news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Узган төндә әни кеше йоклап яткан нәни улын чәнчеп үтергән

news_top

Владивостокта узган төндә әни кеше 4 яшьлек баласын пычак белән чәнчеп үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, 31 октябрьдә шәхси йортта 4 яшьлек малай мәете табыла, аның тәнендә пычак белән яралаган эзләр була.

Баланы 45 яшьлек анасы үтергән, дип шикләнәләр. Тикшерү версиясе буенча, төнлә ул пычак ала һәм баласына берничә тапкыр кадый.

«Тикшерү барышында ачыкланганча, моңа кадәр дә бу хатынның психикасы бозылу билгеләре була, ул тиешле дәвалану уза», – дигән Тикшерү комитеты вәкиле.

Үтерү һәм бу хатын моңа кадәр дәваланган медицина учреждениесе медикларына карата ваемсызлык турында җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар