының шигырен Рүзәл Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан махсус язылган булган. Бу җырның аранжировкасы башта реквием рәвешендә башланып китсә дә, җыр дәвамында гимн дәрәҗәсенә җиткерелеп тәмамланды. Хәтта кайбер тамашачыда «концерт бетте бугай, бу – финал җырыдыр» дигән хис туды. Әмма бу – беренче бүлек азагы иде.

Эльмир Низамовның концерттагы өченче җырын Илгиз Мөхетдинов башкарды. Бу җыр Әлмәт театры өчен махсус язылган «Хыял йорты» спектакленнән алынган. Пьеса авторы һәм спектакль режиссеры – Илгиз Зәйниев. Җыр сүзләрен Резеда Зәйниева язган. Әлеге спектакльдәге «Татлы газап» җырын Эльмира Кәлимуллина да башкарган булган, Интернет киңлекләрендә Илгиз Мөхетдинов версиясен таба аласыз. Кыскасы, Илгиз концертта оркестр белән шушы җырын башкарды. «Мәхәббәтем татлы газап, Шул газаптан итче азат! Югалыймчы күзләреңдә, Тик син генә сүзләремдә!» – дип җырлавын таба аласыз.

Программада Илгиз Шәйхразиев башкаруында «Соңгы җыр» дип аталган җыр астында «И.Низамов» дигән язу күргәч, монысы да Эльмир булып «опечатка»мы әллә, дисәм, юк икән, Илдус Низамов дигән өлкән яшьтәге Чаллы композиторы булып чыкты. Сүзләр авторы «Л.Давлетова» дип фаразлап, Ләйлә Дәүләтовага шалтыраттым. «Илдус абый – Салават Фәтхетдинов белән эшләгән композитор инде ул. «Соңгы җыр» күптән язылган, мин аның тарихын да, кем өчен язылуын да хәтерләмим. Хәзер ул Винера Ганиева репертуарындагы җыр буларак билгеле. 1-2 атна элек Винера Ганиева шалтыратып, «Үзгәреш җиле»ндә башкарыласын әйткән иде. Мин аны гадәттәгечә үзе башкара дип уйладым. Авторларны чакыру тәртибе юк бит анда. Чакырсалар, әлбәттә, килер идек. Андый чараларга урындагы зур кешеләрне генә чакыралар, әле алар килми дә кала», – диде Ләйлә. Мин, Ләйлә тыңласын өчен, 29 секундлык видео кисәге җибәрдем. «Без кечкенә чакта, рәсем ясагач, әти: «Моның астына нәрсә икәнен язып куй», – дип әйтә иде. Монда да шулайрак – алдан әйтеп күрсәткәч, чыннан да шулай бугай, дип танырга була», – диде Ләйлә Дәүләтова.

Фестивальдә алып баручы функциясен җыр алдыннан куелган видео башкарды. Анда җырчы сөйли һәм күренә. Ә, бәлки, видеоларда сүзне авторларга бирергәдер. Чөнки җырчыны болай да видеодан соң сәхнәгә чыккач күрәбез. Аннары аларның күбесе камил итеп татарча сөйли алмый, нигә оештыручыларны андый текстны яздыртып, тамашачыны шул текстны тыңлатып җәфаларга?! Җырлыйлар бит татарча – рәхмәт!

Программага җыр астына авторның исеменең баш хәрефен һәм фамилиясен кую гына аз, хөрмәт итик шагыйрьләребезне һәм композиторларыбызны! Исәннәре видеодан ике җөмлә әйтсә, нур өстенә нур булыр, фестивальнең изге эше булыр иде. Ә инде җыр беренче тапкыр спектакльдә яки ниндидер проект кысаларында башкарылган икән, бу да әйтелергә тиеш, минемчә. Авторлык законнары бозылмаса да, образлы итеп әйткәндә, кешелеклелек законнары бар.

Җыр башкарылганда сәхнә «маңгаенда» текстның русчага тәрҗемәсе бара. Ә җырчының ни дип җырлаганы бөтенләй аңлашылмый. Ник берсенеке аңлашылсын!

Концертта башкарылган җырларның кем репертуарыннан булуы әйтелде – анысы яхшы. Әлфия Авзалова, Зөһрә Шәрифуллина, Винера Ганиева, Флера Сөләйманова, «Заман» төркеме һәм башкаларның репертуарыннан җырлар башкарылды. Флера Сөләйманованың»визит карточкасы» булган «Әниемә» җырын (Шәмши Калдаяков шигыре, Гафур Каербәков көе) Илнар Миранов башкарды.

Белмим, бу – фестиваль максатларына ни дәрәҗәдә туры киләдер, быел фестивальдә рус телендә җыр яңгырады. «А любовь-то лебедем» – Валентина Толкунова репертуарында булган, 1982 елда данлыклы «Песня года» программасына кергән җыр. Аны авторы Башкортстанда туып үскән шагыйрә Лира Абдуллина (1936-1987) язган. Көй авторы – Алмаз Монасыйпов. Җырны фестивальнең вокал педагогы Ксения Коробкова башкарды.

Оештыручыларның кайбер елларда чит ил җырчыларын чакырып татарча җырлатканы бар. Быел Россиягә күчеп килгән Куба җырчысы Илина Санчез чакырылган. Мин әлеге башкаруның татар эстрада җыр сәнгатенә нинди өлеш кертүе турында әйтә алмыйм. 2017 елда итальян җырчысы Люси Кампети татар халык җыры «Әпипә»не җырлады. 2018 елда Винера Ганиева Америкадан чакырылган җырчы Тай Стивенс белән «Су юлы» татар халык җырын җырлаган иде. Татар җыр сәнгате тарихында, димим инде, Винера ханымның үз иҗат биографиясендә урын алдымы икән бу башкару?

Шулай итеп, концертта 30 композиция яңгырады. Театрның симфоник оркестры һәм Вадим Эйленкригның джаз оркестры, ике баянчы, «Action man crew» брейк-данс командасы, Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «Street Jazz» балеты, «Q Stage Production» компаниясеннән видеоконтент, визуаль һәм техник концепция, сәхнә утлары, матур күлмәкләр…

Шәхсән мин үзем өчен Татьяна Ефремованың «Төймә» һәм «Эх, карап торулары» татар халык җырларын, «Jukebox trio»ның «Каз канаты» һәм «Зәлилә» татар халык җырларын, Флорит Гыйздәтуллин, Илгиз Мөхетдинов һәм Илгиз Шәйхразиев башкарган «Өч гашыйк» җырын билгеләдем.

Татьяна Ефремова

Фото: © Салават Камалетдинов

«Соңгы берничә елда безнең проект Татарстанның популяр музыкасы өлкәсенә нинди зур йогынты ясавын ачык күрсәтте. Без зур, позитив, сыйфатлы үзгәрешләр сиздек. Безнең фестиваль коммерция проекты түгел, ул үзенчә флагман булып, заманча татар җырының үсеш юнәлешләрен билгели», – диелгән Рәүфәл Мөхәммәтҗановның буклеттагы кереш сүзендә.

Ләкин гастрольләрдә йөреп халыкка хезмәт күрсәтә торган җырчылар белән биредәге җырчылар – бер үк кешеләр түгел. Ә бәлки берәр елны, хөрмәтле оештыручылар, халык арасында популяр булган Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Руслан Кираметдинов, Зөлфия һәм Алмаз Мирзаяновлар, Гүзәл Уразова һәм башка җырчылар белән эксперимент ясарсыз? Җырлатыгыз аларны оркестр астында, ясап бирегез «текә» аранжировкаларыгызны. Алар шушы җырлары белән халыкка чыгар. Югыйсә, ел саен фестивальдә җырлап, бер җыры хәтердә калмаган Әмир Әхмәдишин, Максуд Юлдашевларны һәм тагын әллә күпме исеме билгесез җырчыларны җырлатып ни отабыз?

Матур концерт өчен оештыручыларга рәхмәт! Шигырьләре дә, көйләре дә матур булса да, җырчылар камил вокал белән башкарса да, мин аларны мәмнүн булып тыңласам да, ни кызганыч, җырлары кайда ишеттем – шунда калды, күңелгә ияреп кайтмады… нигә икән?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100